Укытучы иң гади дә, иң галим дә кеше булырга тиеш
Фуат Раиф улы МИФТАХОВ,Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбенең югары квалификация категорияле физика һәм информатика укытучысы. Эш стажы – 25 ел. Хезмәт эшчәнлеген башлаганда, һәрберебез киләчәктә уңышка...
Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбенең югары квалификация категорияле физика һәм информатика укытучысы. Эш стажы – 25 ел.
Хезмәт эшчәнлеген башлаганда, һәрберебез киләчәктә уңышка ирешергә өметләнә. Мин дә 1991 елны КДПИның физика-математика факультетын тәмамлап, туган мәктәбемә эшкә кайткач, шундый уйлар кичердем. Мәктәп белән таныш булсам да, минем өчен бөтенләй башка тормыш башланды. 27 баладан торган класска җитәкче итеп билгеләндем мин. Укучыларны компьютер техникасына: печатьләргә, презентацияләр ясарга, рефератлар язарга, видеофильмнар әзерләргә, проект төзергә өйрәтү өчен яшь укытучы булган үземә, бик күп шөгыльләнергә, башка район укытучылары янына өйрәнергә барырга, өстәмә китаплар укырга, информатика буенча методик материаллар тупларга туры килде. Тырышлык бушка китмәде әлбәттә. 2-3 ел тәҗрибә туплаганнан соң, укучыларым информатикадан район олимпиадаларында җиңеп, республика күләм олимпиадаларда призлы урыннарга лаек булдылар. Алар арасында информатика юнәлешендә һөнәр сайлаучылар арта бара. Араларында сайтлар төзеп республика күләмендә призлы урынга чыгучылар да, район мәктәпләрендә информатика укытучылар да бар.
Бүген инде үзем остаз: югары категорияле, “Лучший педагог в области ИКТ” гранты иясе, район информатикларының методик берләшмә җитәкчесе. Соңгы елларда информатика укытучыларына өстәмә эшләр арта бара. Укытучыларны ноутбукта эшләргә өйрәтү, пенсионерлар өчен компьютер укулары оештыру, мәктәп сайтына материаллар урнаштыру, һәр класста мониторинг үткәрүдә булышу, “IT-чемпион” конкурсында катнашып, авыл халкына электрон түләү тәртибен өйрәтү, электрон журнал эшен контрольдә тоту, һәм башка “өстәмәләр”: шимбә көннәрдә клубка балалар күзәтергә чыгу, спорт уеннарында катнашу, сайлаулар җитсә – агитатор, концерт килсә – тамашачы, семинарлар булса – юл кырын чистартучы. Укытучы һөнәренең социаль статусын күтәргән, җәмгыятьнең аңа игътибарын арттырган вакытта гына эшнең нәтиҗәсе була бит. Соңгы елларда нәкъ менә шуңа әһәмият бирелә башлады. “Авыл укытучысы” конкурсы да бик вакытлы оештырылган дип уйлыйм.
Укытучыга гына түгел авыл укучысына булган эшләр дә бихисап: концерт кую, газеталар чыгару, рәсем, фото, нәфис сүз конкурслары, көзен совхозга булышу, мәктәп бакчасында эшләү, спорт ярышлары, кышын сыннар ясау. Соңгы елларда республика олимпиадаларында авыл укучылары сирәгәюенең сәбәбе –менә шулар. Авылда да сәләтле укучылар бар бит. Шәһәрдәге кебек аерым мәктәпләр сорамыйбыз, ә класстан тыш эшләрне киметү кирәк дип саныйбыз. Яңадан бер проблема – катлы-катлы тикшерүләр өчен отчётлар тутырасы вакытта күпме укучы белән шөгыльләнергә мөмкин, һәм мәктәпкә тәрбия эшенә ир-ат укытучыларны кире кайтарырга булыр иде. Болай дәвам итсә, мәктәпләрдә хәзерге көндәге 4-5 ир-ат укытучы да калмас мөгәен.
Мин үзем эшемне һәм укучыларымны бик яратам. Шуңа да эшемдәге авырлыкларны, проблемаларны да җиңәргә тырышам. Укытучының хезмәте укучыларында чагыла. Шуңа күрә иң элек укучыңа ышанырга, аның мөмкинлекләренә, көченә үзен инандырырга һәм вакыт табарга кирәк. Ә укытучы үзе бар яктан да яңалыкка омтылучы, үз эшенең остасы, киңәшче дә, сердәшче дә, җырдагыча иң гади дә, иң галим дә кеше булырга тиеш дигән фикердә калам.
Комментарийлар