Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучыга да психологик ярдәм кирәк була

Укытучыларның иң якын ярдәмчеләре кемнәр? Әлбәттә, методистлар. Укыту эшчәнлеген оештыруда, аларның белемен арттырып торуда алар иң әүвәл ярдәм кулы суза. Билгеле, мәгълүмат, белем чыганакларыннан хәб...

Укытучыларның иң якын ярдәмчеләре кемнәр? Әлбәттә, методистлар. Укыту эшчәнлеген оештыруда, аларның белемен арттырып торуда алар иң әүвәл ярдәм кулы суза. Билгеле, мәгълүмат, белем чыганакларыннан хәбәрдар булып торсыннар өчен, методистларның үзләрен дә әледән-әле укытып торырга кирәк. Методистларның “Татарстан Республикасында методик хезмәтнең үсеше” I республика җыены нәкъ менә шушы максатны алга куеп оештырылды да инде.
Бу уңайдан безгә Азнакай районы методистларының педагогларга методик яктан ярдәм күрсәтүдә яңа алымнары  аеруча ошады. “Тормыш балансы тәгәрмәче” дигән ысулны укытучы эшчәнлеген көйләүгә корып, шактый нәтиҗәле ысул тапкан алар. Кыска гына әйткәндә, бу ысул – мөгаллим эшчәнлегенең төрле юнәлешләрен билгеләп, калышып килгәннәрен алгарак киткәннәре белән бер чамага җиткерүдән гыйбарәт.
КФУ доценты, психолог Люция Ибәтуллина-Закирҗанова үз чиратында педагог һөнәри эшчәнлеген психологик яктан тәэмин итү буенча бик эшлекле киңәшләр бирде. Бер караганда гади генә мәсьәлә кебек. Әмма күп кенә мәктәпләрдә укытучы-укучы, укытучы-ата-ана конфликты килеп чыгару очракларын танырга теләмиләр. Конфликтны чишү, хәл итү өчен каршылык барлыгын танырга кирәк, ди Люция ханым.
Укытучыны чыгырдан чыгарырдай вазгыятьләр дә килеп чыгып тора. Тик һәр мәктәптә психолог юк әле. Аларның еш алмашынуы да, кечкенә мәктәпләрдә психологларның ярты гына штатта булуы, кайбер мәктәпләрдә бөтенләй булмавы да сер түгел. Шул ук вакытта укучыларга гына түгел, укытучыларга да психологик ярдәм кирәк була.

Рәшит МИҢҺАҖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ