Логотип Магариф уку
Цитата:

Армия генералы Мәхмүт Гәрәевне искә алдылар

Мәскәү өлкәсенең Мытищи шәһәрендә Федераль хәрби мемориаль зиратта армия генералы, хәрби һәм тарих фәннәре докторы, Бөек Ватан сугышы катнашучысы Мәхмүт Гәрәевне искә алдылар. Аның турында «...

Мәскәү өлкәсенең Мытищи шәһәрендә Федераль хәрби мемориаль зиратта армия генералы, хәрби һәм тарих фәннәре докторы, Бөек Ватан сугышы катнашучысы Мәхмүт Гәрәевне искә алдылар. Аның турында «Татар-информ» хәбәр итә. 
Чарага аның гаилә әгъзалары, туганнары, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиле һәм Мәскәү татарларының милли-мәдәни автономиясе вәкилләре килгән иде, дип хәбәр итә Россия Мөфтиләр шурасы.
23 июльдә Мәхмүт Гәрәевнең тууына 99 ел тулды. Шул уңайдан чарага җыелучылар хәрби җитәкчене искә алды.

Мәхмүт Гәрәев – биш сугышта катнашкан легендар шәхес. Аның күпсанлы бүләкләре арасында дүрт Кызыл Байрак ордены, өч Кызыл Йолдыз ордены, Бөек Ватан сугышының I дәрәҗәдәге ике ордены һәм башкалар бар. Мәхмүт Гәрәев актив җәмәгать эшлеклесе булган, Мәскәүнең татар автономиясе уздырган чараларда катнашкан.

Изображение: Институт Татарской энциклопедии

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Бөтендөнья татар конгрессының программасы

2022 елның 30  июль – 2  август көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VIII Съезды уздырыла.ПРОГРАММА30 июль (шимбә)14.00-18.00 – Кунакларны һәм делегатларны каршы алу, тер...

Бөтендөнья татар конгрессының программасы
2022 елның 30  июль – 2  август көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VIII Съезды уздырыла.
ПРОГРАММА
30 июль (шимбә)
14.00-18.00 – Кунакларны һәм делегатларны каршы алу, теркәү, кунакханәләргә урнаштыру (кунакханәләрдә)
16.00-18.00 – Кичке аш (тору урыннарында)
18.00-21.00 – «Печән базары» заманча татар дизайны һәм татар шәһәр мәдәнияте фестивале (Кабан күле яр буе, Иске Татар бистәсе, Ш. Мәрҗани урамы)
21.00-21.30 – Тору урыннарына кайту
31 июль (якшәмбе)
07.00-08.00 – Иртәнге аш (тору урыннарында)
08.00-11.00 – Изге Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгына бару
11.30-12.00 – Изге Болгар җирлегендә Бөтендөнья татар конгрессының VIII Съезды делегатларын сәламләү (Ислам динен кабул итүнең истәлек тамгасы)
12.00-12.30 – Өйлә намазы
12.30-14.00 – Төшке аш
14.00-17.00 – Съезд делегатлары һәм кунаклары өчен Изге Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгы буенча экскурсия
17.00-20.00 – Казанга кайту
20.00-21.00 – Кичке аш (Оренбург тракты ур., 5/4 – «Туган авылым» рестораны хезмәт күрсәтә)
21.00 – Тору урыннарына кайту
1 август (дүшәмбе)
07.00-08.00 – Иртәнге аш (тору урыннарында)
08.00-08.30 – «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгенә бару (Күргәзмә ур., 1)
08.30-09.30 – «ТАССРның 100 еллыгы әләме белән истәлек фотосы» акциясе («Казан Экспо»Халыкара күргәзмә үзәге, Күргәзмә ур., 1)
08.30-18.00 – Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллык тарихына багышланган күргәзмә эше («Казан Экспо»  Халыкара күргәзмә үзәге, Күргәзмә ур., 1)
09.00-10.00 – Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы («Казан Экспо»» Халыкара күргәзмә үзәге, Күргәзмә ур., 1)
10.00-13.00 – Дискуссия мәйданчыклары эше:

  1. Идел Болгарстанында ислам динен кабул итүгә 1100 ел. Татар дөньясы һәм ислам дине.

  2. Милли мирас. Татар мәдәнияте: бүгенгесе һәм киләчәге.

  3. Милли үзаңны тәрбияләүдә шәҗәрәнең әһәмияте. Гаиләнең, балалар бакчасы һәм мәгариф системасының роле.

  4. Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек.

  5. Тарихи шәхесләр һәм хәзерге заман татар дәүләт эшлеклеләре: милли горурлык тәрбияләү мәсьәләләре.

  6. Татар төбәк тарихын һәм татар тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү мәсьәләләре.

  7. Татар мәгълүмат кыры: алда торган бурычлар.


13.00-14.00 – Төшке аш («Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге, Күргәзмә ур., 1)
14.00-16.00 – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразиев катнашында съездны ачу тантанасы («Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге, Күргәзмә ур., 1)
16.00-18.00 – Татар халкының сәнгать осталары концерты («Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге, И. Шакиров исемендәге концертлар залы, Күргәзмә ур., 1)
19.00-20.00 – Кичке аш (Оренбург тракты ур., 5/4 – «Туган авылым» рестораны хезмәт күрсәтә)
20.00 – Тору урыннарына кайту
2 август (сишәмбе)
07.00-08.00 – Иртәнге аш (тору урыннарында)
08.00-09.00 – «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгенә бару (Күргәзмә ур., 1)
10.00-13.00 – Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында пленар утырыш («Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге, И. Шакиров исемендәге концертлар залы, Күргәзмә ур., 1)
13.20-14.00 – Эшлекле төшке аш форматында Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының яңа составта беренче утырышы (Милли Шура әгъзалары өчен; «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге, Күргәзмә ур., 1)
14.00-15.00 – Тантаналы төшке аш (Оренбург тракты ур., 5/4 – «Туган авылым» рестораны хезмәт күрсәтә)
15.00 – Съезд делегатлары һәм кунакларының китүе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ