Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар өчен «Слэм» фестивале

27  августта «Черек күл» паркында «Слэм» заманча шигърият Бөтенроссия фестивале узачак. Казанлылар шигъри юнәлешләр турында белә һәм заманча авторлар белән таныша алачак. Бу хакта Казан мэриясе х...

27  августта «Черек күл» паркында «Слэм» заманча шигърият Бөтенроссия фестивале узачак. Казанлылар шигъри юнәлешләр турында белә һәм заманча авторлар белән таныша алачак. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә. 

«Слэм» программасы ике өлешкә бүленгән: көндез мәйданчыкта китап маркеты һәм своп, төрле нәшриятлар вәкилләре белән әдәби лектория оештырылачак, шулай ук биредә балалар арасында китап укучылар конкурсы узачак. Кичкә таба паркта «Башка сүз» шигъри спектаклен күрсәтү, бөтен Россиядән заманча шагыйрьләр чыгышы һәм «Слэм» поэзиясенә ярдәм итү программасы резидентларыннан шигъри перфоманс уздыру планлаштырыла.
Фестивальгә керү алдан теркәлү буенча ирекле. Тиздән тулы программа анонсы «Слэм» Telegram-каналында һәм «ВКонтакте» социаль челтәре бергәлегендә бастырылачак. 
Фестиваль тамашачыларны поэзия формалары һәм юнәлешләре белән таныштыру, шәһәр халкына чыгыш ясаучы артистлар үрнәгендә шигъриятнең ни дәрәҗәдә төрле булырга мөмкин булуын һәм безнең һәркайсыбыз көндәлек тормышыбызда шигырь белән ничек еш очрашуын күрсәтү максатыннан оештырылган.

 

Фото: «СЛЭМ» заманча шигърият фестивале матбугат хезмәте


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ