Гөлнара ханым һәм олимпиада

Гөлнара ханым һәм олимпиада
Котлыйбыз!
Быел Республика олимпиада үзәге оешканга 10 ел тула. Шушы еллар эчендә бу үзәк республикабызның талантлы балаларын фән олимпына күтәрелергә трамплин булып тора. Мәктәп балаларына конкурсларга әзерләнергә, республикабызда уздырыла торган бәйгеләрне югары дәрәҗәдә үткәрүгә Олимпиада үзәге үз өлешен кертә. Бүген әлеге үзәк директоры Гөлнара Илдар кызы Исламованың гомер бәйрәме.
Сезне туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез озын булсын! Олимпиада үрләрен яулаучы балаларга алга таба да якты маяк булыгыз.
«Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары иҗат коллективы




