Логотип Магариф уку
Цитата:

Замана белән бергә үзгәрәбез

Миннегөл Имам кызы АЛЕКСАНДРОВА, Питрәчтәге беренче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 36 ел.Мин - укытучы. 36 еллык эш стажы булган, авылда туып-үскән, авыл мәктәбендә авыл укыту...

Миннегөл Имам кызы АЛЕКСАНДРОВА, Питрәчтәге беренче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 36 ел.


Мин - укытучы. 36 еллык эш стажы булган, авылда туып-үскән, авыл мәктәбендә авыл укытучыларыннан белем алган һәм гомер буе авыл балаларына белем биргән авыл укытучысы. Лаеклы ялда булсам да, хезмәтемне дәвам итүче  укытучымын. “Нигә укытучы булдым соң әле мин?” - дип, үкенгәнемне дә хәтерләмим. Димәк, укытучылык - йөрәгем белән сайланган, күңелем биреп башкарыла торган һәм яшәвемнең асылын, мәгънәсен тәшкил иткән һөнәр.


         Авыл баласының укытучы һөнәрен сайлавы гаҗәп тә түгелдер. Чөнки авыл кешесе өчен укытучы иң кирәкле һөнәр иясе, иң булган, иң уңган, бөтен сорауларга да җавап бирә алучы һәм зәвык белән киенүче бер илаһи зат булып тора бит. Ул безнең өчен һәр яктан үрнәк иде. Без укучылар гына түгел, әти-әниләр дә, үзләре инде шактый олы яшьтә булсалар да, укытучыларга киңәшкә киләләр, алар сүзенә, киңәшләренә колак салалар иде.


Укытучыларыбыз әнә шулай гади кара такта,  акбур кулланып, безнең күңелләребезгә белем орлыклары салган, безне тәртипле, намуслы, мәрхәмәтле булырга  өйрәткән, һәрберебездә белем алуга аңлы караш, үз көченә ышаныч уята алган, олы тормыш юлына чыгарган.


         Заманалар үзгәрә. Мәктәпләрдә хәзер техник чараларның ниндие генә юк. Интернет, компьютер, ноутбук, интерактив такталар  дисеңме  -  барысы да һәр дәрестә диярлек кулланыла. Авыл укытучысы да дәресләрен хәзер кулдан ясалган карточкалар, төннәр буе язган плакатлар  түгел, ә заманча техникада зәвык белән ясалган күрсәтмә әсбаплар кулланып алып бара. Укучы да үзенә кирәкле мәгълүматны китаплар, сүзлекләрдән генә түгел, интернет челтәреннән дә ала һәм бу балага аң-белемле булып үсү өчен киң мөмкинлекләр ача. Бу шул ук вакытта укытучыны да   замана белән бергә атларга, тормышыбызда үз урынын алган компьютер  һәм башка төрле техниканы үзләштерергә һәм эшендә кулланырга этәрә.


         Шунысы куанычлы, заман таләпләренә җавап бирерлек укытучы булу өчен мәктәпләрдә яхшы шартлар тудырыла: һәр укытучыга ноутбук бирелде, мәктәпләрдә интернет бар, заманча техника белән тәэмин итәләр. Ә мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасының авылларга да килеп җитүе эш өчен яңа уңайлыклар тудыра.


         Ләкин  авыл мәктәпләрендә күңелне борчыган проблемалар да аз түгел. Укытучыларның,  укучыларның, әти-әниләрнең дә  йокыларын качырган БДИны гына алыйк. 11 ел буе татар телендә белем алган укучының имтиханны рус телендә бирүе,  хезмәте укучы җыйган балларга карап бәяләнүе авыл укытучысын борчуга сала.  Ә балалар саны кимү сәбәпле авыл мәктәпләренең ябылулары укучыларга да, укытучыларга да яңа борчулар, кыенлыклар алып килде.  Укучы үзе күнеккән укытучыларыннан аерылды, күп укытучылар күрше авылларга йөреп укытырга мәҗбүрләр.  Бу укытучыга өстәмә кыенлыклар тудыра.


         Авыл укытучысы -  безнең гореф-гадәтләребезне, телебезне  саклаучы да бит.  Авылда үскән бала гына  татар теленең тәмен белеп, дөрес итеп сөйләшә,  халкыбызның йолаларын  күреп-өйрәнеп үсә. Мин дә дәресләремдә, сыйныфтан тыш чараларда үземнең укучыларымны татарча дөрес,  матур итеп сөйләшергә,  йолаларыбызны сакларга өйрәтәм. Фәнем аша үзебез яшәгән төбәккә, аның кешеләренә мәхәббәт, ихтирам хисләре тәрбияләргә тырышам.


         Замана укытучысы...   Ул нинди булырга тиеш?


         Минем фикеремчә, заманалар нинди генә булмасын, ничек кенә үзгәрмәсен, укытучы, иң беренче чиратта,  гадел, түзем, сабыр , зирәк, кешелекле, югары әхлаклы булырга тиеш. Яңа заман укытучысы белемле, үз фәнен тирәнтен белүче, күпмедер күләмдә башка фәннәрдән дә хәбәрдәр булучы,  балаларны яратучы, үз эшенә бирелгән,  үз заманы таләпләренә җавап бирүче, мәгариф системасындагы яңалыкларны, үзгәрешләрне аңлап кабул итә һәм эшендә куллана белүче һәм, билгеле,   аз гына булса да үзе яшәгән чордан алдарак атлаучы кеше ул. Укытучы үзе дә гомер буе укучы булырга, өйрәнергә, укырга, яңалыклардан курыкмаска  тиеш.  Минемчә, шул вакытта гына үзеңне  замана укытучысы  итеп тоярга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ