Логотип Магариф уку
Цитата:

БРИКС саммиты вакытында Казан мәктәпләре ничек эшлиячәк?

Казанның барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә 21 октябрьдән 29 октябрьгә кадәр көзге каникуллар булачак. Бу вакытта аларда административ командалар гына эшләячәк. Әлеге вакыт аралыгында балалар белән күчмә чаралар туктатыла дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Шәһәр балалар бакчаларында дежур төркемнәр эшләячәк. Балаларын өйдә калдыра алган ата-аналарга, ул көннәр өчен түләүне яңадан исәпләячәкләр.

Өстәмә белем бирү учреждениеләре 21-24 октябрьдә үз эшләрен туктатып тора. Хезмәткәрләр эше дистанцион форматта оештырылачак. 25 октябрьдән гадәти эш режимына кайтачаклар.

Югары уку йортлары һәм махсус урта уку йортлары студентлары 27 октябрьгә кадәр дистанцион форматта укыячак.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ