Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мин үскәч кем булам?» (Һөнәрләр белән таныштыру)

Гөлназ Сафиуллина,Казандагы татар телендә тәрбия һәм белем бирә торган 415 нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесеБүген, инновацияләр алга киткән заманда, һәркем үз баласын тормышка ярак­лашкан, белем...

Гөлназ Сафиуллина,
Казандагы татар телендә тәрбия һәм белем бирә торган 415 нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе

Бүген, инновацияләр алга киткән заманда, һәркем үз баласын тормышка ярак­лашкан, белемле, кешелекле; милләте, нәселе турында кайгырта алырлык шәхес итеп тәрбияләргә бурычлы. Шул сәбәп­ле әти-әниләр, яңа заман таләпләренә яраклашып, баланың киләчәге турында бакчада йөргәндә үк кайгырта башларга тиешләр. Нәниләрнең билгеле бер өлкәдә активрак, уңышлырак булуын вакытында күреп алу һәм аның сәләтен үстерә белү мөһим. Бу – баланың киләчәктә үз һөнәрен дөрес сайлый белүенә һәм тормышта үз урынын табуына ярдәм итәчәк.


Федераль дәүләт мәктәпкәчә белем бирү стандарты таләпләре нигезендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар «Һөнәрләр» темасы белән икенче кечкәнәләр төркемендә үк таныштырыла башлый. 3–4 яшьлек балаларда тәрбияче, табиб, пешекче, шофер һ.б. гадирәк һөнәрләр турында күзаллау тудырылса, зуррак төркемнәрдә инде алар бу һөнәрләрнең әһәмиятенә төшенәләр, үзенчәлекләрен ачыклыйлар; укытучы, композитор, игенче, тегүче кебек һөнәрләр белән танышалар, халык һөнәрчелеге турында мәгълүмат алалар.


Димәк, балалар тормышта үз урыннарын тапсын, үз халкының, милләтенең, гаиләсенең горурлыгы булып үссен өчен, аларга кечкенәдән үк тиешенчә һөнәри тәрбия һәм белем бирергә, заманча профессияләр турында дөрес күзаллау тудырырга кирәк. Бу – гомумкешелек кыйммәтләр белән таныштыруның башлангычы булып тора.


Проектның максаты:
– мәктәпкәчә яшьтәге балаларда һөнәрләр, олыларның хезмәте турында тормышчан күзаллау булдыру; аерым бер һөнәрнең мөһимлеген, актуальлеген аңлату, дәрәҗәсен күтәрү, үзенчәлекләрен төшендерү;
– әти-әниләрнең кайсы һөнәр иясе булуларын ачыклау; тәрбияләнүчеләрнең һөнәрләр турында кыскача мәгълүмат бирә алуларына ирешү;
– балада әхлаклылык, кешелеклелек сыйфатлары, аралашучанлык, тырышлык, хезмәткә хөрмәт, эш сөючәнлек тәрбияләү.


Проект түбәндәге принципларга нигезләнә:
– профессияләр турында бирелә торган мәгълүматны белем бирүгә генә кайтарып калдырмау; балаларда аерым бер һөнәргә һәм гомумән эш кешесенә ихтирам тәрбияләү; һөнәрле булуның тормышта кирәклегенә төшендерү; теге яки бу профессия белән кызыксынуларын арттыру;
– һөнәр турында алынган мәгълүматның белем бирү эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә кулланыш табуы; белемнең гамәли эшчәнлек белән бәйләнештә булуы;
– һөнәр белән таныштыруның эзлек­ле рәвештә, җиңелдән катлаулыга күчә баруы, баланың шәхси үзенчәлекләрен (тәҗрибәсен, нинди җенестән булуын, яшен һ.б.) истә тотып алып барылуы.


Проектның бурычлары
Белем бирү: балаларны һөнәрләр, аларның үзенчәлекләре белән таныштыру; аерым бер һөнәрләргә кагылышлы лексик минимум булдыру.
Тәрбияви: һөнәр иясенә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру; олылар хезмәтенең мөһимлегенә, кирәклегенә төшендерү, тырышлык тәрбияләү.
Шәхси үсеш: балаларның дөньяны танып белүгә омтылышларын, кызыксынучанлык­ларын үстерү; иҗтимагый-аралашу, сәнгати-эстетик, әхлакый үсешенә булышлык итү.


Проектта катнашучылар: зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, әти-әниләр һәм тәрбиячеләр.


Проектның чыганаклары:
● мәгълүмати чыганак: фәнни һәм педагогик әдәбият;
● белем бирү чыганаклары: мультимедиа чаралары, дидактик һәм үстереш­ле әсбаплар.


Проектны гамәлгә ашыру: видеоматериаллар, һөнәр ияләре һәм аларның башкарган эшләре турында презентацияләр, рәсемнәр һәм плакатлар карау; һөнәрләр турында әңгәмәләр уздыру; татар халкының һөнәрләре белән танышу максатыннан, шәһәрнең милли музеена экскурсия үткәрү; балаларның кул эшләреннән, рәсемнәреннән күргәзмәләр оештыру һ.б.


Проектны үтәү вакытында тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеге юнәлеш­ләренең интеграциясе:
– иҗтимагый-коммуникатив үсеш;
– танып-белү үсеше;
– сөйләм үсеше;
– сәнгати-эстетик үсеш;
– физик үсеш.


Проектның төре: танып-белү проекты, дәвамлы (озак вакытка исәпләнгән).


<…>
Тулы варианты белән «Мәгариф» журналының №2 (февраль, 2015) санында танышырга була. («Электрон подписка»да)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ