Яңа заман авыл укытучысы - нурлар таратучы кояш
Зөлфия Мөхәммәтзөфәр кызы НӘБИЕВА,Кукмара районы Г.Г. Гарифуллин исемендәге Сәрдек-Баш урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы - 22 ел.- Әй, сөекле Кояш абый, бар җир синнән нур ала,Шул н...
Кукмара районы Г.Г. Гарифуллин исемендәге Сәрдек-Баш урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы - 22 ел.
- Әй, сөекле Кояш абый, бар җир синнән нур ала,
Шул нурлардан шифа алып, алсу гөлләр ярала.
Кечкенә чагымда әбием өйрәткән бу шигырь гел юл күрсәтеп торды. Әйе, авыл укытучысын мин яктылык таратучы кояшка тиңләр идем. Ул мәктәптә балалар укытып кына калмый, ә күңел җылысын авылдашларына да өләшә: аларның хәленә керә, шатлыгын уртаклаша, кайгысын бүлешә. Олысы һәм кечесе белән дә кешелекле һәм кечелекле. Авылда аны яраталар: ул сабыр һәм мәрхәмәтле, аңа киңәш сорап киләләр, ул тынычландыра, туры юл күрсәтә белә. Аны хөрмәт итәләр: матур, ләкин тыйнак итеп киенеп, елмаеп, көн дә мәктәпкә бара, кечкенә булса да хуҗалыгы, чәчәкләр үсеп утыра торган бакчасы бар, ул шунда тырышып хезмәтен куя, булган әйберен күршеләре белән бүлешә. Таләпчән дә: җиренә җиткән эшне ярата. Ул мәктәптә яхшы укыган, күп фәннән дәрес әзерләргә булыша. Авылда укытучының абруе юк димәс идем, ләкин бу абруй еллар аша күп түземлелек,сабырлык,фидакарь хезмәт белән килә.
Авылга килен булып килеп, башлангыч класс балаларын укыта башлаганда, абруй турында уйланмыйсың. Синең үз проблемаларың: авыл балаларының да сәләтле булуларына төшендерергә, үз-үзләренә ышаныч тәрбияләргә, мөстәкыйль булырга өйрәтергә, уку белән кызыксындырырга? Ничек итеп мәктәпне шатлык мәктәбенә әверелдерергә? Башлангыч класс балалары сине әнисе кебек кабул итә, сиңа сыена, синнән яклау көтә. Әти-әниләре күбесе сиңа теләктәшлек күрсәтә, синең аша балаларын тәрбияли (авылда хезмәт тәрбиясе бик мөһим), син балалар аша әти-әниләрен тәрбиялисең: сәламәт яшәү рәвеше алып бару, сәламәт туклану, спорт белән шөгыльләнү. Өйдә үзеңнең кечкенә балаң, карт әби-бабай (аларны ташлап китеп булмый), өй салырга, барысына җитешергә кирәк. Ләкин син әле яшь һәм энергияле, бөтенесенә дә өлгерәсең, авырлыклар алдында каушап калмыйсың, яңа технологияләр өйрәнеп, эшеңдә кулланасың, син - оптимист. Әкренгә өйдәгеләреңне тәрбиялисең, авыл укытучысының мәктәптән тыш эше дә күп: клубка концерт номеры әзерләргә, юл кырыйларын чүптән чистартырга, печәнен чабарга, балалар белән чишмә буена чәчәкләр утыртырга. Бөтенесен дә эшли авыл укытучысы, әкренгә балалары үсеп җитеп булыша башлый. Ярый алар йөзгә кызыллык китермиләр: яхшы укыйлар, тәртипле, спортсмен. Үзәкләре нык иманлы, башлангыч класста укыганда, синең белән, иптәшләре белән бергә мәчеттә дин нигезләрен өйрәнделәр.
Замана укытучы алдына яңа таләпләр куя: белемнәрне үзең табып, тормышта куллана белергә. Ә авылда белем белән тормыш бәйләнеше адым саен. Балаларны моны күрә, күзәтә белергә өйрәтергә генә кирәк: Әнә үгез бик каты йөренә, чөнки аңа су эчертмәгәннәр; ул нәрсә буенча йөри, тапталган чирәме нәрсә формасында, арканы нәрсәгә тигез? Адым саен ситуация, уйлый һәм нәтиҗә ясый бел. Мәктәптә укучыларның чиреге гел "5" кә генә укый. Алар да шәһәргә китеп барырлармы? Әти-әни һөнәренә ия булу өчен нинди сыйфатлар кирәк? Балалар бакчасы булмагач, кечкенәләр белән дә эшли укытучы .Соңгы елларда хезмәт хакын күтәреп сөендерсәләр, укытучы санын кыскарталар дип көендерәләр.
Укытучы өзлексез хәрәкәттә, эзләнүдә. Ул даими һөнәри осталыгын камилләштерә, белемен тирәнәйтү, балаларның иҗади сәләтен үстерү өстендә күп эшли. Ул, кояш нурлары кебек белем өләшеп, балаларга “чәчәк атарга” булыша.
Комментарийлар