Логотип Магариф уку
Цитата:

Уеннан уймак

Россиядә 1 мең йөклелек очрагынының 102се 12-17 яшьлек үсмер кызларга туры килә. Аларның 70 проценттан артыгы баласын төшерә, ягъни аборт ясата. Ул кызларның киләчәге ничек булып бетә? Бу очракта үсме...

Россиядә 1 мең йөклелек очрагынының 102се 12-17 яшьлек үсмер кызларга туры килә. Аларның 70 проценттан артыгы баласын төшерә, ягъни аборт ясата. Ул кызларның киләчәге ничек булып бетә? Бу очракта үсмернең ата-анасы үзләрен ничек тотарга тиеш? Бүген әлеге четерекле теманы кузгатырга  булдык. 


“Бәлки мине аңларлар?”


Әле үзе дә бала гына булган кызының көмәнле икәнен белү – ата-ана өчен чын-чынлап зур фаҗига. Бу оятны кая куярга? Проблемадан ничек котылырга? – аның төп уе шул. “Ләкин үсмер кызның үзенә тагын да авыррак, – ди психологлар. – Ул куркуга кала. Нишләргә? Якыннарының күзенә ничек карарга? Дуслар ни әйтер?” Үзен аңламаслар, әти-әнисе кыйнар яки бөтенләй өйдән үк куып чыгарыр дип куркып, көмәнле кыз үзенең проблемасын якыннарына сөйләми.


“Үсмер кызларны абортка керер алдыннан башта безнең янга – психологларга җибәрәләр, – дип тәҗрибәсе белән уртаклашты Татьяна Макарова. – Казан шәһәренең 4нче бала тудыру йортында эшлим. Унбиш еллап үсмер кызларларның бу өлкәдәге проблемаларын өйрәнәм. Һәр очракта диярлек бер картинаны күзәтәм: кыз бала гаҗиз булып, ялварулы, аптыраулы караш белән ишектән керә һәм: “Бәлки мине монда аңларлар?” – дип безгә төбәлә. Ул үз яшьтәшләреннән нык аерыла: аның йөзендә балалык нуры юк, ә күзләрендә – сагыш. Язмышлары төрле булса да, 13-15 яшьтә көмәнгә калган кызларны бер нәрсә берләштерә – җенси тормышны аларның күбесе уен дип кенә кабул иткән, кинолардагыча, китаплардагыча. Тик азагы гына матур бетмәгән...


Без алар белән дусларча сөйләшеп, барысын да уртага салып аңлашабыз. Әти-әниләре белән дә әңгәмәләр үткәрәбез. Һәр очракны аерым карап, анализлап киңәш бирергә тырышабыз”.


Мода?!


 “2003 елдан бирле үсмер кызлар белән эшлим, – дип сөйләде Республика балалар клиник хастаханәсенең югары категорияле акушер-гинекологы Лилия Карлиева. – Балигълык яшенә дә җитмәгән йөкле кызлар бик еш килә безгә. Дөресен генә әйткәндә, 13-14 яшьтән җенси тормыш башлау – хәзер “мода”да. Илдә сексуаль революция бара дисәм дә, арттыру булмас. Моннан биш-алты ел элек Көнбатыш Европа илләрендә шундый “мода” иде. Менә ул көн безгә дә килеп җитте. Ә Европада хәзер киресенчә, сафлыкның дәрәҗәсе артты, кыз булып кияүгә чыгу тиеш, күркәм гадәт дип санала. Ышанам, безнең яшьләр дә Көнбатышка иярерләр, чөнки алга таба болай барса, бала таба алмаучы кызлар бермә-бер артачак. Хәер, инде бүген дә Россиядәге хатын-кызларның 15 проценты йөккә уза алмый интегә”.


РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының 36нчы боерыгы нигезендә, сәламәтлек саклау оешмаларында, йөклелек 12 атнадан артык булган очракта, аборт ясалырга тиеш түгел. Демографияне арттыру максатыннан шундый карар чыгарган түрәләр. Тик аңа карап кына аборт ясатучылар кимеми, чөнки көмәннән котыласы килгән хатын-кызлар башка юлны таба.


“Табиблар арасында “криминаль аборт” дигән төшенчә бар: элек медицина өлкәсендә хезмәт куйган яки аз булса да медицинаны белгән кешеләр көмән төшерү белән шөгыльләнә, – ди Лилия Карлиева. – Фатирда булсынмы бу, берәр офисны арендалапмы. Әлбәттә, анда бернинди шартлар да юк, стериль җиһазлар турында сөйләп тә тормыйм. Шундый “табиблар” янында булган хатын-кызлар еллар дәвамында, ә кайвакыт гомерләре буена бездә дәвалана. Менә шундый аяныч язмышка дучар булмасын дип, көмәнле яшь кызның әти-әнисе белән элемтәгә керергә тырышабыз, чөнки күп вакыт балаларының нинди хәлдә калуларын алар белми дә. Ни өчендер кызлар үзләренең бу проблемаларын башта иң якын дустына яки берәр ышанган туганына, яраткан укытучысына сөйли.


Гадәттә, үсмерләр көмәнгә калуларын беренче вакытта сизми: аларның менструаль цикллары көйләнмәгән дә була.  Шикләнсә дә, бу турыда берәүгә дә әйтми. Могҗиза булып көмән үзеннән-үзе юкка чыгар, дип ышаналар, димме. Инде төп билгеләр күренә – эч үсә башлагач соң була – йөклелек 12 атнадан артып китә. Ә андый вакытта аборт ясаудан баш тартабыз. Гомумән, аборт һәр хатын-кыз өчен рухи яктан авыр, сәламәтлек өчен дә куркыныч, аның үсмер организмына зарары турында сөйләп тору да артык”.


“Унбиш яшьтән үзе хәл итә”


Лилия Карлиева янына килгәч, ишек катында гади генә киенгән бер ханымны күзәтеп утырдык. Үзе туктаусыз елый. Кызы табиб бүлмәсеннән чыкты. Шәфкать туташы кайда, ничек анализлар тапшырырга икәнлекне аңлатты. Абортка килгәннәр икән. Шәфкать туташының: “Яхшылап уйладыгызмы, табиб сезгә барысын да аңлатты бит”, – дигән сүзенә кыз бала башын иде, ә ана кеше аклангандай яшь аралаш әйтеп куйды: “Тәртипсез юлда йөридер дип башыма да килмәде бит! Яшь чакта үзебез дә кичләрен урамга чыга идек. Әтисе мине гаепли, янәсе дөрес тәрбия бирә белмәгәнмен. Аның әле тагын ике ел укыйсы бар. Район җирендә яшибез. Оятка каласы килми. Яшь әле ул, кияүгә чыккач табар баласын...”


Табибәдән әлеге гаилә турында сораштык. Кызга унбиш яшь икән. Үсмернең сүзләре буенча, егете белән өч ай очрашып йөргәннәр. Һәм менә нәтиҗә.


“Закон нигезендә унбиш яше тулган кыз бала көмәнне калдырыргамы, юкмы икәнен үзе хәл итә, – ди Лилия ханым. – Ә унбиш тулмаган үсмерләрнең әти-әнисе, опекуны язма рәвештә абортка рөхсәт бирергә тиеш. Сез күргән кызчык, “бозылып” йөргән кызга охшамаган, бу өлкәдә тәҗрибә булгач, мин тиз аңлыйм. Аның әти-әнисе каты тора, шуңа абортка бара кебек. Бу бик четерекле тема... Кайвакыт сабыйны бала тудыру йортында калдырып чыкканчы, аборт ясату хәерлерәк тә буладыр. Дөрес, табибә буларак мин болай әйтергә тиеш түгел, чөнки кыз баланың сәламәтлегенә нинди зур зыян килгәнен беләм. Ләкин без дигәнчә генә түгел. Һәр очракны аерым карарга кирәк.


Безгә күбрәк имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнгән, әтисез үскән кызлар килә. Алар әти назы күрми һәм шушы бушлыкны тутыру өчен ир-егетләргә тартылалар. Үсмер егетнең дә гормоннары уйный. Аның нинди нәтиҗәләргә китергәнен бүген үзегез дә күрдегез. Кызның көмәнле икәнен белгәч, гадәттә, егетләр юкка чыга, шул рәвешле проблемадан кача”.


Тәҗрибәле табибә, үзе дә ике кыз анасы – Лилия Карлиева алда әйтелгәннәргә нәтиҗә ясап: “Җенси тормышны иртә башлауның нинди фаҗига икәнен ата-аналар, укытучылар үсмер кызларга аңлатырга тиеш. Күп төрле чирләр, нәселсезлек, авыру бала табу куркынычы бар икәнен кызлар белсен иде”, – диде.


Бу мөһим!


Яшь вакытта аборт ясаткан кызларның күбесендә аналык көпшәләре җәрәхәтләнә. Ә бу киләчәктә нәселсезлеккә, аналыктан тыш йөклелеккә яки тагын авырга узган очракта, көмән төшүгә китергә мөмкин.


Сан


Хастаханәләрдә аборт ясату 4 мең сумнан башлана.


Руфия ФАЗЫЛОВА


Фоторәсемнең чыганагы: www.pravmir.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ