Логотип Магариф уку
Цитата:

Актаныш гармунчылары яңа проект белән авылларга йөри

Актаныш районының дан-шөһрәтле «Баламишкин» гармунчылар ансамбле «Күңелләрдән – гармуннарга, гармуннардан – авылларга» проекты белән авылларга мәдәни десант ясый. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.Әле...

Актаныш районының дан-шөһрәтле «Баламишкин» гармунчылар ансамбле «Күңелләрдән – гармуннарга, гармуннардан – авылларга» проекты белән авылларга мәдәни десант ясый. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Әлеге матур проектны танылган сәнгатькәр һәм блогер, ансамбль, Иске Сәфәр мәдәният учагы җитәкчесе Илдус абый Һарунов оештыра. 
«Агымдагы елда тәүге тукталыш Меңнәр авылында үткән. Халыкка бик ошаган, районда яшәүчеләрнең яше-карты да зур теләк белән кушылган. Проект озын гомерле булсын!» – диелгән хәбәрдә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Армия генералы Мәхмүт Гәрәевне искә алдылар

Мәскәү өлкәсенең Мытищи шәһәрендә Федераль хәрби мемориаль зиратта армия генералы, хәрби һәм тарих фәннәре докторы, Бөек Ватан сугышы катнашучысы Мәхмүт Гәрәевне искә алдылар. Аның турында «...

Армия генералы Мәхмүт Гәрәевне искә алдылар
Мәскәү өлкәсенең Мытищи шәһәрендә Федераль хәрби мемориаль зиратта армия генералы, хәрби һәм тарих фәннәре докторы, Бөек Ватан сугышы катнашучысы Мәхмүт Гәрәевне искә алдылар. Аның турында «Татар-информ» хәбәр итә. 
Чарага аның гаилә әгъзалары, туганнары, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиле һәм Мәскәү татарларының милли-мәдәни автономиясе вәкилләре килгән иде, дип хәбәр итә Россия Мөфтиләр шурасы.
23 июльдә Мәхмүт Гәрәевнең тууына 99 ел тулды. Шул уңайдан чарага җыелучылар хәрби җитәкчене искә алды.

Мәхмүт Гәрәев – биш сугышта катнашкан легендар шәхес. Аның күпсанлы бүләкләре арасында дүрт Кызыл Байрак ордены, өч Кызыл Йолдыз ордены, Бөек Ватан сугышының I дәрәҗәдәге ике ордены һәм башкалар бар. Мәхмүт Гәрәев актив җәмәгать эшлеклесе булган, Мәскәүнең татар автономиясе уздырган чараларда катнашкан.

Изображение: Институт Татарской энциклопедии

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ