1 ноябрь 2024 яңалыклары
-
Казанда БРИКС шәһәрләре катнашында балалар фестивале үткәрергә ниятлиләр
Казанда БРИКС шәһәрләре катнашында балалар фестивале үткәрергә ниятлиләр. Әлеге инициатива Казан мэры Илсур Метшинныкы.
-
«Үзенчәлекле бала гаиләсе» Бөтенроссия конференциясенә гаризалар кабул ителә
12 декабрьдә дистанцион форматта «Үзенчәлекле бала гаиләсе» VI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак. Аның нәтиҗәләре буенча материалларның электрон җыентыгын бастыру планлаштырыла дип хәбәр итә РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте.
-
Милли китапханәдә «Текст» фестивале узачак
ТР Милли китапханәсендә 8 ноябрьдән 10 ноябрьгә кадәр «Текст» төбәкара фестивале узачак. Шәһәр халкын һәм кунакларны язучылар белән очрашулар, китап ярминкәсе, экскурсияләр, интерактив уку, воркшоп һәм башкалар көтә дип хәбәр итә Казан мэриясе.
-
«Татарча диктант» акциясендә катнашасыңмы?
Диктантта теләгән һәркем катнаша ала.
-
Котлыйбыз!
Азнакай районы мәгариф идарәсе җитәкчесе, “Мәгариф” журналының якын дусты - редколлегия әгъзасы, Зөлфия Солтангир кызы ГЫЙЛӘҖЕВАны туган көне белән ихлас котлыйбыз.
-
Халыклар бердәмлеге көнендә зур концерт
4 ноябрьдә Татарстанда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чаралар уңаеннан М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында «Безнең йорт - Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала концерты булачак.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Мәхәббәт коды — ныклы гаилә традицияләре
Мәхәббәт коды — ныклы гаилә традицияләре