Логотип Магариф уку
Цитата:

Туганлыкны ныгыту – гомерне озайта

«Бертуган балаларым үзара гел талаша. Уенчык бүләләр, сүзгә керәләр, елаш-кычкырыш. Туганнар арасын ничек якынайтырга?» Редакциябезгә әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать иттеләр. Сер түгел, бала тәрбияләү бик нык сабырлык таләп итә. Замана баласы хәзер күбрәк күрә дә, ишетә дә, барысын да белеп тора һәм үзенчә фикер йөртә. Тик ни генә булмасын, тәрбиянең төп нигезе – үрнәк. Казанның «Әхмәтзәки» мәчете имам-хатыйбы Марат хәзрәт Гайнетдинов та әнә шул фикердә.

 

Икесенә дә гадел булырга кирәк

Туганнар арасын ничек якынайтырга, туганлык җепләрен ничек кечкенәдән сакларга соң? Бу турыда бик күпләр уйлана торгандыр. Чөнки милек бүлешеп яки үзара сүзгә килеп, дошманлашып яшәүче яки вакыт юклыкка сылтап бер-бересенең хәлен дә белешмәүче туганнар җитәрлек. Бу күренеш балалар арасында да күзәтелә. Кемдер моңа артык игътибар бирмичә, үскәч аңлар әле, дип кенә караса, кемдер нарасыйларының кечкенәдән дус-тату булып яшәвен тели. Чынлап та, безнең киләчәгебезгә, холык, гадәтләребезгә нәкъ менә бала чакта ук нигез салына. Шуңа ата-ананың балаларына карата тигез мөнәсәбәттә булуы да кирәк. Кайвакыт берсен генә күбрәк ярату, үсендерү кебек күренешләр дә булгалый. Берсе начаррак укый яки сез теләгәнчә яшәми икән, аны, ачуланып, икенчесе каршында кимсетергә ярамый. Икесенә дә гадел карашта булырга кирәк. Шулай ук ике бертуганның холыклары үзгә, кызыксынулары, дөньяны кабул итүләре төрле булган очракта да, сүзгә килү булырга мөмкин. Чөнки аларның тормыш кыйммәтләре төрле. Ә инде шушы нечкәлекләрне аңлап, аларны дуслаштырып тору, ике арада элемтәләрне өздермәү – әти-әни бурычы.

Дин кануннары белән яшәгән гаиләдә мондый нәрсәләр була алмый. Урамда шәләй-вәләй йөреп яки телефон каршында юкка вакыт үткәргәнче, баланы сабый чактан үзең белән мәчеткә алып килсәң, вәгазьләр тыңлатсаң, файдага гына. Хәзер күп кенә мәчетләрдә, шул исәптән бездә дә балалар өчен ял вакытларында лагерьлар, төрле остаханәләр эшли. Биредә алар бер-берсе белән аралаша, дуслаша, уртак тел табарга өйрәнә.

Шулай ук балага кечкенәдән үк дөрес-файдалы мәгълүмат биреп, гыйбрәтле әкиятләр сөйләп, яхшылыкка өнди торган мультфильм һәм кинолар күрсәтеп үстерү дә мөһим. Бүген интернет киңлекләрендә бала психикасына һәм холкына зыян китерә торган әйберләр җитәрлек. Бу очракта әти-әнинең күз-колак булуы, баласын дөрес юнәлешкә борып җибәрүе һәм иң дөресе үз үрнәгендә тәрбияләве кирәк. Динебездә әти-әниләрнең бала алдында хакы да зур төшенчәгә ия. Тәртипсезләнгән өчен сабыйны ачуланганчы, аңа нинди тәрбия бирүең турында уйлагыз әле. Элек бер йортта өчәр буын яшәгән, унар бала тәгәрәп үссәләр дә үзара сүзгә килмәгәннәр. Чөнки кечкенәләр әти-­әниләренең туганнарына, бер-берсенә карата мөнәсәбәтен күреп үсте.

 

Туганың белән аралашмау – гөнаһ

Әйткәнемчә, соңгы елларда туганнар белән бәйләнешне өзү күренеше еш күзәтелә. Бу хәл исламда иң зур гөнаһлардан санала. Коръәни Кәримгә күз салсак, андагы күпсанлы аятьләр ислам динендә туганлык мөнәсәбәтләренең иң югары урында булуына басым ясый, кешеләрне туганлык җепләрен тиешенчә сакларга өнди һәм туганлык хокукларын бозудан кисәтә: «Аллаһы Тәгаләдән куркыгыз, сез бит бер-берегездән Аның исеме белән сорыйсыз, һәм туганлык җепләрен өзүдән сакланыгыз» («Ниса» сүрәсе, 1 нче аять).

Әгәр дә үзебезгә иң якын тирәлекне карасак: әти-әни, бертуганнар белән аралашмау да гөнаһ дип санала. Туганлык хакы төрлечә булырга мөмкин. Мәсәлән, без әти-әниләребезгә бөтен яктан да бурычлы. Үз балаларыбыз һәм оныкларыбызга да шулай. Әти-әниләр вафат булган очракта, өлкән абый әти-әни урынына кала. Ераграк тирәлеккә исә туганнан туган, өчтуганнар, җидетуганнар керә. Элек-электән җиде буыныңны белү тиеш дип әйтәләр иде. Нәсел агачын да җиде буынга кадәр төзетәләр. Ләкин туганнар синең җиде буындагы әби-бабайлар гына түгел. Шул буын эчендә яшәгән һәрбер кеше дә синең туганың һәм алар белән араларны өзмәү, аралашып яшәү саваплы эш.

Туганлыкның нәрсә икәнен Пәйгамбәребез (с.г.с.) кечкенәдән яхшы белгән. Ата назын күрмәгән, алты яшендә әнисен югалтып бабай кулында, абыйлары карамагында үскән. 8 яшендә бабасы да вафат булып, әтисенең абыйсы Әбү Талиб өенә күчкән. 40 еллап абыйсының изгелеген тоеп яшәгән. Үсеп ныгыгач, Әбү Талибның улы Галине үз тәрбиясенә алып, очын-очка ялгап яшәүче абыйсына ярдәм иткән. Аллаһ аңа пәйгамбәрлек вазыйфасын тапшыргач та, иң элек җәннәт юлына үз туганнарын өндәргә чакырган.

 

  Хәдис

Сөекле Рәсүлебез Мөхәммәд (с.г.с.) нең шундый хәдисе бар: «Кем дә кем бу дөньяда хәерле һәм озын тормыш теләсә, туганлык җепләрен өзмәсен». Башка бер хәдистә Пәйгамбәребез (с.г.с.) дән бер кеше килеп сораган: «Йә Аллаһның илчесе, нинди эш белән мин җәһәннәмнән ерагаям, җәннәткә керәм?» Ул әйтте: «Аллаһка башка зат тиң кылма, намаз укы, зәкәт түлә һәм туганлык җепләрен сакла!» Шуңа күрә туганлык җепләрен саклаган кешене күп сөенеч, шатлык, бәхет көтә.

 

 

Туганлык җепләрен саклауның 3 шарты

Беренче шарт – сәлам бирү. Хәзер бит туганыңның хәлен белер өчен, кышкы буранда ат җигеп күрше авылга барырга кирәк түгел. Егерме беренче гасырда яшибез, телефон заманасы. Туганың хәтта Австралия, Америкада яшәсә дә, шалтыратып хәл белешергә, интернет аша да сәлам юлларга мөмкин. Никах укыган чакта яшьләргә телефон аша булса да аралашып торырга киңәш итәбез. Төрле бәйрәмнәр, атна саен җомга белән котларга мөмкин. Моның белән кулланмасак, Аллаһ каршысында җавап тотасы булачак. Җиде буын туганнарны белергә, исәннәре белән гел аралашып торырга, араны суытмаска кирәк.

 

Икенче шарт – ярдәм кулын сузу. Садака биргәндә, корбан чалганда да, иң беренче туганнарны уйлау тиеш. Мохтаҗ туганнарыбызга беренче булышу лязем. Аларга ярдәм итү үзебезгә дә нур һәм бәрәкәт булып кайта. Шуңа күрә Аллаһы Тәгәлә «Ән-Ниса» сүрәсенең 176 нче аятендә: «Аллаһка табыныгыз һәм ширек кылмагыз. Әти әниләргә, туганнарга, ятимнәргә, фәкыйрьләргә... ярдәм кулын сузыгыз», – дип әйтә. Димәк, карендәшләребезгә ярдәм кулын сузып яшибез икән, Аллаһ кушканны эшлибез һәм Аллаһы Тәгәләнең сөекле бәндәләреннән булырбыз. Имам Бухари язган хәдисләр җыентыгында шундый хәдис бар: «Туганнарына карата игътибарсыз булган, хәлләрен белмәгән, аларга ярдәм кулын сузмаган, булышмаган кешеләр җәннәткә кермәс».

 

Өченче шарт – зыян салма. Туганыңа зыян саласың икән, ул шул ук мизгелдә үзеңә кире кайта. Моннан тыш, бер-берегезне гафу итү, кичерә белү дә кирәк. Беребез дә әүлия түгел, һәркем ялгышырга мөмкин.

Моның дәлиле – Коръәннең «Нур» сүрәсенең 22 нче аяте. Галимнәр дә аны үтәү өчен иң авыр аять, диләр. Намаз укырга да, ураза да тотарга була, ә менә күбесе абый-апаның авыр сүзен күтәрә алмый. «Арагызда фазыйләткә hәм малга ия булганнарыгыз, бүтән туганнарга, мескеннәргә, Аллаһ юлына күчүчеләргә бүтән булышмыйбыз дип ант бирмәсен. Алар гафу итсен, киң күңелле булсын. Сез теләмәс идегезме, Аллаһ сезне гафу иткәнен? Аллаһ гафу итүче, рәхимле...»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ