Логотип Магариф уку
Цитата:

Әлмәттә яшь геологлар олимпиадасы башлана

Иртәгә, 11 июльдә, Әлмәттәге «Татнефть» ААҖ балалар лагере «Солнечный» укучылар өчен геология үзәгенә әвереләчәк. Монда Татарстаннан 36 команда, 303 укучы һәм 74 остаз, шулай ук Башкортстаннан һәм Киров өлкәсеннән кунаклар җыелачак. Яшь геологларның XII Республика ачык кыр олимпиадасының тантаналы ачылышы 11 июльдә узачак.

Унике ел эчендә олимпиада республика күләменнән чыгып, төбәкара мәйданчыкка әверелде. Төрле елларда аның катнашучылары Беларусь, Кыргызстан, Үзбәкстан, Казакъстан, Кырым һәм Россиянең төрле төбәкләреннән командалар катнашты. Әмма оештыручыларның иң зур горурлыгы –  татарстанлыларның яшь геологлар олимпиадасындагы уңышлары: 2023 елда безнең республика командалары почет пьедесталының өч басмасын да яуладылар.
Быелгы сезон программасы 11 иң катлаулы этапны үз эченә ала. Катнашучыларны геология маршруты, минералогия, нефть геологиясе, хәтта магнитометрия буенча ярышлар көтә. 
Олимпиаданың аерым әһәмияте – ул РФ Мәгариф министрлыгы исемлегенә кертелгән. Бу 10 җиңүчегә һәм 20 призерга Россиядәге профиль югары уку йортларына кергәндә өстәмә баллар алу хокукы бирә.
Ярышлар 17 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ