Логотип Магариф уку
Цитата:

Спортчы аутист кабат йөзә алырмы?

Метрода ялгыш тукталышта чыгып, таныш булмаган урында ялгызы адашып калган аутист баланы спецназ күнекмәләре булган таза-сау ир-ат кыйнап имгәтте. Шау-шу тынды. Бүген Володяның хәле ничек? Гаепләнүче...

Метрода ялгыш тукталышта чыгып, таныш булмаган урында ялгызы адашып калган аутист баланы спецназ күнекмәләре булган таза-сау ир-ат кыйнап имгәтте. Шау-шу тынды. Бүген Володяның хәле ничек? Гаепләнүче җәзасын алдымы?
Володя укый торган мәктәп «Дубравная» метро станциясеннән ерак түгел. Шәһәр үзәгендә аны әнисе метрога утыртып җибәрә, ә метродан чыккач, бала мәктәпкә үзе барып җитә торган була. «Әлеге мөстәкыйльлеккә ул бик шат, ни дисәң дә, 17 яшь бит инде, – ди әтисе. – Аутизм диагнозы белән туган бала бары тик гаилә җылысына гына ышана ала. Дәүләткә андыйлар кирәк түгел». Кире кайтканда исә, укытучысы озата, ә әнисе каршы ала торган була. Балаларына мәктәпкә йөрү мөмкинлеге булдырганы өчен, әти-әниләре үсмер укый торган мәктәп директорына бик рәхмәтле. Дөрес, ул башка сыйныфташлары белән укымый, аерым сыйныфта укытучысы белән шөгыльләнә. Алай да мәктәпкә укырга барып кайту да бәхет икән бит. Сау-сәламәт кеше моны аңлап кына бетерми.
19 сентябрь көнне исә, әлеге тәртип бераз гына үзгәрә. Үсмер, өенә кайтканда, кирәкле тукталышны узып китә һәм аның өчен бөтенләй таныш булмаган «Яшьлек» станциясендә чыга. Ул югалып кала. Сөйләмендә тоткарлыклар булу сәбәпле, үтеп баручылардан да ярдәм сорый алмый. Әнисенә шалтырата. Әнисе улының адашуын аңлый һәм телефонны метродагы полиция хезмәткәрләренә бирүен сорый, аларга ситуацияне үзе аңлатырмын дип уйлый. Тик шул мизгелдә бөтенләй башка килмәгән хәл була. Бала җитәкләп үтеп баручы 43 яшьлек ир-ат Володяның күкрәгенә шундый итеп суга ки, бала хәтта янәшәдәге кибет пыяласына килеп бәрелә. Торып басарга да өлгерми кала: ир-ат аның йөзенә кабат аяк белән китереп тибә. Нәтиҗәдә баланың уң як йөз сөяге сына. Алай гына да түгел, чәрдәкләнгән сөяк кыйпылчыгы баш сөягенә 9 миллиметрга үтеп керә.
– Шешләре кимегәч, берничә атнадан кабат тикшеренү узды, – ди әтисе Александр. – Сынулары башта әйтелгәнгә караганда 4 тапкыр күбрәк булып чыкты. Операция ясарга да мөмкин түгел. Бары тик көтәргә һәм яхшыга өметләнергә кала. Ахыргы нәтиҗәсе ни булып бетәсен дә белмибез бит. Володя моны бик авыр кичерә. Метродан бик нык курка.
«Социальләшү күбрәк үзебезгә кирәк»
Бу урында Володяның профессиональ рәвештә спорт белән шөгыльләнүен әйтеп узарга кирәк. Ул – интеллектуаль кимчелекләре булган спортчы-үсмерләр арасында йөзү буенча Татарстан данын яклаучы бердәнбер спортчы. Бу турыда аның тренеры Иван Волков сөйли:
– Володя бассейнга 2011 елда килде. Дөресен әйтик, моңарчы үзенчәлекле балаларны йөзәргә өйрәткәнем юк иде. Аның белән эшләү – үзем өчен дә зур тәҗрибә. Моннан 7 ел элек, шөгыльләнә башлаганда, чемпион тәрбияләү дигән максат куелмады. Төп бурыч – сәламәтләндерү иде. Суда батмыйча торырга, курыкмаска, күнегүләр ясарга... Беренче чорда монысы да авыр бирелде әле. Башка балаларга биремне әйтәсең – алар башкара. Ә Володяның игътибары бик тиз башка нәрсәләргә күчә. Тырышлык бушка китмәде. Озакламый ул мөстәкыйль рәвештә йөзәргә өйрәнде. «Планета Фитнес» клубы әгъзалары өчен клуб кысаларында ярышлар уздырыла. Нигә әле Володяга да катнашып карамаска дип уйладык. Аңа ул чакта 10 яшь иде, үзенчәлекле бала булуын искә алып, 7 яшьлекләр белән ярышты. Әйбәт нәтиҗә күрсәтте. Әлеге ярышларда Володяның катнашуына беркем дә каршы булмады. Аны биредә һәркем белә: балалар, тренерлар, әти-әниләр дә шулкадәр җылы мөнәсәбәттә. Социальләшү аңа гына түгел, һәммәбезгә дә кирәк. Үзенчәлекле кешеләр янәшәбездә яши бит. Алар белән үзебезне дөрес тота беләбезме? Ике бертөрле аутистны очратканым юк әле. Алар һәркайсы шундый үзенчәлекле кешеләр. Әйтик, бер танышымны аутист дип уйламыйсың да, синең белән рәхәтләнеп
сөйләшеп утыра ала. Тик укый белми. Ә Володя укый белә, тик сөйләме начар. Зур спортка тәүге адымнар атлавы ике ел элек булды. Башкортстанның Салават шәһәрендә йөзү буенча (спорт-ЛИН) Россия беренчелегендә катнашып, алдынгылар рәтенә кердек. Июль аенда беренче өлкән йөзүче разряды (первый взрослый разряд пловца) алды. Ноябрьдә узачак ярышларда исә спорт остасы кандидаты исемен алу максатыбыз бар иде.
– Ярышларда катнашу – сау-сәламәт олы кеше өчен дә зур стресс. Володя моны кичек кичерә? – дип кызыксынабыз.
– Тышкы кыяфәтеннән артык дулкынлана дип әйтеп булмый. Ләкин, әтисе сүзләре буенча, барыбер җитдиләнеп кала, борчыла... Ярышларга чыгу, ниндидер уңышларга ирешүләрдән соң ул йөзүгә тагын да җитдирәк карый башлады. Өстәвенә, ул анда үзе кебек үзенчәлекле балалар белән аралаша, үзен ышанычлырак хис итә, нидер булдыра алам дип куана. Бәйгеләр вакытында, остазы буларак, икебезнең арада мөнәсәбәтләр дә җылырак, ышанычлырак димме. Метро каршында кыйналганнан соң, күпмедер вакытка күнекмәләрне туктатып торырга мәҗбүр булдык. Октябрь башында гына әкренләп, сак режимда кабат бассейнга кире кайтты. Ләкин ике көн дә үтмәде, табиблар аңа йөзү белән шөгыльләнүне тыйдылар. Чөнки җәрәхәтләр башта әйтелгәнгә караганда тагын да күбрәк һәм җитдирәк булып чыкты. Хәер, җәрәхәт алып 3 көн уздымы-юкмы – ул бассейнга килгән иде инде. Әлбәттә, бернинди тренировкалар турында сүз дә юк. Тик ул барыбер, йөзмәсә дә, расписание буенча үз вакытында бассейнга килүдән туктамады. Эш шунда: аутистлар өчен төгәллек бик мөһим. Көндәлек тормыштагы ритм бозылу, кискен үзгәрешләр аларны нык дулкынландыра.
– Володяны кыйнаучы «Ул миңа «Убью» дигән сүзләр белән ташланды, төкерде», – дип аклана. Володяның агрессив чагын күргәнегез бармы?
– Аутистлар агрессив түгел. Бигрәк тә Володя. Ул бары сөйләшкәндә тавышын күтәреп эндәшергә мөмкин. «Убью» дигән сүз, беренчедән, аның лексикасында юк, икенчедән, ул теләсә дә аны ачык итеп әйтеп бирә алмый. Бу ситуациядә иң куркынычы – кыйнаучы ир-ат үзен берни булмагандай тота. Уңайсызлану, гаебен тану, гафу үтенү дә юк бит... – ди Иван Волков. Володя гына түгел, тагын бер бала язмышы тынгы бирми. Ата кеше үз баласы каршында кыйный бит ярдәмчесез калган авыруны! Иң якын кешесенең шундый кансызлыгын күргән сабыйның хис кичерешләрен кем аңлар...
Фото: rufreepi.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ