Усалида – чишмәле «Авыл көне»
«Авыл көне» дигән бәйрәм уздыру матур традициягә әйләнеп бара бит хәзер. Безнең Мамадыш районы Усали авылында икенче ел уздырыла бу бәйрәм. Әйтергә кирәк, бераз үзенчәлеге дә бар. Башта халык авыл зир...
«Авыл көне» дигән бәйрәм уздыру матур традициягә әйләнеп бара бит хәзер. Безнең Мамадыш районы Усали авылында икенче ел уздырыла бу бәйрәм. Әйтергә кирәк, бераз үзенчәлеге дә бар. Башта халык авыл зиратына бара. «Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел» дигәндәй, бакыйлыкка күчкәннәрнең кабер өсләрен чистартып, дуслар, туганнар, күрше-күлән, туган-тумача – кыскасы, авылдашлар рухына дога кылып, аларның «тыныч йокы»ларын теләп кайта. Авыл көне программасының икенче өлеше чишмә буйларында дәвам итә.
Бездәге кебек чишмәләргә бай авыл бүтән җирдә юктыр ул. Халык куллана торган унлап чишмә, тагын шуннан да артык улак куелмаган чыганак белән кайсы авыл мактана ала икән?!
Безнең авылда урам дигән сүз юк иде – Югары оч, Түбән оч, Бүлнис очы, Мәктәп очы, Керәшен очы... Безнең урта очлар Мәсгут бабай чишмәсенә җыелды. Җыелучылар арасында аның элек, әби-бабайлар әйтүе буенча, Сәхипҗамал чишмәсе, Сәгъдетдин чишмәсе дип аталган вакытлары булганлыгын да әйттеләр. Шулайдыр, шик юк, халык гомер-гомергә чишмә исемен аны карап торучылар хөрмәтенә шулай атаган.
Авыл мәдәният йортының элеккеге директоры Гөлфия Хәбибуллина: «Бер ел көттем мин бу көнне. Узган ел бәйрәм итәргә Абыстай чишмәсенә барган идек бит. Егетләр монда чишмә чистартып калгач, күңелдә ниндидер төер калган иде», – дип сөйләп торды. Ә быелгы Чишмә бәйрәме файдалы булды. Егетләр моторлы пычкылар белән агач-куакларны сирәкләп тора, хатын-кыз, яшүсмерләр ташып, бер җиргә өеп тора. Су буе кырмыска оясын хәтерләтә. Авылның иң тәмле һәм йомшак сулы чишмәсе бит ул безнең оч чишмәсе. Башка чишмәләр кебек үк ул да ятим хәзер. Тирә-юнен агач-куак баскан, сукмаклары сазлыкка әйләнгән, әйләндереп алынган киртәләре тузган, ә тимер улаклары буйлап нәкъ элеккечә ага да ага ул, тик кер чайкаучылары гына күренми. (Ир-атлардан киртәләрен бергәләп торгызу планы барлыгын да ишетеп калдым әле.)
Ә без бала чакта чишмә башыннан менмәдек тә. Иртә язда каз-үрдәк сакладык. Су буе тулы кош-корт булыр иде. Әле безнең тавык-чебиләр дә су буеннан менмәде, чөнки инеш каршыбыздан акты. Сөттән бушаган өч литрлы банкаларны чишмә суы белән юганда гына шулай ялтыратып була. Таба-кәстрүлләрне ком белән ышкып агарткач, кабат кибеткә куярлык була торган иде.
Менә шушы чишмә ятим утыра бит хәзер. Авылыбызга Делпәр чишмәсе белән шушы чишмә арасында нигез салынган. Ятим үк тә түгел инде ул үзе. Әнә бит күрше Илфат Имаметдинов чишмә янын таш белән түшәп куйган, янында үскән куакларын да балтасы белән чапкалап тора, бу көнне дә төп эш аның җилкәсендә булды. Кышын да тракторы белән юлын ачкаларга онытмый. Ни дисәң дә, мәктәптә «Чишмә операциясе» мәктәбен үткән буын шул без.
Өмә тәмамланыр, җыештыру эшләре бетәр алдыннан Гөлфия Хәбибуллина, Гөлфия Гарипова, Гөлшат Гыйльфановалар өстәл әзерләргә кереште. Анда ниләр генә юк иде! «Әнә Әлфинур апа да төшеп килә!» – дигән сүзгә борылып карасам, аны түгел, машина күрдем. Бактың исә ул ике зур бәлеш – җимеш һәм ит бәлеше пешергән икән. Бөтен авылга җитәрлек! Әлфинур апа Гыйльфанова бәлешләренең даны әллә кайларга билгеле. «Трактор тәгәрмәче хәтле зур таба» белән ике бәлеш өстәл өстенә менеп утырды. (Табаның зурлыгын аңлату өчен бездә шушы чагыштыру еш кулланыла.)
Ә табынны ветеран укытучы Роза Григорьевна Пасыева ачып җибәрде: «Мин җиденче класстан Усали мәктәбендә укыдым. Биредә мин укытмаган укучы юк. Өч-дүрт елга якын Усалидан китеп торырга да туры килде безгә. Ләкин мин авылыбызның шушы чишмәләрен, авыл өстеннән очкан самолетларын, Усалиның яхшы күңелле кешеләрен сагынып кайттым», – дип сөйләде ул. Бәйрәмне оештыручыларга, өмәдә катнашучыларга зур рәхмәтен белдерде.
Бәлешләр белән сыйлангач, Ринат Гәрәев баянын сузды, җырчыларыбыз Нурания Мингалимова, Илсур Хисаметдиновлар башлаган җырларга җыелган халык кушылды.
Әйткәнемчә, халык бик күп иде. Керәшен очында үскән авылдашларга: «Сезгә нәрсә калган инде монда?» – дигән шаярулы сорауга алар да аптырап калмады: «Сезнең чишмә генә дип торасызмы әллә? Шушы чишмә юлыннан мәктәпкә, кибеткә йөрдек без, ерак юлыбызны бермә-бер кыскартып», – диделәр. «Бу суны синнән күбрәк тә эчкәнмендер әле мин, чүтеки синнән 4 яшькә зуррак», – дип шаяртты Мөхәммәтнур Нургалиев. Әнә шундый турыдан бәреп, дөресен сөйли, шаяруны аңлый торган халык яши бездә.
Кич белән бөтен халык мәдәният йортына җыелды. Ишегалдында халыкны кичә генә түгел, тагын өстәл, коймак белән пылау көтә иде. Авыл көне уздыруның инициаторы, мәдәният учагы директоры Гүзәл Рамазанова әзерләгән кичәне тасвирлау өчен тагын бик зур мәкалә кирәк булыр иде.

Лидия ПАСЫЕВА,
Мамадыш районы Усали урта мәктәбе укытучысы
Комментарийлар