Логотип Магариф уку
Цитата:

Байлар Сабасында журналистлар Сабан туе

Бүген Байлар Сабасында «Татмедиа» җәмгыятенең 15 еллыгына багышланган журналистлар Сабан туе үтә.Бәйрәм бүләк җыю йоласы белән башланып китте. Сабан туена «Татмедиа»ның 65 филиалыннан журналистлар кил...

Бүген Байлар Сабасында «Татмедиа» җәмгыятенең 15 еллыгына багышланган журналистлар Сабан туе үтә.
Бәйрәм бүләк җыю йоласы белән башланып китте. Сабан туена «Татмедиа»ның 65 филиалыннан журналистлар килгән. Аларны Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков сәламләде.
 


«Татмедиа» тарихында мондый чараның булганы юк иде әле. Журналистлар бәйрәм саен кеше ял иткәнне күрсәтә. Бүген үзебез дә ял итик. Бәйрәм дәвамлы булсын», – дип сөйләде Айдар Сәлимгәрәев.
 
                                                                                                           
Марат Әхмәтов журналистларга: «Сезгә хезмәттәшләрем дип әйтәсем килә, чөнки республикабызда туган телен саклау мәсьәләләрен сездән башка һич кенә дә күз аллына китерә алмыйм. Эшли башлаган беренче көннән бирле, халкыбыз күңелендәге рухи бушлыкны тутыру өчен сезнең һәркайсыгыз белән якын булырга, уртак проектлар булдырырга тырыштык. Бу өлкәдә әле тырышырга да тырышырга. Барыгызга да уңышлар телим», – дип мөрәҗәгать итте.

 


Әлеге бәйрәмне оештыручы Шамил Садыйков «Татарстанны Татмедиадан башка күз алдына да китереп булмый. Бүген барлык журналистларга да рәхмәтемне җиткерәсем килә. Киләчәктә дә шулай матур итеп бәйрәм итәргә, эшебезнең нәтиҗәсен күрергә язсын»,– дигән фикерләрен җиткерде.
                                                                                      
Көянтә белән су ташу, кашыкка йомырка салып йөгерү, аркан тарту, чаңгыда күмәк йөрү һәм әлбәттә, милли көрәш. Бүген мәйданда журналистлар көч сынаша. Шулай ук редакцияләрдән волейбол командалары да килгән иде. Балалар өчен аерым мәйданчык эшләде.

Аркан тарту ярышында ир-атлар арасында беренчелекне «Мамадыш-информ» яулады. Икенче урында «Татмедиа»ның редакторлар командасы, өчтә – «Казанские ведомости». 

Хатын-кызлар арасында Спас районының җыелма командасы җиңде. Икенче урында «Әтнә-информ», өченчедә – Мөслим районы редакциясе.

Ә инде көрәш буенча абсолют батыр булып, «Шәһри Казан» журналисты Фәрит Салихов калды. “Мин бу җиңүне бер ун ел көттем. Журналистлар арасында Сабантуй үткәрелсен иде дигән теләгем, тормышка ашты,“– дип сөйләде ул.

 


Фәния ЛОТФУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ