Татар гимназиясенең кояшлы бәйрәме
Халыкара укытучылар көне – олы бәйрәм ул. Теләсә нинди профессия вәкиле дә үзенең беренче укытучы-тәрбиячесе белән нык бәйле, һәм ул аны беркайчан да онытмый. Ата-анадан кала, кешене кеше итүче – укы...
Халыкара укытучылар көне – олы бәйрәм ул. Теләсә нинди профессия вәкиле дә үзенең беренче укытучы-тәрбиячесе белән нык бәйле, һәм ул аны беркайчан да онытмый. Ата-анадан кала, кешене кеше итүче – укытучы. Яшь буынга тәрбия һәм белем бирүче укытучының хезмәте элек-электән изге, тыныч һөнәр иясе булып саналды. Ул үз укучысы тормышында онытылмаслык якты маяк булып балкыды. Укытучының хезмәте исә хәзерге чорда болай да бик авыр, аны балалар һәм әти-әниләр хөрмәт итмәсәләр, кем аларны хөрмәтләр?!
Шул уңайдан Казандагы 155 нче татар гимназиясендә укытучыларның хөрмәтле һәм мактаулы һөнәр ияләре булуларын исәпкә алып, иң беренче чиратта, балалар, ихлас күңелдән үзләренә белем һәм тәрбия биргән укытучыларына, ветеран укытучыларга рәхмәтләрен җиткерделәр. Алар үзләренең ана телебез – татар телендәге матур сөйләмнәре, шигырьләре, биюләре һәм җырлары аша укытучыларны тәбрик иттеләр. Туган телен оныткан – туган анасын белмәс, үз телен кимсеткәннең күңелендә нур булмас. Кечкенә генә чишмә суы сусауны баскан шикелле, ана теле балага язгы кояштай үзенең нурларын ача.
Гимназия сәхнәсендә яңгыраган музыка, көй, бию, музыкаль тавышларның матурлыгы – балага бирелә торган әхлакый тәрбиянең мөһим чарасы, йөрәк һәм күңел сафлыгы чыганагы. Музыка ул – укуга, белем алуга, табигать матурлыгына, әхлакый мөнәсәбәтләргә һәм хезмәткә күңел күзен ачучы кояшлы тәрәзә. Музыка ярдәмендә бала әйләнә-тирә дөньяны гына түгел, бәлки үзенең бу тормыштагы урынын, җиһанның мәһабәтлеген, гүзәллеген дә аңлый башлый. Музыка-җыр – бала тәрбияләүнең куәтле чарасы. Бала ана теле – татар телен дә, көйнең матурлыгын үзләштерү, аңлау, тою, кичерү сәләтен дә бары тик балалык елларында гына үзләштерә ала. Балачактагы кулдан ычкындырылган мөмкинчелекләрне үсеп җиткәч булдыру бик кыен, хәтта мөмкин дә түгел. Бала күңеле туган теле – татар теленә дә, музыканың матурлыгына да бер үк дәрәҗәдә сизгер.
Әлеге гимназиянең тәрбия эше күзгә күренми, кулга тотып та карап булмый, әмма ул үзенең эшен башкара. Бөтен хикмәт уку йортында баланы ничек итеп тәрбияләүдән тора. Бала күңеле – һәрвакыт ак кәгазь: аңа ничек телисең – шулай язасың. Кояшлы матур бәйрәмнең татар телендә үтүе әнә шул хакта сөйли дә инде. Гимназия укытучылары, үз чиратларында, үз тәрбияләнүчеләренең ничаклы әдәпле, әхлаклы һәм итагатьле булуларын үз күзләре белән күрделәр. Инсафлы балалар тәрбиядән туа шул.
Гимназиянең әлеге кояшлы бәйрәмендә укучылар гына түгел, ата-аналар да бик теләп катнашты. Алар шулай ук укытучыларны чын күңелдән тәбрик иттеләр. Үзләренең ихлас күңелдән әйтелгән рәхмәтләрен, бирелгән уңай энергияләрен киләчәктә үзләренә үк әйләнеп кайтачагын белеп эш иттеләр. Шулардан танылган җырчы, сүз остасы Рамил Шәрапов үзенең моңлы да, халыкчан да булган җырларын укытучы-тәрбиячеләргә җиткерде. Җырчының күңелендә туган моңлы җыры күп йөрәкләргә сихәт бирде. Ул аларны уятты да, юатты да. Халык җырлары борынгыдан гади халык күңелендә туган. Шуңа күрә ул халык күңеленә, йөрәгенә үтеп керә. Сәнгатьнең илаһи көче бик зур, ул кешенең рухын дәвалый, аны бөек эшләргә, батырлыкларга рухландыра.
Бәйрәм ахырында гимназия диркторы Наил Равил улы Фазылов та барлык укытучыларны һәм ветераннарны әлеге олы бәйрәм белән тәбрик итте. Хезмәттә аеруча танылган педагогларга Рәхмәт хатлары һәм башка күптөрле истәлекле бүләкләр тапшырды.
Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ, педагогика фәннәре докторы
Автор фотолары

Комментарийлар