11 ноябрь 2026 яңалыклары
-
Анзор Мусаев мәктәп укучыларының әти-әниләре белән Бөтенроссия очрашуы үткәрә
2026 елның 17 ноябрендә сәгать 10:00 дә Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Мусаев онлайн форматта мәктәп укучыларының әти-әниләре белән очраша. Бөтенроссия очрашуы, традиция буларак, һәр ел үткәрелә. Туры эфир вакытында Анзор Мусаев һәм ведомство белгечләре чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләрен борчыган сорауларга җавап бирәчәк.




