7 октябрь 2026 яңалыклары
-
Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенә – 35 ел
1991 елның 30 сентябрендә Татарстан Республикасының беренче президенты тарихи карар кабул итә – Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенә нигез салына.
-
Күрсәтү алмашлыклары
«Ел укытучысы» конкурсы җиңүчеләренең эшләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Бәйгенең «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясе җиңүчесе, Казан шәһәренең 11 нче күппрофильле лицее укытучысы Резидә Зөфәр кызы Курамшина укучыларга татар теле дәресендә күрсәтү алмашлыкларын өйрәнүне кызыклы сәяхәт формасында оештыра. Табигать темасы белән бәйләнгән әлеге дәрестә тел кагыйдәләре «Кызыл китап», тыюлыклар һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре белән үрелеп бара. Укучылар төрле биремнәр, уеннар һәм иҗади эшләр аша яңа белемнәр үзләштерә, телне өйрәнү белән бергә табигатькә сакчыл караш тәрбияли.
-
Туган телләрне берләштергән мәйдан
Туган тел – халыкның хәтере, рухы һәм киләчәккә илтүче җеп. Аны бала күңеленә җиткерүче укытучы исә телне генә түгел, милләтнең рухи мирасын да саклый. Липецк шәһәрендә узган V Бөтенроссия «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» конкурсы да моны тагын бер кат дәлилләде. Россиянең 87 төбәгеннән килгән 131 педагог арасында Татарстан вәкилләре Резидә Курамшина һәм Алсу Галиева да, уңышлы чыгыш ясап, республикабызның туган телләрне укытудагы алдынгы тәҗрибәсен күрсәттеләр.
-
Камал театры сәхнәсендә 45 пар өйләнеште
Гаилә кору тантанасында Татарстанның һәр районыннан бер пар катнашты.
-
Туган тел укытучыларына — грант
Татарстанда туган тел һәм әдәбияттан укучыларны олимпиадаларга әзерләүдә зур нәтиҗәләргә ирешкән 13 педагог грантка ия булачак.
-
Баланы интернет зыяныннан ничек сакларга?
2026 елның 8 октябрендә илнең барлык мәктәпләрендә һәм көллиятләрендә «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» дәресе кысаларында «Интернет челтәрендә куркынычсызлык» темасына багышланган чаралар узачак.
-
Яшь галимнәрнең портретлары куелачак
Илнең әйдәп баручы яшь галим портретлары тиздән Россиянең 35 төбәгенә кергән шәһәр урамнарында пәйда булачак.




