Логотип Магариф уку
Цитата:

Үзебез сайлаган язмыш

Такыя Мизгать кызы СИТДЫЙКОВА,Зәй районы Түбән Биш урта мәктәбе Кабан-Бастрык филиалының I квалификация категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 27 ел. Авыл мәгарифе. Нәрсәдән гыйбәрәт...

Такыя Мизгать кызы СИТДЫЙКОВА,
Зәй районы Түбән Биш урта мәктәбе Кабан-Бастрык филиалының I квалификация категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 27 ел.

 Авыл мәгарифе. Нәрсәдән гыйбәрәт соң ул? Авыл мәктәбендә дә югары белемле, дипломлы, үз һөнәренә гашыйк, компьютер технологияләрен оста кулланып белем бирүче, укучының уй-хисләрен, атлар адымын алдан белеп торучы, балаларга шәһес итеп, хөрмәт белән карап, тәүлекнең 24 сәгатендә дә укучыларын  кайгыртучы белгечләр эшли. Дәрес кысалары белән генә чикләнми авыл укытучысы,  дәресләрдән соң калып өстәмә шөгыльләнә. Үзе укыткан фәнгә мәхәббәт тәрбияләү  максаты белән беррәттән, имтиханнарда укучыларым сынатмасын, түбән билге алмасыннар диеп тырыша. Авыл җиренең үзенчәлекле ягы бар – әгәр укучы имтиханнарда түбән билге алса, яки начар гамәлләр кылса, бу хәбәр бик тиз тарала, укытучы йөзе кызара. Укытучы үзен гаепле итеп хис итә.  Укучы язмышы өчен җаваплы шул без, шуңа күрә дәресләр кызыклы үтсен, материалны бала аңласын диеп тырышабыз. Авыл мәгарифенең бер үзәкне өзә торган ягы – кабинетларда проекторлар һәм экраннар җитми, ә замана укучысына дәрес материалын төшендерер өчен бу технологияләрне куллану кирәк.


Әлбәттә, соңгы елларда компьютер+интернет безнең якын туганыбызга әйләнде. Анда нәрсә турында белергә телисең – шул бар. Ләкин.. Менә шул компьютер артында утырып, укучыларыбыз фикерли белү сәләтләрен югалта башладылар. Мәктәп программасында бирелгән әсәрләрнең дә эчтәлеген интернеттан  кыскартылган вариантын гына укып киләләр. Балаларны югалта барабыз. Мин әдәбият фәненнән телдән имтиханнарны кире кайтаруны сорар идем.Теләсә-теләмәсә дә укучы матур әдәбият әсәрләрен укырга мәҗбүр булачак. Әсәр геройларын уңай һәм тискәре персонажларга аерып, анализ ясап, үзенә тормыш тәҗрибәсе туплап яшәргә өйрәнерләр иде укучыларыбыз.Дөрес, 2015 нче елдан сочинение язып, имтиханнарга кертелергә тиеш буласы икән укучылар дигән хәбәрләр йөри.


2013-2014 нче уку елында мәктәбебезнең  9 нчы сыйныфын  8 укучы тәмамлады. Рус теле һәм математика фәннәреннән   имтиханнарын күбесе  бик яхшы һәм яхшы  билгеләренә тапшырдылар, түбән билге алып, төшеп калучы булмады. Әлбәттә, бу уңышлар – мөгаллимнәрнең тынгысыз хезмәте нәтиҗәсе. Татар мәктәбендә фәннәр туган телебездә укытыла, имтиханнарда биремнәр  рус телендә бирелә. Укучы өчен бу бик кыен. Ата-аналар белән уртак фикергә килеп, инде күп еллар без математика фәнен 5 нче сыйныфтан башлап рус телендә укытабыз. Нәтиҗәсе - укучы файдасына. Безгә, рус теле фәнен укытучыларга, укучыларның тагын бер фәнне рус телендә укулары зур ярдәм булып тора.


Акны кара белән, озынны кыска белән чагыштыралар. Авыл мәгарифен ирексездән шәһәр мәгарифе белән янәшә куеп карарга туры килә. Ата-аналар  авыл мәктәбенең мөмкинлекләрен  шәһәрнеке белән чагыштырып, авыр сулыйлар. Чыннан да, тирәнтен уйлап карасаң, авыр суларлык: дәрестән соң ныклап шөгыльләнергә телисең – кружоклар юк, нишләптер соңгы елларда авыл мәктәпләренә  алар бик аз күләмдә бирелә башладылар. Сүз түләүле кружоклар турында бара. Спорт белән шөгыльләнергә диеп спортзалга килә икән бала – туптан кала нәрсә бар соң анда?Шәһәр мәктәбе спортзалындагы кебек велотринажорлар,бассейннар кая? Юк.Тагын бик күп мөмкинлекләр юк. Яңа инвентарь белән тәэмин ителү юк, искесе инде тузды.


Мәктәпләрдә балалар саны кими, туучылар саны юк, яшьләр авылда калмый, авыл мәктәпләре кыскара диеп чаң суккан булабыз.Проблеманы БДИга кайтарып калдырабыз. Имеш, БДИны бирә алмам диеп куркып, күп укучылар 9 нчы сыйныфтан соң чыгып китә. Тарту көче кимеде авыл мәктәбенең, абруе бетте. Замана баласына кызыксындыру чаралары кирәк.Ә белемне укучыга тиешле дәрәҗәдә бирерлек укытучылар бар авыл мәктәпләрендә. Бөтен яктан чыныккан, бөтен хезмәтне дә тигез башкара белә торган  универсал укытучылар яши авылда. Отпускада без диеп тормыйбыз, ферма малларына яшел азык әзерләргә барып кайттык, юл кырыйларыннан чүп үләннәрен чабарга да бездән остасы юк, гектары белән чөгендер эшкәрткән кешеләр без. Зарланмыйбыз, тыныч кына эшли бирәбез.Нишлисең инде – үзебез сайлаган язмыш! Меңләгән һөнәрләр арасыннан бүген яңадан сайлау алдына килеп бассам, мин, икеләнмичә, укытучы һөнәрен сайлар идем. 27 еллык тәҗрибәмнән чыгып, горурланып әйтә алам – мин укыткан укучылар арасыннан чыккан белгечләр илебезнең бик күп тармакларында файдалы хезмәт башкаралар. Алар арасында  22 укучым, укытучы һөнәрен үз итеп, бүгенге көндә балаларга мәгърифәт нуры өләшә. Барлык укытучыларга авыр, ләкин мактаулы хезмәтләрендә зур уңышлар телим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ