Тел афәтләре
Аллаһы Тәгалә безгә күп төрле нигъмәтләр бирде.
Аллаһы Тәгалә безгә күп төрле нигъмәтләр бирде. Шушы нигъмәтләрне кеше Аллаһның рәхмәтенә, җәннәткә илтүче юлда һәм, киресенчә, Аллаһның газабына, җәһәннәмгә илтүче юлда кулланырга мөмкин. Аллаһ бүләк иткән нигъмәтләрнең берсе – ул тел. Без шушы әгъзаны көн саен кулланабыз, аның аша белемнәребезне, фикерләребезне җиткерәбез, хис-тойгыларыбызны белдерәбез. Телебезгә калеб йогынты ясый, ягъни калебнең халәте сөйләгән сүзләребездә чагыла. Хикмәт ияләре: «Тел – калебнең тәрҗемәчесе», – дип әйткәннәр.
Бер көнне Гайсә галәйһиссәләм, яһүдиләр яныннан үткәндә, үзенә карата әйтелгән начар сүзләр ишетте. Ул аларга изге сүз белән җавап кайтарды. Гайсә галәйһиссәләм янында булган кешеләр гаҗәп-
ләнеп сорадылар: «Ничек инде син үзеңә начар сүзләр әйткән кешеләргә изге сүзләр белән җавап бирдең?» – диделәр. Гайсә галәйһиссәләм аларга: «Һәр кеше үзендә булган нәрсәне сарыф итә», – дип җавап бирде.
Моннан аңлашылганча, калебендә Аллаһка карата ихласлык булган кеше изге, файдалы булган сүзләр сөйли, начарларыннан саклана. Калебтә тәкәбберлек, көнчелек, икейөзлелек, явызлык һәм башка шундый начар сыйфатлар булганга күрә, кеше сүгенү сүзләрен, гайбәт, ялган һәм төрле гөнаһлы сүзләр сөйли. Калебләребезне пакьлар өчен даими рәвештә дини белемнәребезне арттырырга, изге гамәл-гыйбадәтләр күбрәк кылырга, югары әхлаклы, әдәп-ле кешеләр белән ешрак аралашырга тырышырга кирәк. Аллаһы Тәгалә Изге Коръәндә болай дип әйтә: «Әй, иман китергән кешеләр! Аллаһ каршында гөнаһ кылудан куркыгыз һәм тугры кешеләр белән бергә булыгыз» («Тәүбә» сүрәсе, 119 нчы аять).
Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.с.) әйткән: «Адәм баласы иртә белән торуга аның һәрбер әгъзасы телгә мөрәҗәгать итә: «Аллаһ ризалыгы өчен дөрес, тугры бул, без дә тугры булачакбыз. Әгәр хаклыктан тайпылсаң, без дә тайпылырбыз» (Тирмизи).
Берәр сүз әйткәнче, әүвәл мөселман уйлап карарга тиеш. Әгәр ул әйтергә теләгән нәрсә яхшы, дөреслеккә туры килә торган һәм әҗергә лаеклы булганы ачык беленсә – әйтсен. Әгәр дә сүзләре начарлыкка китерсә яки ялган таратуга сәбәп булса, яисә бу эш аңа аңлашылмаса – сүздән тыелып торсын. Бу эш аның өчен яхшырак һәм зарарсызрак, чөнки аңа һәрбер сүзе өчен җавап бирергә туры киләчәк. Аллаһы Тәгалә әйтте: «Кешенең авызыннан чыккан бер генә сүз дә күзәтүче тарафыннан язылмый калмый» («Каф» сүрәсе, 18 нче аять).
Аллаһның расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Чынлыкта, кол Аллаһка ошый торган сүз әйтергә һәм моңа үзе игътибар да бирмәскә мөмкин, ләкин моның өчен Аллаһ аны күп дәрәҗәләргә күтәрәчәк, һәм, чынлыкта, кол Аллаһның ачуын чыгара торган нәрсә дә булса әйтергә һәм моңа үзе игътибар да бирмәскә мөмкин, ләкин моның өчен җәһәннәмгә ыргытылачак» (Бохари).
Нәрсә дә булса турында сөйләгәндә, мөселман кеше түбәндәге төп кагыйдәләрне үтәргә тиеш:
1) мөселман һәрвакытта да файда китерә торган нәрсәләр турында гына сөйләшергә һәм тыелган сүзләрдән баш тартырга тиеш. Аллаһы Тәгалә әйтте: «Алар файдасыз буш сүз сөйләми» («Мөэминнәр» сүрәсе, 3 нче аять);
2) хәтта рөхсәт ителгән нәрсәләрдә дә аз сүзле булу кирәк, чөнки рөхсәт ителгән нәрсәләр дә күп сүзле булу тыелган нәрсәгә илтә.
Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.с.) әйткән: «Аллаһны искә алу сүзләреннән кала җирдә күп сүз сөйләмә. Чөнки, чынлыкта, Аллаһны искә алудан башка күп сүз сөйләү – каты күңеллелек билгесе, ә бездән иң ерак кеше – каты күңелле кеше», – дип әйткән (Тирмизи).
Гомәр (Аллаһ аннан разый булсын) болай дигән: «Күп сөйләүче кеше күп начар сүзләр әйтә, ә күп начар сүзләр әйтүче күп гөнаһлар кыла. Күп гөнаһлы кешеләр өчен иң яраклы урын – ут»;
3) зарурлык булганда, сүз әйтергә кирәк, бигрәк тә хакыйкатьне аңлату, яхшылыкка өндәү, начарлыктан тыюга караган мәсьәләләрдә. Бу бик күркәм сыйфатлардан санала, шул ук вакытта ошбу бурычны үтәмәү буйсынмау һәм гөнаһ була, чөнки хакыйкатькә бәйле булган нәрсәне әйтмәүче – телсез шайтан.
Гыйбрәтле риваять белән танышып үтик әле. Берәүнең начар холыклы улы була. Ул еш кына сүгенә, начар сүзләр әйтә. Көннәрдән бер көнне бу егеткә әтисе бер капчык кадак бирә һәм:
– Әй, улым, кем белән булса да ачуланышканда, бакча диварына бер кадак кагып куй, – дип әйтә.
Улы беренче көнне үк утыз җиде кадак кага, әмма көннән-көн кадаклаулар күпкә кими бара, ягъни егет әкренләп ачу хисләрен тыярга өйрәнә, чөнки ул кадаклауга караганда ачу хисләрен тыеп калуның җиңелрәк икәнен аңлый башлый. Шулай итеп, бу егет ачуын тыярга өйрәнә һәм кадаклаудан бөтенләй арына. Әтисе янына барып, шушы яңалыкны хәбәр итә. Атасы аңа:
– Әй, улым, хәзер инде, киресенчә, ачуың килгәндә, барып, каккан кадакларыңны берәмләп кире суырып ал, – дип әйтә.
Күпмедер вакыт үткәч, егет әтисенә:
– Син кушканнарны эшләдем. Диварда бер кадак та калмады, барысын да суырып алдым, – дип әйтә. Атасы аны дивар янына алып барып:
– Улым, син, әлбәттә, сүземне үтәдең, ләкин диварда күпме тишек калганын күрәсеңме? Нәрсә генә эшләтсәң дә, беренче халәтендәге кебек яңа булмаячак инде. Әгәр син сабыр итә алмыйча, берәрсе белән ачуланышып, аңа авыр сүзләр әйтәсең икән, бу гамәл аның йөрәгенә шул кадаклар кебек тәэсир итәчәк. Соңыннан күпме генә гафу үтенсәң дә, барыбер күңелендә яралары калачак. Авыр сүз белән берәрсенең күңелен яралау кайвакыт кул белән яра ясауга караганда да катырак, шуңа күрә, әй, улым, якыннарың, туганнарың, дусларың һәм, гомумән, кешеләр белән аралашкан вакытыңда, авыр сүз әйтер алдыннан, бик нык итеп уйла син. Кадак кагу белән күрсәткән мисалны беркайчан да онытма, улым, – дип әйтә.
Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай дип әйтә: «Әй, мөэминнәр! Бер төркемегез икенчесен мыскыллап көлмәсен (кимсетмәсен). Бәлки алар (кимсетүче төркемнән) күпкә яхшырактыр. Бер төркем хатыннар икенче төркем хатыннардан көлмәсен. Бер-берегезне гаепләмәгез. Бер-берегезгә әшәке кушаматлар такмагыз. Иман китереп тә, әшәкелек кылу – яман гадәт. Тәүбәгә килмәгәннәр рәхимсез залим була. Бер-берегезнең гайбәтен сөйләмәгез. Телисезме берегез кардәшегезнең итен ашауны? Юк, теләмәссез. Сез аннан җирәнәсез, чирканасыз. Шуңа күрә Аллаһтан куркыгыз һәм белегез: Аллаһ тәүбә итүчеләрнең тәүбәләрен кабул итүче һәм мәрхәмәтле Зат» («Хөҗүрәт» сүрәсе, 11 нче аять).
Пәйгамбәребез (с.г.с.) үзенең бер мәшһүр хәдисендә әйткән: «Кем Аллаһы Тәгаләгә һәм Ахирәт көненә иман китергән булса, кунагын хөрмәт итсен. Кем Аллаһы Тәгаләгә һәм Ахирәт көненә иман китергән булса, күршесенә игелек итсен. Кем Аллаһы Тәгаләгә һәм Ахирәт көненә иман китергән булса, хәерле сүз сөйләсен яисә дәшмичә торсын», – дигән (Бохари, Мөслим).
Аллаһы Раббыбыз барчабызга да бары тик күркәм, файдалы, кирәкле сүзләр сөйләргә, ачу килгәндә, ярсу хисе тойгысын йотарга һәм сабыр булырга насыйп итсә иде.
Нияз хәзрәт САБИРОВ,
Апанай мәчетенең имам-хатыйбы,
тарих фәннәре кандидаты
А. Фәйзуллин фотосы
Комментарийлар