Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысы. Авыл тәрбиячесе – 2026» бәйгесендә катнашмый калма!

«Авыл укытучысы. Авыл тәрбиячесе – 2026» бәйгесенә гаризалар 17 июльгә кадәр кабул ителә.

I  этап (17 июльгә кадәр)

Катнашучылар тәкъдим ителгән темаларның берсенә иҗади эш (эссе)  җибәрәләр:

- «Авыл мәктәбе: кичә, бүген, иртәгә»;

- «Минем дәрес»: авыл укытучысы язмалары;

- «Минем сыйныф»: сыйныф җитәкчесе тормышы.

 II  этапта  Беренче этап җиңүчеләре жюрига эш тәҗрибәсеннән видеоролик тәкъдим итәләр.

 (20 июльдән 28 августка кадәр)

 III этапта 12 җиңүче – 8 укытучы һәм дүрт тәрбияче катнаша. Алар ачык дәрес яки шөгыль күрсәтәләр.

(25 сентябрь) 

Конкурска түбәндәге темалар буенча, дәрес, дәрестән тыш эшчәнлек, шөгыль, мастер-класс (балалар бакчалары өчен) җибәрергә кирәк:

— Россия халыклары бердәмлеге елы;
— Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы;
— Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 140 ел;
— Халык мәгарифе эшлеклесе, Россия Мәгариф академиясе һәм Татарстан Фәннәр академиясе академигы, Россиянең атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Дәүләт бүләге лауреаты Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтовның (1926–2008) тууына 100 ел.

Конкурста I, II  һәм III дәрәҗәдә дипломнарга ия булучыларга акчалата премия бирелә һәм кызыксындыру  бүләкләре каралган.

Татар һәм рус төркемендә эшләүчеләр өчен «Иң яхшы тәрбияче – 2026»  махсус номинациясендә  бүләкләр каралган.

Бәйгегә эшләр «Конкурс «Авыл укытучысы. Авыл тәрбиячесе – 2026» тамгасы белән magarif.aul@mail.ru электрон адресына кабул ителә.

Нәтиҗәләр magarif-uku.ru. сайтында урнаштырылачак.

Нигезләмә

Фото: Альберт Сабир

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ