Логотип Магариф уку
Цитата:

Бушлай сишәмбе! Музейларга бушлай керү көне

Айның беренче сишәмбесе – 4 февраль көнне – Татарстан Республикасы Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керергә мөмкин.

–Татарстан Республикасы Милли музее – Кремль урамы, 2

–  А. М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музее – Горький урамы, 10

– Е. А. Боратынский музее – Горький урамы, 25/28

– В. И. Ленин музей-йорты – Ульянов урамы, 58

–  Габдулла Тукай әдәби музее – Тукай урамы, 74

–  1941–1945 еллар Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы – Кремль, Шейнкман тыкрыгы, 12

–  Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры – Островский урамы, 15

–   Каюм Насыйри музее – П. Коммунасы урамы, 35

–  Муса Җәлил музей-фатиры – Горький урамы, 17, 28 нче фатир

–  Нәҗип Җиһанов музее – Кече Кызыл урамы, 14, 11 нче фатир

–  Л.Н.Толстой музее – Япеев урамы, 15

–  Печище авылында Янка Купала музее – ТР Югары Ослан районы, Печище авылы, Калинин урамы, 5

–   Красновидово авылында А. М. Горький музее –  ТР Красновидово, Кама Тамагы районы, Красновидово авылы, Горький урамы, 17

Фото: culture.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

«Татарстан Республикасы ел студенты – 2024» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

25 гыйнвар «Татарстан Республикасы ел студенты – 2024» премиясе җиңүчеләрен бүләкләделәр.

«Татарстан Республикасы ел студенты – 2024» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Гран-прины Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Яр Чаллы филиалы студенты Светлана Вяткина алды. Аны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүләкләде.

 – Студентлар белән мондый форматта очрашу – искиткеч традиция. Республикабыз югары уку йортларында 150 меңнән студент  укый, шул исәптән башка илләрдән дә. Сез – бәхетле кешеләр, чөнки сез Татарстанда белем аласыз. Биредә бик күп масштаблы предприятиеләр эшли, анда сезнең осталык һичшиксез кирәк булачак», — дип мөрәҗәгать итте тантанада җыелган студентларга республика парламенты җитәкчесе.

 Гран-при иясе 2023–2024 елларда Россия Президенты стипендиясен алган. Ул шулай ук Россиянең топ-100 студенты исемлегенә кергән.

Фото: «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ