Логотип Магариф уку
Цитата:

Кара миләштән кайнатма рецепты

Мамадыш районы Олыяз авылында яшәүче Гөлнара Галимуллинадан кара миләштән кайнатма рецептын тәкъдим итәбез.Ингредиентлар: 1 кг кара миләш, 1 кг шикәр комы, 1 стакан су. Шулай ук бу...

Мамадыш районы Олыяз авылында яшәүче Гөлнара Галимуллинадан кара миләштән кайнатма рецептын тәкъдим итәбез.
Ингредиентлар: 1 кг кара миләш, 1 кг шикәр комы, 1 стакан су. Шулай ук бу кайнатмага 1 кг өшегән чия, 0,5 кг өшегән җир җиләге салырга мөмкин.
Башта ширбәт ясарга - суга шикәр комы салып кайнатып чыгарырга. Ширбәткә миләшне салып 3-4 минут болгаткалап кайнатырга. Аннары чия һәм җиләкне салып 4-5 минут кайнатырга да сүндерергә. Кайнатма суынгач яңадан 10 минут кайнатырга, аннары тагын бер кабатларга.
Кайнатма куе һәм тәмле килеп чыга. Кайнар килеш банкаларга салырга, әмма варенье суынгач кына каплап куярга.
«Әгәр дә чия кушарга уйласагыз шикәр комын арттырырга мөмкин», — дип язган хуҗабикә. 
Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ