16 сентябрь 2026 яңалыклары
-
Мөфти лекция укыды
Татарстан Диния нәзарәтендә мөселман яшьләре һәм барлык теләүчеләр өчен яңа Лекторий сезоны башланды. Бу – мәшһүр дин галимнәре, мөселман экспертлары, активистлар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре белән көнүзәк темалар буенча очрашулар һәм дискуссияләр циклы, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
-
Абдулла Алишны искә алдылар
15 сентябрь көнне А. Алиш исемендәге 20 нче гимназия ишегалдында урнашкан Алиш бюсты каршында каһарман-язучы, әкиятче, шагыйрь, җәлилче Абдулла Алишның тууына 118 ел тулу уңаеннан тантаналы митинг узды.
-
D3 витамины
Көзен баланың иммунитеты өчен чыннан да мөһим булган витамин – D3 витамины (яшькә карап, профилактик дозасы – 500–1000 ХБ). С витаминының зур дозалары, профилактика максатында цинклы комплекслар һәм эхинацея кабул итү – вируслардан саклану чарасы түгел, ә күпчелек очракта маркетинг алымы яки нәтиҗәлелеге фәнни яктан дәлилләнмәгән чаралар.
-
Яңа финанс схемалар: мошенниклардан сак бул!
15 сентябрь көнне «Татар информ» мәгълүмат агентлыгында «Мошенникларның киң таралган схемаларына каршы тору чаралары»на багышланган матбугат конференциясе узды.й




