Логотип Магариф уку
Цитата:

Иң яхшы тарих укытучысы

«Мәгариф» журналы редакциясе Ш.Мәрҗани  исемендәге Тарих институты, тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының Бөтенроссия ассоциациясе төбәк бүлеге белән берлектә тарих укытучыларының  һөнәри...

«Мәгариф» журналы редакциясе Ш.Мәрҗани  исемендәге Тарих институты, тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының Бөтенроссия ассоциациясе төбәк бүлеге белән берлектә тарих укытучыларының  һөнәри осталыгын ачыклау максатыннан «Иң яхшы  тарих укытучысы» («Лучший учитель истории») конкурсы игълан итә.
 КОНКУРС НИГЕЗЛӘМӘСЕ
       Гомуми нигезләмәләр
1.1. Педагогларның (алга таба – Конкурс) һөнәри осталык конкурсы түбәндәге максатларны күздә тотып үткәрелә:
– Ватанга һәм тарих фәненә  карата мәхәббәт тәрбияләү;
– Россиянең һәм Татарстанның тарихта тоткан урынын күрсәтү;
укучыларда бөек шәхесләр белән горурлык хисе тәрбияләү;
 – Татарстанда яшәүче төрле халыкларның тарихына, мәдәни мирасына һәм гореф-гадәтләренә карата укучыларда кызыксыну уяту;
– педагогларның һөнәри осталыгын үстерүгә этәргеч бирү;
– алдынгы педагогик тәҗрибәне ачыклау һәм тарату;
– иҗади эшләүче педагогларга ярдәм итү һәм укытучы һөнәренең абруен күтәрү;
– журналга яңа авторларны җәлеп итү, укучылар аудиториясен арттыру, басмаларның контентын тулыландыру.
1.2. Конкурсны гамәлгә куючылар һәм оештыручылар:
– АҖ «ТАТМЕДИА» «Мәгариф» журналы редакциясе»;
– Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты;
–Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының Бөтенроссия ассоциациясе  төбәк бүлеге.

  1. Конкурста катнашучылар


Конкурста барлык типтагы гомуми белем бирү учреждениеләре укытучылары һәм мөгаллимнәре катнаша ала. Яшь ягыннан һәм эш стажы буенча чикләүләр юк.
Конкурска эшләрне  рус һәм  татар телләрендә җибәрергә мөмкин.

  • Темалар:



  1. Россия тарихын укытканда татар халкы Һәм Татарстан     тарихы материалларын куллану.

  2. Лашманнарның кораб флотын төзүдә катнашуы.

  3. Пугачев баш күтәрүе  1773 –1775 еллар.

  4. СССРны оештыруда татарлар һәм Татарстанлыларның роле.

  5. Казан – хезмәт даны шәһәре

  6. Йосыпов нәселенең барлыкка килү тарихы.

  7. Бөек Ватан сугышы чоры.

  8. Кызыл армиянең Колчак гаскәренә каршы сугышы.

  9. Идел Болгарстанында ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуы.

  10. Танылган нәселләрнең барлыкка килү тарихы: Нарышкин,  Бахметьев, Тургенев, Урусов, Баюшев.

  11. 1812 елгы Ватан сугышы. Казан татарларының Наполеонга каршы сугышта катнашуы.

  12. Екатерина II нең 1767 елда Казанга килүе.


2.2 Конкурста «Иң яхшы тарих укытучысы» түбәндәге номинация буенча билгеләнә:
– «Теманы иң тирән ачучы тарих укытучысы»;

  • «Татарстан һәм Россия тарихын интегратив укытуның иң уңышлы методик эшкәртмәсе авторы»;


– «Тарихны өйрәнүдә мәктәп музееның ролен иң яхшы яктыртучы».

  1. Конкурсны оештыру һәм үткәрү.


3.1. Үткәрү вакыты.
«Иң яхшы тарих укытучысы» конкурсы 2022 елның 1 февраленнән 1 ноябренә кадәр үткәрелә. Конкурс материаллары «Мәгариф» журналының түбәндәге электрон адресына magarif@bk.ru  «Тарих. Конкурска» тамгасы белән кабул ителә.
3.2. Конкурс материаллары, 4.1 һәм 4.2 пунктлары таләпләренә туры килгән очракта, www.magarif-uku.ru, шулай ук Магариф.РФ сайтларына урнаштырыла;  җиңүчеләр игълан ителгәнчегә кадәр үк, материаллар «Мәгариф» журналында да басылырга мөмкин.
Язма www.magarif-uku.ru яки Магариф.РФ сайтларына урнаштырылуга яисә «Мәгариф» журналында басылып чыгуга  аның авторы конкурста катнашучы статусын ала һәм әлеге Нигезләмәнең 5.5.1 пунктында күрсәтелгән тәртип буенча «Язма хакында таныклык» алу хокукына ия була.
3.3. Язма Нигезләмә таләпләренә туры килмәгәндә конкурска кертелми, сайтта урнаштырылмый. Язма авторы, башка автор язмасыннан файдаланып, аның хокукларын бозган очракта, закон каршында җаваплылыкны тулысынча үз өстенә ала.
3.4. Конкурста катнашучы, дәрес конспектын һәм үз фотосын  җибәреп, аларны матбугат битләрендә бастырырга, интернет-ресурсларга  урнаштырырга ризалыгын бирә; катнашучы интернет-ресурсларда аның дәрес эшкәртмәсе буенча закон кысаларында уза торган фикер алышуларга комачауламаска,  һөнәри этиканы һәм закон нормаларын үтәргә тиеш.
3.5. Конкурста катнашу өчен төп шарт:
– Конкурста катнашкан һәр кеше үз язмасы белән бергә «Мәгариф» журналына 2022 елның беренче яки икенче яртыеллыгына (почта аша яки альтернатив) язылу турындагы квитанция күчермәсен дә җибәрергә тиеш.
3.6. Конкурста катнашучының язма җибәрүе аның Нигезләмә белән танышуын һәм аңа тулы ризалык бирүен күздә тота.

  1. Конкурс өчен кирәк-ярак


4.1. Конкурс материаллары исемлеге:
– Катнашучы анкетасы, эш һәм яшәү урыны, шәхси телефон номеры (ирекле формада);
– Катнашучының фотосы;
– ФДББС буенча дәрес сценариенда (конспект) яки мөстәкыйль эшләнгән технологик картасында, дәрестән тыш чаралар эшкәртмәләрендә системалы эшчәнлеккә якын килүне гамәлгә ашыру; авторлык программаларына ия булу; укучыларның актив мөстәкыйль һәм иҗади эшчәнлеге өчен шартлар тудыру; инновацион педагогик һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр куллану калку чагылырга тиеш.
4.2. Конкурс материалларын рәсмиләштерүгә таләпләр:
– дәреснең сценарие (конспекты), дәрестән тыш чаралар эшкәртмәләре конкурсны оештыручыларга басма рәвештә яки электрон вариантта бирелә;
 – конкурс эшенең электрон варианты Microsoft Wordта җыела.
4.3. Язма текстына таләпләр: 
– Times New Roman шрифты;
–14 пт кегле;
– шрифт төсе  – кара;
– конкурс эшендә текстны бирү өчен ярым калын һәм курсив язылыштан файдаланырга мөмкин;
– текстта юл араларындагы интервал – 1,5 юл;
– материалларның күләме 7 биттән артмаска  тиеш, җыйганда  бит кырыеннан 2 см ара калдырырга кирәк;
–иллюстратив материаллар: электрон белем бирү ресурслары, слайдлар, рәсемнәр, схемалар, графиклар, таблицалар, фото һәм видеоматериаллар ppt, xls, mp3, jpg, avi, 3gp, flv форматларында булырга тиеш.
Конкурс материаллары кире кайтарылмый. Конкурсны оештыручылар килгән материалларны сайтта, реклама буклетларында, листовка һәм каталогларда файдалануны үз хокукында калдыра.

  1. Йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү


5.1. Килгән язмалар оештыручыларның жюри составы тарафыннан карала. Бәяләү критерийлары жюри әгъзалары тарафыннан эшләнә һәм конкурсны оештыручылар тарафыннан раслана.
5.2. Конкурс җиңүчеләрен ачыклау түбәндәге критерийлар буенча үткәрелә.
Бирелгән материалның эчтәлегенә карата таләпләр:
– педагогның иҗади эшчәнлеге, педагогның заманча методика һәм алымнар белән эш итә белүе;
– уку-укытуда системалы-эшчәнлек алымын куллану;
– педагогик методларның һәм алымнарның төгәл тасвирлануы;
– дәреснең нәтиҗәлелеген күрсәтү, аның куелган максатларга һәм бурычларга туры килүе;
– укучыларның актив эшчәнлеге өчен шартлар тудыру;
– укучыларның белемне мөстәкыйль рәвештә ала, кирәкле мисал һәм аргументларны таба белүе;
– укучыларның актив күмәк иҗади эшчәнлеге;
– дәрестә заманча мәгълүмати технологияләрне, Интернетны, ирекле белем бирү киңлеген куллану;
– педагогның яңа укыту биеклегенә чыгуы һәм югары нәтиҗәләргә ирешүе;
– тарих белән бәйле дәрестән тыш  чараларны оештыра белүе.
5.3. Конкурс нәтиҗәләре Магариф.РФ сайтында һәм «Мәгариф» журналының 2022 елның декабрь санында игълан ителәчәк.
5.4. Конкурс нәтиҗәләре буенча өч номинациянең һәркайсыннан абсолют җиңүче билгеләнә. Бүләкләүгә һәм югары бәяләүгә лаек эшләр күп булган очракта, конкурсны оештыручылар аерым эшләрне өстәмә рәвештә билгеләп үтә, махсус призларны гамәлгә куя ала.
     5.5. Конкурста төрле номинацияләрдә җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләк сертификатлары тапшырылачак.
 I урын -  велосипед. II урын - 7 мең сум. III урын – 5 мең  сум.
5.5.1. Конкурста катнашу турында сертификат алу тәртибе.
5.5.1.1. «Иң яхшы тарих укытучысы» конкурсында катнашу турындагы сертификат, Катнашучы теләге буенча, басма һәм электрон форматта әзерләнергә мөмкин. Басма сертификатта редакциянең мөһере һәм баш мөхәррирнең имзасы куела, ул почта аша җибәрелә яки авторга (автор вәкиленә) шәхсән тапшырыла.
5.5.1.2. Катнашучы сертификат ясату чыгымнарын үзе түли. Почта аша җибәрелгән очракта, басылган сертификат бәясе 450 сум тәшкил итә, сертификатны автор редакциядән килеп алган очракта – 400 сум. Электрон сертификат бәясе – 400 сум.

  1. Конкурс барышы белән җитәкчелек итү


6.1. Конкурс барышы белән оештыручы җитәкчелек итә.
6.2. Оештыручы жюри составын формалаштыра, дәрес эшкәртмәләренә экспертиза үткәрү вакытын, урынын, регламентын һәм конкурсны үткәрү белән бәйле башка мәсьәләләрне ачыклый.
6.3. Оештыручы конкурска башка оешмаларны, вазифаи затларны, җәмәгатьчелек вәкилләрен һәм иганәчеләрне җәлеп итәргә хокуклы.
6.4. Конкурс этапларының вакыты һәм урыны турында мәгълүмат үзгәргән яки әлеге Нигезләмәгә үзгәрешләр  кертелгән очракта, бу хакта «Мәгариф» журналында, www. magarif-uku.ru сайтында хәбәр ителә.
6.5. Конкурс барышында килеп чыккан бәхәсләрне Оештыручы гаделлек принцибыннан чыгып һәм җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып хәл итә.
«Иң яхшы тарих укытучысы» конкурсы турында өстәмә мәгълүмат белән «Мәгариф» журналы редакциясендә (Казан шәһәре, Декабристлар ур., 2 нче йорт), www.magarif-uku.ru сайтында, vk.com, facebook.com Интернет челтәрләрендә, журнал аша танышырга мөмкин.
Әлеге Нигезләмә  magarif-uku.ru сайтына урнаштырыла.

  1. Конкурсның шартларын үзгәртү һәм гамәлдән чыгару


7.1. Конкурс Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 1058 маддәсе, 1 пункты нигезендә үзгәртелергә яки гамәлдән чыгарылырга мөмкин.
7.2. Конкурсның шартларын үзгәртү яки гамәлдән чыгару турында мәгълүмат электрон һәм басма массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштырылачак.

  1. Йомгаклау нигезләмәләре


8.1. Конкурс нәтиҗәләре турында мәгълүмат электрон һәм басма массакүләм мәгълүмат чараларында игълан ителә. Кире кагылган гаризалар рецензияләнми, хәбәрләшү һәм сөйләшүләр алып барылмый.
8.2. Катнашучылар тарафыннан бирелгән Конкурс документлары кире кайтарылмый.
8.3. Премияләрне бирү мәсьәләләре буенча апелляция кабул ителми.
8.4. Оештыручы конкурста җиңүчеләрне һәм катнашучыларны фотога яки видеога төшерергә хокуклы. Фото/видеога төшкән конкурс җиңүчеләре үз сурәтләрен конкурсны оештыручының басма яки электрон продукциясе составында, шул исәптән «Татмедиа» АҖ реклама продукциясе составында бушлай кулланырга ризалык бирә. Конкурс җиңүчеләренең фото/видеога төшүдә катнашуы Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 152.1 маддәсе нигезендә авторның үз сурәтен файдаланырга рөхсәт бирүе булып санала.
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ