БДИ буенча минималь баллар билгеле
Россия Мәгариф министрлыгы киләсе елда узачак Бердәм дәүләт имтиханнарының минималь балларын раслады.
Бу турыдагы рәсми документ норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында урын алачак.
Министрлык белдергәнчә, рус теле һәм җәмгыять белеменнән имтихан тотучылар кимендә 42 балл җыярга тиеш. Информатикадан баллар исәбе 44, география һәм әдәбият фәннәре буенча 40 баллдан түбән булмау шарт. Математика, физика, химия һәм биология буенча минималь балл – 39, тарихтан – 35, ә чит телләр өчен 30 дип билгеләнгән.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Казанлыларны ноябрьдә өстәмә яллар көтә
Шәһәрлеләр Халыклар бердәмлеге көнен һәм ТРның Конституция көнен бәйрәм итәчәк.
4 ноябрьдә казанлылар Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәчәк. Шуңа бәйле рәвештә, шимбә, 2 ноябрь, ял көнен 30 апрельгә күчерү сәбәпле, эш көне булачак. Шул ук вакытта эш вакыты бер сәгатькә кыскарачак.
Киләсе ял көне 6 ноябрьгә – Татарстан Республикасы Конституциясе көнен бәйрәм итүгә туры киләчәк. Сишәмбе, 5 ноябрьдә, эш вакыты бер сәгатькә кыскарачак, дип хәбәр итә ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте.
Казан Мэриясе сайты материаллары буенча
Денис Гордийко фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар