Логотип Магариф уку
Цитата:

Иң кыйммәтле белгечлек – дизайнер

Сизәсезме: урамда нинди кызу: чын челлә көннәр инде менә. Урамда гына түгел, югары уку йортларында да бу көннәрдә чын «урак өсте». Абитуриентлардан документлар кабул итү бара, һәм ул 25 июльгә кадәр д...

Сизәсезме: урамда нинди кызу: чын челлә көннәр инде менә. Урамда гына түгел, югары уку йортларында да бу көннәрдә чын «урак өсте». Абитуриентлардан документлар кабул итү бара, һәм ул 25 июльгә кадәр дәвам итәчәк әле. Быел Татарстанда вузларында абитуриентлар 20 меңнән артык бюджет урынына дәгъва итә ала. Студент булырга җыенган яшьләр арасында икътисад һәм идарә, мәгариф һәм педагогика өлкәсе, информатика һәм исәпләү техникасы, электр һәм җылылык энергетикасы, юриспруденция иң зур ажиотаж тудырган белгечлекләр һәм юнәлешләр булып санала.
Кайбер уку йортлары исә, хезмәт базарындагы ихтыяҗны күзаллап, быелдан яңа юнәлешләр буенча студентлар әзерли башларга ниятләп тора. Әйтик, моңарчы 17 юнәлеш буенча студентлар укыткан Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясе үзендә биатлон, укчылар спорты, регби юнәлешләре буенча белгечләр укытырга керешә. Ә КФУ исә күп телле мәктәпләрдә эшли алырдай укытучылар әзерли башлый. Быел татар, рус һәм инглиз телләрендә белем бирә алырдай мөгаллимнәр әзерләү максаты куелган бүлеккә 25 әр студенттан торган биш төркем тупланырга тиеш.
Бюджет урыннарына эләгердәй БДИ баллары булмаганнар исә түләүле бүлекләргә кереп укый алачак.
Әле моңарчы яшьләр арасында икътисадчы һәм юрист белгечлекләре бик популяр йөри иде. Узган ел Казан дәүләт медицина  университетында түләүле уку бәясе елына 210 мең сум булган теш табибы иң кыйммәтле белгечлек саналган булса, быел исә дизайн белгечлеге медицинаны да күзкә уздырган. Әйтик, КФУда һәм КИТТУ-КХТИда  бу белгечлекне үзләштерергә җыенучыларның бер еллык укуы 260 340 сум белән бәяләнәчәк. Менә кайда ул «бай» студентлар!

Таһир САБИРҖАНОВ 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ