«Бишле» өчен – 400 сум?! Балага акча биреп укыту дөресме инде?! Белгечләр бу хакта ни уйлый икән?

«Исәнмесез, хөрмәтле редакция!

Бер танышым, баласы мәктәптән «5ле» алып кайткан саен, аңа 400 сум акча тоттыра. Аптырыйм инде бу эшкә. Малайга 11 яшь чамасы, укуның кирәклеген болай да аңламаслык түгел. Балага акча биреп укыту дөресме инде?! Белгечләр бу хакта ни уйлый икән?
Фәридә Хәсәнова, Казан».

 

Психолог киңәше

Кайда чын, кайда ялган?

Баланы ничек укытырга? Бу сорауга һәр гаиләнең җавабы үзенчәлекле. Кайбер әти-әниләрнең, яхшы билге алып кайтса, балага акча түләве минем өчен яңалык түгел. Мәктәп психологы буларак, мондый хәлләр белән еш очрашам. Бу яхшымы, яманмы? Әйдәгез, бергәләп фикер йөртик әле. Нәтиҗәсен үзегез чыгарырсыз.

Акча – ул муллык күрсәткече. Акча ярдәмендә теге яки бу әйбернең, күрсәтелгән хезмәтнең бәясен билгелиләр. Фәридә ханым тасвирлаган бу очракта баланың уңышлары өчен шатлану хисе ниндидер матди байлык белән алыштырыламы? Әлбәттә! Икенче төрле әйткәндә, чын белән ялганның урыны бутала. Яхшы финанс белгече тәрбияләргә теләгән очракта, бәлки, болай эшләү урынлыдыр да. Ләкин баланы кечкенәдән «акча корты»на әверелдерү кирәкме икән? Иң күп акча эшләүче кеше гаиләнең башлыгы булып саналырга тиеш. Бу – язылмаган закон. Гаилә башлыгы башкаларның тыныч, бәрәкәтле тормышы, һәркемнең гаиләдәге бурычы өчен җавап бирә. Димәк, яхшы укуны акча ярдәмендә бүләкләү юлын сайлаганчы, әти-әниләр ныклап уйланырга тиеш.

«5ле»ләр ала торгач, бала шактый акча тупларга мөмкин. Бу вакытта 10-11 яшьлек үсмер алдында нинди мөмкинлекләр ачыла соң? Өлкәннәр аны байлыгыннан дөрес файдаланырга өйрәтәме? Бу хакта мин очрашулар вакытында әти-әниләрдән еш сорыйм. Алар бер хакыйкатьне яшерми: күбесе бала белән иркенләп сөйләшеп утырырга вакыт таба алмаганлыктан, аның кулына акча тоттыра. Шулай «күңелләрен тынычландыра». Кайберәүләр исә белем бирү системасын гаепли башлый. Янәсе, бүген акча биреп укыту – баланы белем алырга мәҗбүр итүнең бердәнбер нәтиҗәле юлы. Бу чыннан да шулаймы соң?

Мәктәп – бала тормышындагы мөһим этап. Сабый анда күп нәрсәгә өйрәнергә тиеш: кызыксынырга, моңа кадәр таныш булмаганны өйрәнергә, үзен «оештырып», кайчак авыр тоелган эшләрне дә үтәргә, аралашырга, максатка ирешергә, көч куярга. Тагын әле җиңүләрдән тәм табарга, җиңелүгә түзәргә, хыялланырга, булыша белергә һәм ярдәмне кабул итәргә, яхшыны яманнан аерырга, яратырга, кайгыртырга. Әлбәттә, боларның барысына да баланы өлкәннәр, әти-әниләр һәм укытучылар, өйрәтергә тиеш. Сабый эчкерсез хисләрне ялганыннан аера белсен өчен, иң элек әти-әниләрнең үзләренә чын мәхәббәт белән аны алыштыручы «суррогатның» аермасын аңлау мөһим.

«Штраф» та булырга тиеш

Инде акча мәсьәләсенә яңадан әйләнеп кайтыйк. Яхшы билге өчен акча бирер алдыннан, балага аны ничек дөрес тотарга икәнлеген, икътисад нигезләрен аңлатырга кирәк, дип саныйм. Гаиләгә «инвестиция» һәм хәйриячелек турында искә алу да зыян итмәс. Һәр «бишле» өчен 400 сум – зур сумма, дияр идем. Камил акыллы бала бу рәвешле берничә атна эчендә шактый байлык тупларга сәләтле. Аны «туздырыр» вакыт җиткәч, баланың күзен кызыктырырдай нәрсәләр турында алдан сөйләшегез.

Әле бит сабыйның «җиңел» акчага кызыгучы яшьтәшләре, «дуслары» да булырга мөмкин. Андыйлар бай үсмерне үз «кармакларына» эләктерүнең меңләгән ысулын табачак. Ә бала, беркатлылыгы белән, акчасын, үзем теләгәнчә туздырам, дип уйлаячак. Бүген үсмерләр алдагы көн турында кайгыртырга яратмый. Алар өчен бу минуттагы хис-кичерешләр, ихтыяҗлар мөһимрәк. Сүз уңаеннан, бу сыйфат әти-әниләр арасында да еш очрый. Андыйлар теге яки бу гамәлләренең нәрсәгә китерәсен чамаламый.

Гадәттә, кулына акча кергән бала, беренче чиратта, тәмле әйбер сатып алырга яки берәр уен уйнап карарга кызыга. Бала хис-кичерешләр белән яши. Бу – гадәти хәл. Шуңа да моны һәрвакыт истә тотарга киңәш итәм. Өлкәннәр, үзләре дөрес үрнәк күрсәтеп, баланы мөстәкыйльлеккә өйрәтергә тиеш. Үсмернең иминлеге күп очракта гаиләдән тора.

Кайбер әти-әниләр, баланы акча ярдәмендә генә укытып була, дип уйлый икән, аларга мондыйрак киңәш бирер идем. «Бишле»ләр өчен генә түгел, үсмер башкарган бүтән эшләргә дә «премия» билгеләгез. Аның күләме исә 15-20 сумнан да артык булмасын. Балагыз белән килешү төзеп, кайсы очракларда «штраф» каралуын да язып куегыз. Мондыйрак вариант ошыймы?

Керем
Текстта җибәрелгән хатасын мөстәкыйль рәвештә табу                      15 сум
Дәфтәрнең чисталыгы                                                                              15 сум
Математика буенча мисалларны мөстәкыйль чишү                              15 сум
Бүлмәдәге чисталык                                                                                  10 сум
Көндәлек гимнастика һәм гигиенаны саклау                                          20 сум
Якыннарга бүләк алганда үз өлешеңне кертү «хезмәт хакының» 15 проценты күләмендә
«Штраф»
Мәктәптәге көндәлеккә теркәлгән тәртип бозу                                     20 сум
Бертуганыңны кыерсыту                                                                         50 сум
Дәрес әзерләмәгән өчен алынган начар билге                                       30 сум
Иртәнге гимнастика ясамау                                                                    20 сум
Әдәби китаплар укымау                                                                           20 сум
Чит тел өйрәнергә теләмәү                                                                      20 сум

Тик игътибарлы булыгыз: мондый «бүләкләү» ысулы бәйлелек китереп чыгара күрмәсен!

Ничек кенә булмасын, минемчә, дөньядагы иң яхшы әйберләр бушлай бирелә. Әти-әниләрнең җылы кочагы, яхшы сүзе, эчкерсез шатлануы, бала белән бергә уздырылган вакыттан да кадерлерәк, кыйммәтрәк нәрсә бармы?! Сез җаваплы булсагыз, балагыз да сездән күреп җаваплылыкка өйрәнәчәк. Эшләргә, уңышка ирешүдән тәм табарга өйрәтсәгез, акча биреп укытуның кирәге калмаячак.

Мәдинә СОЛТАНОВА, Казанның 72нче мәктәбе педагог-психологы.

A nice girl hanging up dollars on the clothesline

Фотосурәнең чыганагы: kid101.com

One thought on “«Бишле» өчен – 400 сум?! Балага акча биреп укыту дөресме инде?! Белгечләр бу хакта ни уйлый икән?

  1. Аллага шөкер, безне беркем дә акча биреп укытмады. Укымасаң, фермага сыер саварга барырсың, дип куркыта иде әни. Хәзер заманы башка, дигән булып, балаларны кечкенәдән акча колларына әверелдерәләр. Ипләп кенә, белемнең кирәклеген аңлатсаң, бүгенге балалар да юләр түгел, аңларлар иде.

Добавить комментарий