Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы хезмәтеннән дә өстен нәрсә юк

Әлфинә Хөснулла кызы ВӘЛИӘХМӘТОВА,Мамадыш районы Түбән Яке урта мәктәбенең татар теле һәм тарих укытучысы. Эш стажы – 10 ел.Педагог - грек сүзе. Борынгы Грециядә аксөяк балаларын мәктәпкә җитәкләп илт...

Әлфинә Хөснулла кызы ВӘЛИӘХМӘТОВА,
Мамадыш районы Түбән Яке урта мәктәбенең татар теле һәм тарих укытучысы. Эш стажы – 10 ел.

Педагог - грек сүзе. Борынгы Грециядә аксөяк балаларын мәктәпкә җитәкләп илтүче колны нәкъ менә педагог дип атаганнар. Хәзерге көндә бу сүзнең мәгънәсе бераз үзгәрәк булса да, аларның вазыйфалары  шул ук: баланы гыйлем үзләштерүгә, олы тормыш юлына чыгарга өйрәтүче, үзе артыннан ияртүче, кирәкле киңәшләрен бирүче. Бөек педагог Ян Омос Каменский язганча: "Бу дөньяда укытучы хезмәтеннән дә өстен нәрсә юк".


Чыннан да, укытучы һөнәре бик авырлардан санала. Башка һөнәрләрдән аермалы буларак, аның эше өенә дә "ияреп" кайта: дәфтәр тикшерә, иртәгесе көнгә дәрес планы  яза... Авыл укытучысы булса, эше икеләтә артык була, аны тавык та чүпләп бетерә алмастай, күзгә күренми торган мәшәкатьләре көтә. Шуңа да карамастан, укытучы вакытны дөрес бүләргә өйрәнгән.


Бүгенгесе көндә авыл укытучысы шәһәрнекеннән берни белән дә аерылмый, минемчә:  заманча укыту технологияләреннән актив файдалана, дәресе презентацияләр белән тулыландырылган, федераль дәүләт стандартына нигезләп, дәрес планнарын төзи. Интернет ресурслардан да бик оста файдалана. Әледән-әле белемен күтәрү курсларында гыйлем эстәвен дәвам итә. Авыл укытучысы бүгенгесе көндә яңа заманга яраклашырга тырыша. Аны берни белән дә гаҗәпләндерә алмыйсың, ул үзе дә яңалыкка омтыла. Дәресләрен дә кызыклырак итү өчен тырыша.


Кызганычка каршы, бүгенгесе көндә авыл укытучыларын бер мәсьәлә борчый. Бу - эшсезлек проблемасы. Эшсез калу куркынычы яный аларга. Һәр төбәккә оптимизация дигән "чир" таралган. Бу афәтне ничек тә туктатырга иде. Мәктәп бетсә, авыл да бетәчәк дигән сүз. Димәк, татар дигән милләт тә югалачак. Күпме күренекле галимнәребез, язучы-шагыйрьләребез, милләт өчен янып-көеп йөрүчеләребез нәкъ менә авыл җирендә формалашкан. Татар милләтен, нигездә, авыл яшәтә. Шәһәрдә яшәүче татар хатын-кызларыннан еш кына телебезгә тискәре караш ишетергә туры килә. Димәк, ул баласына ана телен өйрәтмәячәк дигән сүз. Шуңа күрә, түрәләр бер кат кискәнче, җиде кат үлчәсеннәр иде. Укытучы,  эшсез калса да,  тормышта югалып калмаячак. Кем генә булып эшләргә туры килмәсен, ул гомере буе ярдәмчел, шәфкатьле, миһербанлы, башкаларны хөрмәт итүче, гомумән, һәркемгә үрнәк булып яшәячәк. Бу аның канына сеңгән. Тикмәгә генә күренекле Рим философы Сенека: "Аллаһы Тәгалә кемне дә булса җәзаларга теләсә, шуны педогог итә", дип әйтмәгәндер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ