Укытучы һөнәрен сайлап, дөрес эшләгәнмен
Хәмдия Җәүдәт кызы ГАЛИЕВА,Әтнә районы Күңгәр урта мәктәбенең югары категорияле биология, химия укытучысы, эш стажы- 19 ел.Зур тәрәзәле, утын ягып җылытыла торган агач мәктәп. Ул авылның иң дәрәҗәле,...
Әтнә районы Күңгәр урта мәктәбенең югары категорияле биология, химия укытучысы, эш стажы- 19 ел.
Зур тәрәзәле, утын ягып җылытыла торган агач мәктәп. Ул авылның иң дәрәҗәле, иң мәһабәт бинасы булган. Татар зыялылары, галимнәре, дәүләт эшлеклеләре һәм җитәкчеләренең күбесе шундый авыл мәктәпләрендә белем алган. Андый агач мәктәпләр хәзер инде авылларда юк диярлек, ләкин авылның милли гореф-гадәтләрен, матур эш үрнәкләрен бер җепкә тезеп, тагын да баетып, киләчәк буыннарга түкми-чәчми тапшыручы, олысына-кечесенә киңәшче, балаларның сәләтләрен вакытында күреп, аны ачучы, дөрес юнәлеш бирүче авыл укытучысы бар.
Әлеге бәйгенең исемен яраткан язучым Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләренең исеменә тиң күрәм: “Авыл укытучысы”. Күңелемдә бер-бер артлы хәтирәләр яңара. 1996 ел. Мин яшь белгеч, химиядән белем күтәрү курсларында мәсьәләләр чишкәндә, авыл һәм шәһәр укытучыларының кискен аерылуына игътибар итәм. 2000 ел, башкалабызның югары категорияле биология укытучылары курсантларга ачык дәресләр бирәләр. Арадан берсе – Нәкыя Гайнимөхәммәтовна безгә бигрәк тә ошады. Баксаң, ул үзе дә чыгышы белән авылдан икән! 2010 ел, кураторыбыз Ирина Равилевна БДИ форматында компьютер артында тест эшләтә. Экранда эшнең нәтиҗәсе пәйда булуга, кураторыбызның мөләем йөзе тагын да нурлана төшә: ул безнең эшебездән кәнагәть! Беренче тапкыр белем күтәрү курсларында авыл укытучылары турында миндә авыр тәэсирләр туган булса, бу көнне мин ул фикеремнән кире кайттым. Без хәзер – яңа заман укытучылары!
Ә авыл укытучысы дигән исемне мин горурланып йөртәм. Замана укытучысы булу бигрәк тә ошый миңа. Ни өчен икәне берәүгә дә сер түгел, чөнки авылда укытучы уч төбендә кебек. Шул уч төбендәге кашлы йөзек кебек ялтырап, балкып торырга тиеш укытучы. Моның өчен сәбәпләре дә әледән әле чыгып кына тора. Компьютер һәм интерактив җайланмалардан, белем бирү порталыннан, белем бирү ресурсларыннан файдаланасыңмы; инновацион технологияләрне эш тәҗрибәңдә кулланасыңмы; Сингапурча укыту программасын киң җәелдердеңме; конкурентлыкка сәләтле шәхесләр тәрбиялисеңме; саф татар мәктәбендә татарча укытып, укучыларыңны русча имтихан тапшырырга әзерлисеңме?..
Еш кына авыл мәктәбен шәһәрнеке белән чагыштырганнарын ишетергә туры килә. Сүз дә юк, мәгълүм сәбәпләр аркасында үлчәү тәлинкәсендә өстенлекне шәһәр мәктәбе ала. Тик шулай да, соңгы 5-8 елда кискен аермалар күзгә күренеп кими бара. Компьютер һәм проекторлар белән эшләү, интернет челтәргә тоташу – болар барысы да авыл укытучысының көндәлек гадәти эше. Заманча технологияләрне кулланып әзерләгән дәресләрне укучылар да ярата, укытучыга да башка күзлектән, якын итеп карыйлар. Янәсе, апа да бездән калышмаска тырыша!
Элегрәк елларда республика фән олимпиадаларында катнашучы укучыларны ике категориягә: шәһәрнеке һәм авылныкына бүләләр иде. Бүгенге көндә укучыларыбыз барысы да тигез хокуклы: авыл мәктәбендә авыл укытучысыннан гайрене күрмәгән укучылар профильле мәктәпләрдә, галимнәр ярдәмендә әзерләнгән укучылар белән бер дәрәҗәдә ярышалар. Табигать фәннәрен атнага берәр сәгать укыган укучыларымны шәһәрдәге яшьтәшләре фән олимпиадаларында көчле конкурент итеп таный. Димәк, сәләтле укучылар белән эшләү әрәмгә узмаган.
Мин – җир кешесе. Җирне һәм аңа бәйле хезмәтләрне яратам, укучыларымда да шул сыйфатларны күрергә телим. Мәктәп яны тәҗрибә кишәрлегендә укучыларым белән бергә тәҗрибәләр үткәрү миңа аеруча да ошый. Шул гади генә эшләр дә кайчагында мавыктыргыч шөгыльгә әверелеп, баланы фәнни эзләнү, тикшеренү эшчәнлегенә алып кереп китә. Идел буе экологик конференцияләрендә, Каюм Насыйри исемендәге фәнни-эзләнүле яшьләр укуларында һәм башка шундый ярышларда җиңүче, дипломант, лауреатлар булып кайту укучыларны яңа эзләнүләргә этәрә, башкаларда да кызыксыну уяна.
Авыл укытучысы буларак, мин үз вәкаләтләремне тиешенчә башкараммы? Яңа заманга яраклашып, мәктәптә эшләү дәверендә мин нинди эз калдырдым? Бу сорауларга җавапны мин җөмһүриятебезнең төрле өлкәләрендә хезмәт иткән укучыларымда табам. Ата-аналарның, укучыларымның җылы карашын тоям - миңа искиткеч рәхәт, мин бәхетле. Укытучы һөнәрен сайлап, мин һичшиксез дөрес эшләгәнмен!
Комментарийлар