ЯҢАЛЫКЛАР
-
Ярдәмче TatSoft
Әле кайчан гына интервьюдан кайткач, диктофондагы аудиоязманы төннәр буе биткә төшереп, текстка әйләндерә-әйләндерә арып бетә идек. Бүген исә югары ритмлы тормышта заманча технологияләр, аерым алганда, ясалма интеллектны куллану эшне җиңеләйтү өчен менә дигән мөмкинлекләр ача. ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты белгечләре тарафыннан эшләнгән TatSoft проекты да татар телендә аралашучылар, телне өйрәнергә теләүчеләр һәм, әлбәттә, аны үз эшендә даими рәвештә кулланучыларны күздә тотып, аларга ярдәм йөзеннән тормышка ашырыла. Бүгенге көндә әлеге сервисны кулланучылар саны 2 миллионнан узды инде. Институт директоры, физика-математика фәннәре кандидаты Ринат Гыйльмуллин белән TatSoft платформасын мәгариф тармагында куллану мөмкинлекләре хакында сөйләштек.
-
«Мәгариф» журналы редакциясе вәкилләре Теләче районына эш сәфәре кылды
20 ноябрь көнне «Мәгариф» журналы редакциясе районның мәгариф мохитен өйрәнү максатыннан Теләче районына барды.
-
Татарстан педагоглары «Россия тәрбиячеләре» Бөтенроссия конкурсы лауреатлары булды
«Россия тәрбиячеләре» XIII Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. Анда Татарстан педагоглары республиканы тәкъдим итте. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
-
КФУда рус телле әдәбиятның актуаль проблемалары хакында сөйләшү узды
2025 елның 19 ноябрендә Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Р. А. Кутуй һәм Р. Р. Бохараевка багышланган «Милли әдәбият контекстында рус телле әдәбиятның актуаль проблемалары һәм перспективалары» X Халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылды.
-
Рус теле һәм әдәбиятыннан бердәм дәреслекләр кертү планлаштырыла
РФ мәгариф министры Сергей Кравцов рус теле һәм Россия Федерациясе халыклары телләрен үстерү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру буенча РФ Президенты каршындагы Советта катнашты.
-
Казан юбилеена яңа китап
Быел Казан үзенең 1020 еллыгын билгеләп үтә. Истәлекле дата Россиянең иң борынгы шәһәрләреннән саналган каланың бай тарихи-мәдәни мирасын барлау һәм тирәнтен аңлау төрле проектларга нигез салырга мөмкинлек бирә.
-
Татарстанның 30 балалар бакчасы «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» гранты иясе булды
18 ноябрьдә «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» республика гранты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы.
-
Рәмис Мөҗипов ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары итеп билгеләнде
Татарстан Хөкүмәте Рәмис Мөҗиповны республиканың мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары итеп билгеләде. Тиешле боерыкка республиканың премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.
-
Зур әҗерләр – файда кылудан
Бүген Казанда ТР мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән “Каһарманнар елы”на нәтиҗә ясалды.
-
«Мәгарифтә ясалма интеллект» онлайн-форумына чакырабыз
Сезне 25 ноябрь көнне узачак уку процессына заманча алымнар һәм инновацион технологияләр кертүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган «Мәгарифтә ясалма интеллект» онлайн-форумына чакырабыз.
-
Илсур Һадиуллин югары уку йортлары укытучыларын профессиональ бәйрәмнәре белән котлады
19 ноябрь, Михаил Ломоносов туган көнендә, Югары мәктәп укытучысы көне билгеләп үтелә.
-
Россия югары мәктәбенең алтын исемнәре
19–20 ноябрьдә Мәскәү шәһәрендә Дәүләт идарә университетында Бөтенроссия югары белем укытучылары форумы уза. Форум кысаларында «Россия югары мәктәбенең алтын исемнәре» Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
-
Әгерҗенең 7 нче «Нәни» балалар бакчасы өченче урынны алды
Әгерҗе районының 7 нче «Нәни» балалар бакчасы тәрбиячеләре «Наше время — Безнең заман» фестивалендә 3 нче урынга лаек булды.
-
Татарстанда җирле халыклар телләренең халыкара унъеллыгын үткәрү турында
Бүген «Татар-информ»да 2022–2032 елларда Татарстанда җирле халыклар телләренең халыкара унъеллыгына багышланган чараларның үтәлешенә багышланган матбугат очрашуы узды.
-
Кошман мәктәбе укучылары «Бир бишне!» бәйгесендә җиңү яулады
Казан шәһәренең Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркында «Бир бишне!» икенче республика акселераторы финалистларын бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләр арасында Кайбыч районының Кошман мәктәбе укучылары да бар, дип хәбәр итә «Кайбыч таңнары» газетасы.




