Логотип Магариф уку
Цитата:

Алтын балыклар

Эльвира ИХСАНОВА,Азнакай районы Урманай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы-19 ел.Мөгаллим, укытучы… Бу һөнәр ияләрен мин судагы балыкларга охшатам. Әйе, әйе, һич кенә дә елмай...

Ихсанова Эльвира Тагировна.jpgкечк
Эльвира ИХСАНОВА,
Азнакай районы Урманай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы-19 ел.

Мөгаллим, укытучы… Бу һөнәр ияләрен мин судагы балыкларга охшатам. Әйе, әйе, һич кенә дә елмаймагыз. Әнә ич, балыклар да үзләренең бөтен гомерләрен суда уздыралар. Укытучыны да «мәктәп тормышы» дип аталган тирәлек чолгап алган. Балыкларның тормышы агым белән бәйле: ул кайсы якка акса, балык та аның белән. Укытучы да «мәктәп тормышы»ның вак-төягенә чума, бата-калка йөзә яки агым белән бергә ага. Бик сирәкләребез генә агымга каршы йөзәргә җөрьәт итә ала шул!


Менә андыйларны инде мин чын укытучылар дип атар идем. Осталыгыңны күрсәтергә чакыручы чаралар суга ташланган ялтыравыклы кармакка тиң. Балык та яңа тирәлеккә килеп чыга. Анда аңа бар нәрсә яңа, кояш балкый, тау җиле исә. Әлбәттә, балыкка бик авыр, ләкин –  Якты! Кызыклы шәхесләр, фикерләр, иҗади атмосфера! «Кечкенә» балыкның ирек канатлары үсә. Аның шушы хисләрне кабат татыйсы, янасы килә. Менә шушындый яшәү рәвеше белән янарга теләгән укытучылар гына мөгаллим булуның мәгънәсен, кредосын яхшы аңлыйдыр да инде.


Укытучы — җәмгыятьнең иң кирәкле буыны, аның иң бөек максатларын хәл итүче чылбыр. Бу фикерне аңлаган, тойган укытучы гына яңача яши ала. Яңа заман авыл укытучысы түбәндәге сыйфатларга ия булырга тиеш:


• үз-үзеңә ышану, активлык, эш башларга курыкмау;


• башкаларга карата түземле булу;


• үзбелемеңне арттырырга сәләтлелек;


• карар кабул итә белү һәм куелган максат нигезендә уңышка ирешү;


• башкаларның хокукын һәм иреген саклап, үзең кылган гамәлләреңә җавап бирү.


Әлеге зур фикерләр астында нәрсә ята? Минемчә, гап-гади укытучы хезмәте, аның инновацион эшчәнлеге, эзләнүчән хезмәте. Әгәр дә мөгаллим бу эшчәнлеген югалтса, ул тормыш арбасыннан төшеп кала.


Әлбәттә, һәрбер предмет укытучысы, үз фәнен бүгенге көн проблемаларының иң хәлиткече итеп саный. Алар да хаклыдыр. Ләкин безне уртак бурыч берләштерә: яшүсмерне шәхес буларак формалаштыру, белемле, толерант, мәдәниятле һәм һөнәри юнәлештә үсешкә ирешүче итеп тәрбияләү. Инсан никадәр генә мәдәниятле һәм белемле булмасын, аңарда иң элек кешелеклелек, ягъни гуманизм сыйфатлары һәм милли үзаң тәрбияләнергә тиеш дип саныйм. Милләт, милләтле булу, милли мохит булдыру — менә шулар инде безне саклап калачак.Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен тирәнтен өйрәнү – милләт буларак сакланып калу һәм мәдәниятне үстерүнең иң әһәмиятле юлы. Ниһаять, авылларны саклап калуның иң кирәкле алымы, минемчә. Тел бетә икән – милләт бетә, милли мәдәният бетә. Милләтле кеше генә көчле, киләчәкле, дәүләтле. Әлеге фикерләр — минем эшчәнлегемнең төп максаты. Үз дәресләремдә мин укучыларыма шуларны һәрдаим ассызыклап күрсәтәм. Мәктәбемдә якташ әдибебез Гариф ага Галиев исемендәге әдәби һәм туган якны өйрәнү музее бар. Мин аның җитәкчесе.


Һәр укытучы кебек мин дә укыту-тәрбия эшенең эчтәлеген, форма һәм методларын үзгәртеп кору турында уйланам.  Дәресләремдә аралашу культурасы тәрбияләү, монологик һәм сәнгатьле сөйләм күнекмәләре формалаштыру, яңа информация табу алымнарын керттем. Фикерне аңлаешлы, күңелдәге хисне матур итеп әйтеп бирә белү – рухи культуралылык билгесе дә. Заманча әйтсәк, аралашу технологияләрен үзләштерү, ягъни уй-фикерләреңне тыңлаучыга аңлаешлы итеп җиткерә белү, фаразларыңны дәлилли алу, дөньяда, илебездә бара торган вакыйгаларга бәя бирә белү – барысы да укучыга тормышта үз урынын табуда ярдәм итә дип саныйм. Үз фәнем аша мин аларны тормыш юлына әзерлим, белем алуга мәхәббәт уятам.


Укытучы һөнәре кайсы чорда да, кайсы заманда да җиңел булмаган һәм хәзер дә җиңел димәс идем мин. Ансат яшәргә теләгән кеше чын укытучы була да алмыйдыр ул. Авыл укытучысы булу — икеләтә җаваплылык. Синең белемеңә дә, киемеңә дә, гаиләңә дә, хәтта бакчаңда үскән гөлләреңә дә авыл халкы күптән инде бәя куйган. Инде шул югарылыктан төшмичә, үз мисалыңда һәр баланы Кеше итеп тәрбияләү мөһим. Моңа ирешү өчен дәресләргә бирелгән вакыт кына җитми. Кичләреңне дә балаларга багышларга кирәк. Иртән дәресләргә кергәч, һәр сабыйга карыйм. Минем белән бүген дәрестә фикерләшергә эзерме ул? Минем аңлавымча, укытучы һөнәре иң кызыклысы, җәмгыятьтә иң кирәклесе һәм гаять җаваплысы. Ул кеше күңеле, кеше җаны турында кайгырта. Ә җавап тотарга кирәк булачак намус алдында, халкыбыз алдында, кешелек алдында. Һәрбер «кечкенә балыкның» зур диңгездә үз урыны, үз миссиясе бар!


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афәрин, Эльвира! Автор: Гульшат Асадуллина

    • аватар Без имени

      0

      0

      Удачи, Эльвира!!! Автор: Платонова

      • аватар Без имени

        0

        0

        Прониклась вашими мыслями: душевно и выразительно! Автор: Люция Селезнева

        • аватар Без имени

          0

          0

          Эльвира !!! 2 нче турга утуен белэн котлыйм, алдагы сынауларны да унышлы утуенне телим хэм мин синен очен тавыш бирэм !!!!! Автор: Гульнур Тухбатуллина

          • аватар Без имени

            0

            0

            Эльвира! Гел алда барасың, молодец! Уңышлар Сиңа! Сиңа Переголосовать иттем. Автор: Гүзәл Хабибуллина

            БАШКА ЯЗМАЛАР

            Ишетми калмагыз

            Аудиоязмалар

            • Гильм Камай

            • Җәлилнең якын дусты

            • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

            • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


            ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ