Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гаилә һәм мәктәп» журналының октябрь саны

Октябрь саны дисциплина турында. Тизлек заманында мең төрле шөгыльгә өлгерәм дисәң, балалар өчен дә, әти-әниләр өчен дә ансыз булмыйдыр, мөгаен.   

  • Тышлык  геройлары – Алсу һәм Алмаз Нургалиевләр гаиләсе дә әнә, дүрт ул тәрбияләгәндә нигез – дисциплина, ди.  
  • Дин әһелләре дә ял итү ялкаулыкка әйләнмәсен өчен гел хәрәкәттә булырга кирәк дип саный.
  • 30 еллыгын билгеләп үткән Казан балалар цирк мәктәбе (Россиядә бердәнбер!) мөгаллимнәре һәм укучылары  дисциплинаның әле иминлек нигезе булуын да ассызыклый.
  • Сәфәрләрдән гыйбрәт җыеп кайттык: мари йолалары, Әлмәттәге мәгърифәтчеләр сукмагы һәм бүгенге заманча мәгърифәт учаклары!
  • Гомәр Гали, Ризаэддин Фәхреддин, Фатих Кәрими кебек олпат мәгърифәтчеләр дә, Әнвәр Хәйри, Рамил Ханнанов кебек замандашларыбыз турында да сөйләдек.
  • Белгечләрдән файдалы киңәшләр барлауны дәвам иттердек. Ясалма фәһемне дөрес куллану, парта артында дөрес утыру, көндәлек режим булдыру һ.б. 

        
Язылыгыз, укыгыз! «Гаилә һәм мәктәп» – педагоглар, әтиләр һәм әниләр журналы!

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ