ЯҢАЛЫКЛАР
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Ульяновларча тәрбия
Данлыклы Сембер губернасы – хәзерге Ульяновск өлкәсе илбашчы Владимир Ульянов-Ленин исеме белән бәйле. Ленин бабай оныклары күптән үсеп җитеп, оныкчыклары әлеге исемне дәреслектән генә ишетеп белгән заманда, ил тарихында хәлиткеч вакыйгалар башында торган шәхес турында сөйләргә булдык. Владимир яшәгән йортка, белем алган гимназиясенә – Ульян каласына сәяхәткә дәшәбез.
-
Ризаэддин Фәхреддин турында кызыклы 10 факт
Дин галиме, тарихчы, әдип, педагог, дини реформатор, казый, мөфти, археограф, эпиграфист, шәркыят белгече, җәмәгать эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддин ике дәвердә яшәгән: XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы мәгърифәтчесе. Рухи мирасның килер буыннар өчен әһәмиятен тирән аңлаган шәхес. Совет дәүләте ХХ йөзнең 20 нче елларында дингә каршы аяусыз көрәш башлагач, Уфада яшәгән чагында, Диния нәзарәте архивын саклап калу өчен, күп кенә бусагаларны таптый, хатлар яза, документларның дингә генә нисбәтле түгеллеген дәлилли һәм татар тарихы өчен мөһим булган, бәһасез чыганакларны саклап калуга ирешә.
-
Физкультура+спорт=сәламәтлек
Спорт сәламәтлекме? Кайсы очракта файда китерәм дип зыян салырга мөмкин? Физик активлыкның төрләрен аерырга һәм тормышыбызга дөрес итеп кертергә өйрәник.
-
Гөлүсә Галләмиева: «Авылны мәктәпләр яшәтә»
Авыл – телне, милләтне саклаучы, дибез. Ә авылны яшәтүче, аңа ямь өстәп торучы үзәк – ул нәкъ менә мәктәп һәм балалар бакчалары. Апас районына сәяхәтебездә бу якта мәгариф өлкәсенә нык басым ясап, киләчәк буынга заманча белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә зур тырышлык куюларына инанып кайттык. Районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева белән әңгәмәбез бу җирлектә алып барылган эшчәнлек, уңышлар һәм хәл итәсе мәсьәләләр хакында булыр.
-
«Күңел адреслары. Тукай» театраль экскурсия маршруты
5 гыйнвардан бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел булуга багышланган «Күңел адреслары. Тукай» яңа театраль экскурсия маршруты башлана, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Бәхет таганы
2026 ел – Ат елы. Исемен җисеменә туры китереп, Казанда «100 бәхет таганы» акциясен башлап җибәрделәр.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Кукмара, Арчада Яңа ел фестивальләре
Яңа ел ялларында Арчада «Дуслык күпере» этномәдәният квесты узачак. Анда халык уеннары, коллективлар чыгышы һәм мастер-класслар үткәрелү көтелә.
-
Данлыклы Яңа Кенәр
Яңа Кенәр авылының Социалистик Хезмәт Герое Стелла Зәкиевна Габдрахманова исемен йөрткән уку йортына кайтып, авыл мәктәбенең сулышын тоеп килгән идек инде. Директоры Хәмбәл Хабил улы Зарипов белән журналыбызның «Тәртип» радиосы белән уртак проекты – «Мәгърифәт нуры» тапшыруында кабаттан күрештек.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Бөтенроссия балалар нейрохирургиясе җәмгыяте төзеләчәк
Мәскәүдә балалар нейрохирургиясе буенча VI Бөтенроссия съезды булып узды. Чара балаларда нейрохирургия авыруларын диагностикалау һәм дәвалауның актуаль мәсьәләләре турында фикер алышу өчен илнең әйдәп баручы белгечләрен берләштерде.
-
Шахмат буенча вице чемпион – Казаннан!
Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетын тәмамлаган Владислав Артемьев тиз шахмат буенча Дохада узган дөнья чемпионатында вице-чемпион титулына лаек булды!
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Мәгарифкә багышланган гомер: Фарис Харисовны туган көне белән котлыйбыз
Күренекле педагог, дәүләт эшлеклесе һәм галимне — Харисов Фарис Фахраз улын туган көне – юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз!
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Шәфкать»тә балаларга ярдәм итүнең яңа формалары
Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Өй консультанты» балаларга һәм аларның гаиләләренә иртә ярдәм күрсәтү буенча күчмә хезмәт булдыру» проекты эшли башлады.
-
Авылга береккән мөгаллим
Җаны-тәне белән авылга береккән кешеләр бар. Татарстанның халык укытучысы Мәсхүт Гарифҗанов – шундыйларның берсе. Арча педагогия училищесын тәмамлап, читтәрәк булган мәктәптә эшли башлагач та, туган авылыннан аерылмый ул. Кулында дипломы булса да, хәзерге кебек мәктәптә көтеп торучы булмаган аны. Үз юлын үзе ярып баручы авыл мөгаллиме шундый була торгандыр шул.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Кышкы «Күрше» бәйрәме
Быел кыш «Күрше» фестивале кысаларында 200 дән артык яңа ел чарасы узачак. Фестивальнең өч атнасында 60 мең кеше катнашырга өлгергән инде, аларның 27 проценты – татарстанлылар. Моннан тыш, проект Россиянең 51 төбәгеннән килгән кунакларны да колачлаган.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Кышкы каникуллар – салкын саф һавада уйнар вакыт! Кышкы уеннарны барлыйк, әйдәгез, урамга!
1. «Кар кызы» уены Уенчылар бер мәйданга җыела, арадан берсе – «Кар кызы» итеп билгеләнә. Ул мәйдан буенча йөгереп киткән уенчыларны куып тотарга тиеш. «Кар кызы» кемгә кагыла, шул «боз»га әйләнә һәм баскан урынында туктап кала.




