"Гаилә һәм мәктәп" журналының сентябрь саны
Сентябрь дә килеп җитте. Гаиләдәге бар кешенең тормыш рәвеше киләсе җәйгә кадәр башка режимга көйләнә: бакча, мәктәп, түгәрәкләр, чаралар... Бу мәшәкатьләргә баш-аяк белән чумганчы, журналдагы язмаларны укып, бер тын алыйк әле.
- Тышлык геройлары – Кайбыч районы Колангы авылы мөгаллимнәр гаиләсе. Гаилә башлыгы инде дүрт ел махсус хәрби операциядә катнаша.
- Китап уку культурасы тәрбиялибез: кычкырып уку файдасы, әти-әни белән бергәләп уку, иске китапларны «дәвалау»... Бу санның түрендә – галиҗәнап китап.
- Һәвакыттагыча, татарның бөек шәхесләренә урын түрдән: Офицер Заһит Гәрәев, шагыйрь Зөлфәт, опера сандугачы Галия Кайбицкая, мәгърифәтче Мозаффар Мөштәри, илбашчы В.И.Ленин үзе!
- Сәфәрләрдә туган язмалар рухын сез дә тоемлагыз әле. Ленино-Кокушкино, Кайбыч... Камчатка!
- Бакчага, мәктәпкә бару – йөз төрле җаваплылык йөкли. Ярдәмгә – белгечләр киңәше. Мәктәпкә, яңа коллективка ияләнү, витаминнарны дөрес куллану һ.б.
Язылыгыз, укыгыз! «Гаилә һәм мәктәп» – педагоглар, әтиләр һәм әниләр журналы!





Комментарийлар