Логотип Магариф уку
Цитата:

Ә бездә – яңа конкурс!

«Галә һәм мәктәп» журналы ТР Диния нәзарәте, Россия ислам институты белән берлектә уздырган «Таян Аллаһка!» әдәби бәйгесенең яңа сезоны старт ала.

Әлеге бәйгенең иң тәүгесен җәмәгать эшлеклесе, тарихчы Вәлиулла Якупов оештыра. Шул еллардан бирле яшәп килгән бәйгенең асылы – дини тема, татар телендә һәм анда һәвәскәр язучылар – иҗат эше белән профессиональ шөгыльләнмәгән 10 яшьтән 75 яшькә кадәр теләгән кеше катнаша ала.   

Әдәби әсәрләрне түбәндәге темалар белән бәйләргә була:

  • Габдулла Тукай һәм ислам дине.
  • Мулла малае Фатих Әмирхан.
  • Мәгърифәт юлында – дин әһелләре.
  • Коръән – тормыш китабы. 
  • Дини тәрбия үрнәкләре.

Иҗат эшләрен кабул итү этабы башланды, ул 31 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Тулырак нигезләмәдә.

Катнашыгыз, һәр бәйге файдалы гыйлем арттырырга бер сәбәп кенә ул!

Фото: ТР мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ