«Тантана» премиясе лауреатлары билгеле
Кичә, 27 март көнне, «Тантана - 2025» театраль премиясе лауреатларын игълан иттеләр.
1.«Дебют» номинациясе:
Илназ Шакирҗанов, Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры – «Тәкъдим» («Предложение») спектаклендәге Иван Васильевич Ломов роле өчен.
Эльмира Минһаҗева, Яшел Үзән музыкаль театры – «Мертвые души» лайт-операсында Лизонька роле өчен.
2.«Иң яхшы курчак театры актеры»
Эльмира Гыйлемханова, «Әкият» татар дәүләт курчак театры – «Ана кыры» спектаклендә Әни (тавыш) роле өчен.
3.«Иң яхшы эпизодик роль»
Рәфыйк Каюмов, А. Гыйләҗев исемендәге Чаллы драма театры – «Без – 41 нче ел балалары» спектаклендә Гайфи роле өчен.
4.«Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» – Альбина Гайзуллина, Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры – «Куркак батыр» спектаклендәге Әни роле өчен.
5.«Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» – Илфат Әскәров, А. Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры – « Без – 41нче ел балалары» спектаклендә Хәлил Фәтхи улы роле өчен.
6.«Намус һәм тугрылык» номинациясе – Хәлимә Искәндәрова (Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры)
7.«Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль» (опера. мюзикл) – Венера Протасова, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры – «Кармен» операсында Микаэла роле өчен.
8.«Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль» (балет, заманча хореография, пластик спектакль) – Михаил Тимаев, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры – «Грек Зорба» спектаклендә Грек Зорба роле өчен.
Мария һәм Марсель Нуриевлар, «Живой город» заманча сәнгатькә ярдәм фонды «MOÑ» театр мәйданчыгы – «Soul Kitchen» спектакле өчен.
9.«Актерлар ансамбле» «Живой город» заманча сәнгатькә ярдәм фондының «MOÑ» театр мәйданчыгы «Картотека» спектакле.
10.«Сезондагы күренекле казанышлары өчен» – Сергей Рябинин, «Әкият» татар дәүләт курчак театрының баш рәссамы.
11.«Эксперимент» – Әлмәт татар дәүләт драма театрының «Йорт» спектакле; Түбән Кама шәһәре яшь тамашачы театрының «Гробовщик» спектакле.
12.«Иң яхшы хатын-кыз роле» – Ләйсән Гатауллина, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры – «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл» спектаклендә Әлфия роле өчен; Резедә Сәләхова, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, «Туган-тумача» спектаклендә Шәрифә роле өчен.
13.«Иң яхшы ир-ат роле» – Эмиль Талипов, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры – «Казанга Тукай кайткан» спектаклендә Габдулла Тукай роле өчен.
14.«Балалар өчен иң яхшы спектакль» – Яр Чаллы дәүләт курчак театрының «Господин Скороходов» спектакле.
15.«Иң яхшы музыкаль спектакль» – М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының «Грек Зорба» спектакле.
- «Кече формадагы иң яхшы спектакль» – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының «Казанга Тукай кайткан» спектакле.
17.«Зур формадагы иң яхшы спектакль» – «Әкият» татар дәүләт курчак театрының «Ана кыры» спектакле.
Дамир Сираҗиев исемендәге иҗтимагый премия күпьеллык нәтиҗәле иҗади хезмәт һәм мәдәният һәм сәнгать үсешенә зур өлеш керткән өчен түбәндәге шәхесләргә бирелде:
Миләүшә Нәҗмиева (К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты);
Рузилә Мөхәммәтова («Татар-информ» журналисты);
Алексей Зильбер (Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты).
Махсус премия:
1)Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлегенең төбәк бүлекчәсенең махсус призы – Олег Кинҗәгулов (А.Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театры);
2) «Сәхнә» журналының махсус бүләге – Руфинә Хәмәтдинова (Буа дәүләт драма театрының «Баязитов» спектаклендә Баязитова роле өчен);
3)«Казан» журналының махсус бүләге – Ләйсән Хәбибуллина (А. Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт драма театрының «Варшава көе» спектаклендә Гелена роле өчен);
4)«Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» федераль проектының махсус бүләге («Театрлар – балаларга» юнәлеше) – Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының «Куркак батыр» спектакле;
5)«Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» федераль проектының махсус бүләге («Кече шәһәрләр театрлары» юнәлеше) – Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының «Әниләр һәм бәбиләр» спектакле;
6)Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының яшьләргә патриотик тәрбия бирүдәге махсус дипломы – Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының «Просто жить» спектакле;
7)Татарстан Республикасы Милли музееның махсус дипломы – А.Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының «Театр педагогикасы» проекты кысаларында «Хәл бу ки…» поэтик-документаль куелышлар сериясе;
8)Татарстан Республикасы Казан шәһәре Мэриясенең махсус бүләге – «Живой город» заманча сәнгатькә ярдәм фондының «Демидов йорты» театр резиденциясенең «Табу» спектакле;
9)Бөтендөнья татар конгрессының махсус бүләге – Казан шәһәр филармониясенең «Йосыф-Зөләйха» спектакле;
10)Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының традицияләргә тугрылык, Татарстан Республикасының Милли музыкаль мирасын саклау һәм популярлаштыру өчен махсус бүләге – Әлфия Айдарская.
Чарадан видео безнең телеграм-каналда: https://t.me/magarifgaile/1794
Комментарийлар