Укытучым – якты йолдызым

«Мәгариф йолдызлары» бәйгесендә җиңү яулаган укучыларның конкурс эшләрен бастырабыз. Бөгелмә районының Мостафа Өнҗәл исемендәге  татар–төрек  лицей-интернаты укучысы Инсаф Юнысовның «Укытучым – якты йолдызым» дип аталган язмасы «Минем остазым» номинациясендә беренче урын яулады. 


Минем әле мәктәпне тәмамлыйсым, хыялымны тормышка ашырырга ярдәм иткән уку йортына кереп, югары белем аласым бар. Ә хәзер мин сезгә серемне чишәм.  Мин киләчәктә укытучы булырга телим.

Укытучы! Әлеге сүзне ишетүгә күбебезнең күз алдына нәни кулларыбыздан тотып язарга өйрәткән  укытучыбыз килеп баса. Мин беләм: һәрбер кешенең дә яраткан укытучысы була. Минем дә андый кешем бар. Сүзем яраткан укытучым – инглиз теле укытучым һәм тәрбиячем – Газизов Шамил Рамил улы  турында. Башкортстанның Авыргазы районының искиткеч гүзәл табигатьле  Балыклыкүл авылында туып үскән Шамил абый  да кечкенәдән укытучы булырга хыяллана. 7 нче сыйныфтан башлап, укуын Бөгелмә районының  Мостафа Өнҗәл исемендәге  татар–төрек  лицей-интернатында дәвам итә. Кечкенәдән белемгә омтыла, үзенең мөгаллимнәренә соклана, аларның эшенә кызыга Шамил абый. Хыялы аны, лицейны тәмамлауга ук, Алабуга дәүләт педагогика институтына алып килә. Шулай итеп,  Шамил абый  инглиз теле бүлеге студенты була. Язмыш аны яңадан Бөгелмә шәһәренә, ягъни үзе   укыган лицей-интернатка китерә һәм ул бөтен барлыгы белән белем һәм тәрбия бирү дөньясына чума. Шамил абый инглиз теле укытучысы булу өстенә, малайлар  лицеенда тәрбияче буларак та хезмәт куя. Шамил абый бик күпләргә фән нигезләрен өйрәнергә, серләрен ачарга ярдәм итә. Һәр иртәдә  ул сыйныфка  кояш кебек балкып килеп керә, укучыларына җылы сүзен әйтеп, һәр баланың күңеленә ачкыч таба белә. Шамил Рамил улында мөгаллимнәргә генә хас таләпчәнлек, әтиләргә генә хас булган сабырлык, ныклык бар. Укучыларны чын күңелдән яратуы, гадел, гади булуы белән аерылып тора. Без, укучылар, аны бик яратабыз, икенче әтиебез кебек якын күрәбез, кайгы – шатлыкларыбызны аның белән уртаклашабыз. Бигрәк тә бүгенге заманда, кайбер әти – әниләр үзләренең балалары белән теләр – теләмәс кенә аралашкан, аларның рухи дөньялары белән кызыксынмаган, үз газиз баласына җылы сүз, ягымлы караш, якты йөз күрсәтергә вакыт тапмаган чорда, чит кеше баласын үзеңнекедәй яратып, матур сүзләр белән каршы алу, балаларга чиксез мәхәббәт, аларны үз балаңдай якын күрү белән белән аңлатып булыр иде. Шамил Рамилевич фән нигезләренә генә төшенергә түгел, ә көтелмәгән авыр хәлләрдән чыгу юлларын да күрсәтә, сыйныфтагы укучыларын бер – берсе белән уртак тел табарга, дөнья матурлыгын күрергә, киләчәккә ышаныч белән карап, төрле матур уй-планнар корырга өйрәтә. Шамил Рамил улы — безнең өчен һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торучы олы җанлы иптәш һәм дус та. Ул һәр укучыны шәхес итеп күрә, аларның йөрәкләренә үтеп керерлек итеп сөйли, аңлата белә. Үз укучыларында намус, гаделлек, әдәп сыйфатлары тәрбияли. Укучыларны милли рухта  тәрбияләү, халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләренә таянып, лицейда әхлак нигезләрен төшендерү — мөгаллимнең төп бурычы. Укытучым шушы бурычны намус белән үтәргә омтылып, тәрбия сәгатьләре вакытында (лицейда аларны практика вакыты дип йөртәләр) бала күңеленә иң яхшы орлыкларны гына  салып, сабыр гына матур шытымнар көтә. Инглиз теле дәресләрен дә күңелле итеп үткәрә ул. Аңламаган темаларны кат – кат аңлатырга да вакытын кызганмый. Аның белмәгән нәрсәсе юк, бөтен сорауларга җавап таба, әйтерсең, абыебыз «аяклы энциклопедия». Һәрберебезнең хәленә керә, булыша, аңлый. Аның белән бергә без лицей тормышындагы һәрбер эштә бик актив катнашабыз. Ул безне төрле бәйгеләргә әзерли. Шуңа күрә без гел югары урыннар алабыз. Нинди генә уеннар уйлап чыгармый ул. Аның «белем сандыгы» бик бай. Яхшыны яманнан аерырга да, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга да, фикерләү сәләтен үстерергә дә өйрәтә безне. Бездән чын шәхес тәрбияләргә бөтен көчен бирә. Ул укытучы гына түгел, ә чын артист та! Без, малайлар, барыбыз да Шамил абыебызны бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Шуңа да аңа ошарга тырышабыз. Абый белән сөйләшеп утыру-үзе бер гомер. Сүзләрне ашыкмыйча, уйлап кына әйтеп, һәрберсен үз урынына куеп сөйли бит ул. Аның аңлатканын теләмәсәң дә аңлыйсың. Ә дәресләрдән  соң Шамил абый безне төрле экскурсияләргә алып китә. Кышын чаңгы, тимераякта шуу, җәен футбол уйнау, төрле фильмнар карау һәм аларның эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрү, китапханәгә экскурсия оештыру  дисеңме, әллә нәрсәләр уйлап таба ул. «Яткан таш мүкләнә, йөргәне таш шомара»,- дияргә ярата Шамил абый, безне дә шул девиз буенча яшәргә өйрәтә.

Ә беләсезме, мине күптәннән бер сорау борчый. Шамил абый нишләп укытучы һөнәрен сайлады икән? Ул менә дигән тәрҗемәче булыр иде.  Абый татар, төрек, рус, инглиз телләрен тиешле дәрәҗәдә камил белә һәм  сөйләшкәндә беркайчан да  берничә телне катыштырып сөйләшми. Сөйләменең акыллы, мәгънәле, тыйнак булуы сокландыра. Чып-чын зыялы кеше инде. «Балаларны чиксез ярату, үз белгәннәремне башкаларга өйрәтәсем килү мине мәктәпкә китерде»,- ди ул үзе, өздереп кенә. Нәкъ менә андыйлар турында укытучы булып туган ул  диләр.

Шамил Рамилевич — эш өчен янып-көюче  тынгысыз җанлы мөгаллим.   Аның тырыш хезмәте югары бәяләнә. Ул — «Безнең яңа укытучы-2012» гранты иясе. Татарстан  Республикасы Мәгариф  һәм фән министрлыгы  Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Укытучым төп дәүләт имтиханы һәм бердәм дәүләт имтиханы  эшләрен тикшерү буенча да эксперт.  Укучыларын да Шамил абый үзе кебек тырыш, уку алдынгылары  итеп тәрбияли. Аның укучылары арасында  район һәм республика күләмендә үткәрелгән олимпиада  призерлары һәм җиңүчеләре шактый. Әйтергә кирәк,  болар барысы да укытучының-укучының-әти-әниләрнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Менә шул чакта мөгаллим исемен йөртү өчен табигать биргән илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман кирәклегенә тагын бер кат ышанасың.

Шамил абый  укыткан укучыларына гына түгел, үзенә дә бик таләпчән. Ул укытучы булып кына эшләми, ә укытучы булып яши дә. Ул һәрвакыт иҗади эзләнүдә, һәрвакыт үзбелемен күтәрү өстендә эшли. К. Д. Ушинскийның: «Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала», – дигән сүзләре Шамил абыйга туры килә. Чөнки дөнья, аның таләпләре туктаусыз үзгәреп тора, тормыштан артта калмас өчен, педагог үзлегеннән даими, армый-талмый эшли, укый. «English First»  курсларына язылып,  җәйге каникул вакытында Америкада булып кайтты.  Җәй көне бер төркем укучыларын Чехиягә алып барды. Чит илләрдән кайтканда, һәрвакыт укучыларына  истәлеккә кечкенә бүләкләр алып кайтуы аның юмарт һәм  укучыларын  чиксез яратуы сөйли.  Яңа ел бәйрәмнәреннән соң, Шамил абый  тәҗрибә уртаклашу өчен Америкага   китәргә җыена.  Без, 11 нче сыйныф укучылары һәм аның кул астында тәрбияләнүчеләр, аңа хәерле юллар теләп, исән-сау тизрәк кайтуын көтеп калабыз.

Шамил абый! Сез-безнең тормышның якты хәтирәсе. Төн вакытларын калдырып: «Укучыларым!»-дип өзгәләнүче, яшь буынның  әхлак-әдәбе өчен җаваплылыкны үз өстегезгә алучы хөрмәтле укытучым. Сездә күпме сабырлык һәм түземлек: кирәк вакытта мактап, кирәк чакта  үгет-нәсыйхәтне безгә сеңдерә беләсез. Авыр мизгелләрдә ярдәмче дә, хаталар ясаганда төзәтүче дә — Сез! Кабат Сезгә карыйм. Карашыгызда халкыбызга хас сабырлык, ягымлылык, шул ук вакытта таләпчәнлек тә сизелә. Хакыйкатьнең үзе –С ез, кадерле укытучым!

Фикеремне тәмамлап шуны әйтәсем килә: укытучы булу – зур җаваплылык, кешегә күктән бирелгән илаһи бер сыйфат һәм  ул мөгаллим дигән олы исеменә тап төшермичә, үзе сайлаган язмыштан читкә тайпылмыйча  атлап барырга тиеш.

 

 

 

 

Добавить комментарий