Логотип Магариф уку
Цитата:

Камилә, без синең белән!

Пекинда узган кышкы Олимпия уеннарында якташыбыз Камилә Вәлиеваның чыгышларын бер сөенеп, бер көенеп карадык. Җиде яшькә кадәр Казанның Шамил Усманов урамындагы гади генә фатирда үскән 15 яшьлек кыз б...

Пекинда узган кышкы Олимпия уеннарында якташыбыз Камилә Вәлиеваның чыгышларын бер сөенеп, бер көенеп карадык. Җиде яшькә кадәр Казанның Шамил Усманов урамындагы гади генә фатирда үскән 15 яшьлек кыз баланың һавада чәчәк кебек бөтерелүен күзәткән безнең  комментаторлар кат-кат: «Это невероятно! Это явление!» дип шәрехләгәндә, йөрәкләр кысылып куя иде. Пекинның башкала стадионындагы бөтен делегацияләр (Украинадан кала) Камиләнең Россия командасы составындагы һәм ялгыз кыска программадагы чыгышын аягүрә басып алкышлады. Казанда исә 29 урында  (Оренбург тракты, Ямашев, Җиңү проспектларында, Чистай, Фучик, Мәүлетов, Зәкиев, Зорге, Гвардия, Кызыл Кокшай, Зур Крыловка, Вахитов ур.) «Камилә, без синең белән!» дип язылган билбордлары пәйда булды.
Камилә беренче тапкыр тимераякка Казан тренеры Ксения Иванова ярдәмендә 3 яшендә үк баса. Алсу ханым кызын берничә секциягә берьюлы йөртә: гимнастика, фигуралы шуу, балет. Вәлиевалар, шулар арасыннан фигуралы шууны сайлап, бозда төпләнеп кала. Атнага өч тапкыр 45 әр минутлык ике дәрес: башта – бозда шуу, аннан хореография яки гомуми физик әзерлек. «Ул чагында ук бозда үзен җиде-сигез яшьлекләр кебек тота, бөтен әйткәнне бик тиз эләктереп ала. Күнегүләрне  тиешенчә башкарырлык физик мөмкинлекләре дә бар, фикер йөртүе  дә зурларча иде. Гомумән, җаваплылык, максатчанлык хас ул балага, – дип искә ала Ксения Семёновна шәкертен. Аннан: – Алсу ханым да бик күп көч салды кызына», – дип өстәп куя. Ул чагында ук тренер аны олимпия резервы мәктәбенә һәм бер  үк вакытта фигуралы шуучылар өчен махсус класс җыючы 1 нче мәктәпкә керергә әзерли башлаган була. Казандагы тренеры кул астында җиде яшькә кадәр шөгыльләнгәннән соң, әнисе белән Мәскәүгә күченә Камилә.

 Камилә Вәлиеваның спорт карьерасында башкаланың мөһим этап булуы   көн кебек ачык. Дөрес, биредә аның тренерлары алышынып тора.  2012 – 2019 елларда – Марина Кудрявцева, Игорь Лютиков, Наталья Дубинскаяда шөгыльләнсә, аннан соң аны Россия, Дөнья һәм 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитованың тренеры Этери Тутберидзега күрсәтәләр, һәм ул аңа күчә.  Пикассо картинасына нигезләнеп,  «Девочка на шаре» дигән программа эшләнгәннән соң, Камиләгә үзен шарда сурәтләгән портрет бүләк итәләр. Фигуристканың ул чыгышын Пикассоның оныгы  күреп ала һәм Камиләне Парижга кунакка чакыра. Вәлиеваның аннан соңгы һәр чыгышы уңыш белән үтә.
 Спорт сөючеләр арасында Пекинда узучы XXIV кышкы Олимпия уеннарыннан Камиләнең зур җиңү белән кайтачагына өметләнмәгән кеше булмагандыр.  Ләкин соңгы елларда спортның сәясәт белән бәйләнеп китүе нәтиҗәсендә боз өстендә кош кебек очкан баланың канатын каерырга тырышуда бер адым ясалды. «...мәкерле тозак өчен иң самими, иң сәләтле спортчы сайлап алынды», – дип яздылар Интернет челтәрендә. Кайсы яктан карасаң да,  татарчалап әйткәндә, «бер кашык су белән йотарлык» Камиләнең Россия командасы составында, искитмәле гүзәл чыгышыннан соң башланган ыгы-зыгы алдан ук корып куйган тозакны хәтерләтә.
  2022 елның 11 февралендә «Вәлиеваның канында допинг табылу» кыйссасы калкып чыкты. 2021 елның декабрендәге допинг-пробасында бик аз гына микъдарда триметазидин табылган булган икән. Әмма аның нәтиҗәсе Пекинга 20 көн үткәннән соң гына килеп җиткән. Анда да әле «А» пробасын гына ачып, аңа ачыклык кертергә тиешле «Б» пробасы турында сүз алып барып тормадылар. Күрәсең, иң сәләтле баланы корбан итеп, Россиянең Олимпия командасына тап төшерү максаты нечкәләп уйланган булгандыр. Йөрәк даруы саналган  триметазидинның фигуралы шууга тәэсир итә алмавы дәлилләнсә һәм Пекинның үзендә алынган пробада спортчы канында шикле матдәләр табылмаса да, Камилә тирәсендә куптарылган ыгы-зыгы инде бастырырлык түгел иде. Аның кыска шуу программасында иң зур балл җыюы, шуннан соңгы тренировкаларда берничә тапкыр әле моңа кадәр беркемдә дә күренмәгән  дүртле сикереш ясап, телевизор караучыларны шаккатыруы шешәдән чыгарылган җенне туктата алмады шул. Әйтеп бетергесез психологик  һөҗүм ясалды фаворит фигуристкага.
Шулар арасында иң нык тәэсир иткәне, мөгаен, аңа бәйле допинг гаепләве аркасында команда турнирында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында безнекеләрне катнаштырмаулары турындагы карар булгандыр. Токиода узган Олимпиада җиңүчесе Алинә Заһитованы өнәп бетермәгән авторитет – фигуралы шуу буенча СССРның атказанан тренеры Татьяна Тарасованың: «Алар моны махсус эшлиләр – Камилә начар шусын өчен...» – дип әйтеп куюы шундыйрак уйга сала. Бозга очып чыккан спортчының  берничә әйләнештән соң  сикергәндә егылып китүе аның командадаш кызларны шул хәлдән коткарырга тырышуы булмадымы икән? Камилә Вәлиева очрагыннан  соң допинг сүзе башка ил (Иран, Украина, Испания) спортчыларына бәйле рәвештә дә яңгыраштырды, әмма берсе уңаеннан да бу кадәр шау-шу куптарулары ишетелмәде. Бу хәлләр спорт сөючеләрнең спорт чиновникларына карата нәфрәтен арттырды. Хәлгә бернинди ачыклык кертергә омтылмаган Этери Тутберидзега да  «балаларны файдалана да якларга омтылмый» дигән гаепләү ташланды. Шул ук вакытта безнең бик күп танылган спортчылар, тренерлар Камиләгә рухи терәк булырга тырыштылар. Алар арасында дөнья стадионында җиңү өчен космик талантка һәм тырышлыкка ия булырга кирәклеген үз тәҗрибәләре буенча белгән элекке чемпионнарыбыз Татьяна Навка, Евгения Медведева, Елизавета Туктамышева, Россиянең атказанган спорт мастеры, хореограф Илья Авербух һәм башкалар бар. Талантлы татар кызы турында иң өметле җылы сүзләрне  Голливуд актёры, «Оскар» бүләге иясе Алек Болдуин әйтте: «Синең чыгышыңны карау өчен бөтен дөнья халкы, эшен ташлап, экраннарга ябырыла. Ул җыр кебек. Син – бөек талант. Синең өчен әле бары да – алда!»
Укучыларыбыз өчен өстәмә мәгълүматлар эзләп, мин Камиләнең Сабада районында яшәүче туганнары һәм Мәскәүдә яшәүче әнисе  Алсу белән элемтәгә кердем. Туганнар, билгеле инде кызның үзләренә кунакка кайтып йөргән чакларыннан гайре, әллә ни өсти алмадылар. Алсу ханым миңа шактый ук борчулы сыман тоелды.
–Ун - унике еллык хезмәттән без бернәрсә дә отмадык. Хәзерге вакытта суд бара, – дип, ике җөмлә белән белдерде ул үзләренең бүгенге халәтен.
Казан урамнарындагы билбордларда язылганча: «Без – якташларың, синең белән, Камилә!»
Сәидә МӨХӘММӘТҖАНОВА,
    «Голос.Дети» шоу-программасы финалисты
Иң элек шунысын әйтим: фигуралы шуу миңа бик ошый. Бозда үзебезнең татар кызлары күренә башлагач, спортның бу төре буенча узган ярышларны карап барырга тырышам. Камилә белән безне аның  фан төркеме таныштырды. 2018 елда Мәскәү беренчелегенә узган ярышларда үзенең ирекле  кыска программасын ул минем  «Йә Илләһи» җырына шуды. Ул чыгышның видеосын миңа  җибәргәннән соң: «Мин җырлаган җырга шуганыңны яратып карадым, бик матур булды. Минем җырларымны ошатканың өчен рәхмәт!» – дип язып җибәрдем. Инстаграмда бер-беребезне дуска өстәп куйдык. 2020 елның декабрендә аның Казанга кайтасын белгәч, әйдә, күрешик, дип яздым. Ул шунда ук ризалык белдереп хәбәр җибәрде, һәм без Муса Җәлил һәйкәле янында сәгать 16.00 дә очрашырга сүз куештык. Спорт төгәллекне ярата шул, Камилә төгәл вакытына килде, мин инде иҗат кешесе буларак, бераз соңардым.  Очрашкач, Кремль тирәсендә йөргәннән соң, ашыкмый гына  сөйләшә-сөйләшә Казансу буена кадәр төштек, шундагы рестораннарның берсенә кереп чәй эчтек.  Ул да минем кебек сөйләшергә ярата икән, рәхәтләнеп гәпләштек. Камилә бик гади, ягымлы, шул ук вакытта татар кызларына хас булганча оялчан да.  
Камилә белән икенче тапкыр очрашуыбыз узган елның апрелендә «Татнефть Арена»да    Этери Тутберидзеның «Чемпионнар бозда» дип аталган бозлы шоуында чыгыш ясарга килгәч булды. Камилә белән Алинә Заһитовага бүләкләр алып бардым. Шоу тәмамлангач, Камиләнең әнисе безне алар янына алып кереп күрештерде. Вакыт бик кысан булса да, бергәләп фотога төштек. 
Ул, Олимпиадада  чыгыш  ясаганда, мин җыр яздыра идем, туктап торып, тын да алмыйча карадым.  Туганым өчен җан аткан кебек булды.
Камилә белән очрашуларым күңелдә бары якты хатирәләр генә калдырды. 15 яшь кенә булса да, ул олыларча фикер йөртә, укымышлы булуы белән дә күпләргә үрнәк. Олимпия уеннары барган көннәрдә аңа зур сынаулар аша узарга туры килде. Монда да ул үзенең көчле рухлы булуын күрсәтте.  Бу инде «ныклы үзәк» бар дигән сүз.   Алда, Аллаһ бирсә, без әле аның җиңүләрен күрербез. Камилә кебек дустым булу белән горурланам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ