Логотип Магариф уку
Цитата:

12 февральдә «Россия чаңгы юллары» узачак

Кышын Казанда спортның 10 төре буенча 36 спорт-массакүләм чара үткәрү планлаштырыла. Аларда 35 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә. Кышкы спорт программасы турында тулырак итеп шәһәр Башкарма комите...

Кышын Казанда спортның 10 төре буенча 36 спорт-массакүләм чара үткәрү планлаштырыла. Аларда 35 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә. Кышкы спорт программасы турында тулырак итеп шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов сөйләде.
«Россия чаңгы юллары» гадәттәгечә иң массакүләм вакыйга булачак. Ул 2022 елның 12-нче февралендә узачак. Альберт Салихов искә төшергәнчә, узган ел Казанда ярышлар 21 меңнән артык спортчы катнашында дүрт мәйданчыкта узды. «Быел без катнашучылар саны артыр дип көтәбез, шул исәптән стартның яңа урыны – Мирный торак массивында урнашкан чаңгы-биатлон комплексы исәбенә», – дип билгеләп үтте Альберт Салихов.
Казанда рәсми чаңгы сезоны 25-нче декабрьдә ачылачак – бу көнне Юдино бистәсендә «Локомотив» стадионында чаңгы ярышлары узачак. Казанда кыш көне барлыгы 11 чаңгы старты узачак, алар арасында 55-нче Казан чаңгы марафоны һәм 47-нче Казан яшүсмерләр чаңгы марафоны. «Бу ярышларга ел саен халыкара ярышларда берничә тапкыр чемпион булган илебезнең әйдәп баручы спортчылары килә», – дип хәбәр итте Альберт Салихов.
Быел шулай ук чаңгы ярышлары буенча Казан Мэры кубогы да узачак. Аны уздыру урыны «Казан» халыкара ат спорты комплексы булачак. Спорт ярышлары А.В.Турусов исемендәге «Алтын алка» турниры кысаларында яшь хоккейчылар арасында да узачак. Җыелма командалар гомуми белем бирү мәктәпләре, ишегалды командалары, яшүсмерләр клублары һәм спорт мәктәпләре базасында «Спорт» һәм «Ишегалды спорты» дивизионнарында дүрт яшь төркемендә оештырылачак. Ярышларда барлыгы 2 меңнән артык бала һәм яшүсмерне колачлаган 100-дән артык команда катнашачак.
Шәһәрнең ябык һәм ачык боз мәйданчыкларында фигуралы шуу һәм тимераякта шуу буенча бөтенроссия ярышлары узачак. Алар арасында 2022 елның февраленә билгеләнгән «Хезмәт резервлары» стадионында узачак тимераякта шуу буенча «Лед надежды нашей» бөтенроссия массакүләм ярышлары да бар.
Быел беренче тапкыр «Черек күл» паркында үткәрелгән кышкы II Спорт төрләре буенча фестиваль кульминация булачак. «Бу сезонда кабат катнашучыларның да, күзәтүче халыкның да күңеленә хуш килгән шорт-трек, фигуралы шуу, керлинг, туплы хоккей һәм башка күп кенә юнәлешләр буенча ярышлырны уздыруны күздә тотабыз», – дип сөйләде Альберт Салихов.
Шуның белән бергә, яңа ел бәйрәмнәре чорында һәм кышкы сезон тәмамланганчы атна саен чаңгыда һәм тимераякта шуарга, керлинг уйнарга өйрәтү буенча бушлай мастер-класслар һәм тренировкалар, шулай ук күрсәтмә чыгышлар һәм кышкы спорт төрләре буенча күңелле стартлар үткәреләчәк. Планлаштырылган чаралар турында тулырак мәгълүмат KZN.RU порталында һәм Казан Физик культура һәм спорт комитетының социаль челтәрләрендә бастырылачак.
Чыганак: Казан мэриясе

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ