Логотип Магариф уку
Цитата:

"Мәгариф. Татар теле" электрон журналы дөнья күрәчәк көнне хәбәр итәбез

Махсус татар теле укытучылары өчен гамәлгә куелган "МӘГАРИФ. ТАТАР ТЕЛЕ" электрон журналы 13 октябрьдә иртәнге сәгать 9.00 да "Электронная подписка" бүлегенә урнаштырылачак. Аның 1 нче саны чыгу уңаен...

Махсус татар теле укытучылары өчен гамәлгә куелган "МӘГАРИФ. ТАТАР ТЕЛЕ" электрон журналы 13 октябрьдә иртәнге сәгать 9.00 да "Электронная подписка" бүлегенә урнаштырылачак. Аның 1 нче саны чыгу уңаеннан махсус акция игълан ителәчәк.
“Мәгариф” педагогик журналы – республиканың барлык укытучыларына да хезмәт итә торган басма. Аны мәгариф системасында эшләүче һәркем өчен дә кызыклы итәргә тырышабыз, шуңа күрә биредә гомуми педагогик характердагы мәсьәләләргә зур урын бирелә. Шул ук вакытта безнең татар теле укытучыларына да күбрәк игътибар бирәсебез килә, чөнки башка төрле фән укытучылары өчен федераль күләмдә махсус басмалар шактый чыгып килә, ә туган тел укытучылары нигездә безнең журналга йөз тота. Әлеге фикердән чыгып, без “Мәгариф. Татар теле” электрон басмасын теркәдек һәм, аның беренче санын әзерләп, сезнең хөкемгә тапшырабыз. Әйтергә кирәк, әлеге электрон журналны чыгару – тулысынча үзебезнең инициатива, аны башкарып чыгу (типография, почта аша таралу чыгымнары) өчен редакция бюджетында бер тиен дә каралмаган, шунлыктан без аңа magarif-uku.ru сайтында “Электрон подписка” системасы аша (http://magarif-uku.ru/subscription/) язылу оештырабыз. Татар теле укытучылары аны pdf-файл итеп үз компьютерларына күчереп саклый, куллана ала. Кирәк булса, укытучы аны принтерда мөстәкыйль рәвештә кәгазьгә чыгара.

“Мәгариф. Татар теле” – татар телен уку-укытуга караган гамәли мәсьәләләрне яктыртуда махсуслаша. Анда татар теленнән белем бирүгә караган инновацияләр һәм алдынгы тәҗрибә яктыртыла, татар теле мөгаллимнәре өчен методик һәм дидактик материаллар бирелә, ФДБС буенча үрнәк дәрес эшкәртмәләре, дәресләрдә кулланырлык күнегүләр, тестлар һәм текстлар урын ала, укытучыларда кыенлык тудырырга мөмкин лингвистик очраклар турында галимнәрдән аңлатмалар алына – кыскасы, практик укытучы кулланма булырлык эш материалларыннан тора.

Ниһаять, татар теле укытучыларының үз басмалары булачак!


Иртәгә махсус акция хакында мәгълүмат игълан ителәчәк!

1


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яхшы әйбернең бәясе дә булырга тиеш. Автор: wow

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ