Диләнур Ахунҗанова. Казахстанда татар телен укыту турында
Редакциябезнең бүгенге кунагы, Казахстанның Җиде Пулат (Семей) шәһәрендә яшәүче милләттәшебез – Диләнур Ахунҗанова. Казаннан ике мең километр ераклыкта урнашкан илдә ватанпәрвәрләребез бүг...
Редакциябезнең бүгенге кунагы, Казахстанның Җиде Пулат (Семей) шәһәрендә яшәүче милләттәшебез – Диләнур Ахунҗанова. Казаннан ике мең километр ераклыкта урнашкан илдә ватанпәрвәрләребез бүген ни хәлдә яши? Кунагыбыз белән шул хакта сөйләштек.
– Диләнур Рамилевна, сезне «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» редакциясендә кунакта күрүебезгә шатбыз. Сез бу көннәрдә Казанга Бөтендөнья конгрессы чакыруы буенча килгәнсез...
– Тумышым белән Чаллы шәһәреннән, соңгы елларда гаиләм белән Казанда яшәдек. КФУның татар филологиясе буенча аспирантура тәмамладым. Җиде ел элек Казахстан татарына кияүгә чыктым. Хәзерге вакытта «Көнчыгыш Казахстан өлкәсе татарларының теле: социо һәм этнолингвистик аспект» дигән темага диссертация якларга җыенам. Казахстанның Җиде Пулат шәһәреннән 27 кешелек делегация белән Татар конгрессының сигезенче корылтаена килдек. Һәр биш ел саен Казанга килергә тырышабыз. Быел Казахстаннан Казанга өченче тапкыр килүем. Татарлар белән очрашуда Казахстан шәһәренең татар мәдәни үзәкләренең бүгенге хәле, төрле проектларыбыз белән таныштырдык, борчыган сорауларга җавап алдык.
– Сез балалар өчен әһәмиятле проект башлагансыз. Сүз бай тарихлы сәнгәть мәктәбе турында бара. Шул турыда сөйләп узыгыз әле.
– Моннан утыз ел элек 90 нчы болганчык елларда татар сәнгать мәктәбе оеша. Ул – Казахстанда бердәнбер, уникаль мәктәп. Аны татар сәүдәгәре йортында Габделхак Ахунҗанов ачты. Мәктәпнең үзенчәлеге шунда: анда төрле милләт балалары укый (татар, рус, казах) һәм укытучылары балаларны татар сәнгатенә өйрәтә. Шунысын әйтергә дә кирәк: анда 50 % татар балалары укый. Биредә татар һәм башка милләт балалары белем ала. Шулай ук балалар татар музыкасына, төрле уен коралларында уйнау үзенчәлекләренә, декоратив-гамәли сәнгатенә, татар биюләренә өйрәнәләр. Әлеге мәктәп белән берлектә 23 нче ел рәттән Җиде Пулат шәһәрендә «Иртыш моңнары» халыкара татар сәнгать фестивале уза. Фестивальгә төрле илләрдән, шәһәрләрдән балалар, өлкән яшьтәге катнашучылар җыела.
–Мәктәптә күпме бала белем ала?
– Җиде Пулатта урнашкан кечкенә генә бинада 200 бала укый иде. Узган ел безгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа бина бүләк итте. Хәзер анда 250 дән артык бала белем ала. Шунысы сөендерә: балалар саны елдан-ел арта. Без бу санны арттыру өстендә тагын да эшлибез. Әлбәттә, бу мәгариф системасы, кадрлар булдыру, штат әзерләү белән бәйле.
– Укыту түләүлеме?
–Укуның 80 проценты дәүләт тарафыннан, калган өлеше ата-аналар хисабына түләнә.
–Сез әле Канадада яши торган татар ханымы Алимә Сәлахетдинова белән уртак проект алып барасыз. Ул проект белән безне дә таныштырыгыз әле.
– Мин ике малай үстерәм. Быел олысына җиде яшь тула. Без татар теленә сусыйбыз, шуннан татар теле проблемасы калкып чыга. Үзем дә гыйнвар аеннан башлап татар телен укыта башладым. Элек татар клубы да бар иде, ләкин барыбер нәрсәдер җитмәде кебек. Үз баламны татар теленә укыту ул ничектер башкача. Бүтән укытучының белем бирүе икенче төрле кабул ителә. Шуңа мин онлайн-мәктәпләр эзли башладым һәм Канадада яшәүче Алимә Сәлахетдиновага юлыктым. Ул үзе дә Казаннан башта Венгриягә яшәргә киткән, аннан гаиләсе белән Канадага күченгән. Дүрт бала әнисе. «Алимә академиясе» дигән онлайн-мәктәп оештырган. Башта улымны шунда укырга бирергә теләгән идем. Алар, минем татар телен укытуымны белгәч, татар теле укытучысы вазифасын тәкъдим иттеләр. Уйламыйча ризалаштым. Мәктәпнең үзенчәлеге: анда төрле илләрдән балалар татар телен үзләштерәләр. Татар теле генә түгел, татар телендә мантыйк, тарих, мәдәният укытыла. Балаларның яшенә, мәнфагатьләренә карап, уку төркемнәре оештырыла. Төп мәсьәлә – татар грамматикасын өйрәтү генә түгел, татар балаларын җыю һәм дуслаштыру. Мәктәп үз эшен уңышлы гына башкара һәм коллективыбызда тәҗрибәле, көчле укытучылар тупланган. Моның мәктәпнең үсешенә, киләчәгенә зур йогынтысы бик зур.
–Киләчәккә планнарыгыз нинди?
– Иң зур теләкләрнең берсе – киләчәктә татар телен тагы да үстерү максатыннан нәтиҗәлерәк эшләр башкару, балаларны күбрәк җәлеп итү. Реклама да аз булу сәбәпле ата-аналар безнең турында аз хәбәрдар. Күп кенә татар гаиләләре яши Казахстанда. Алар, татар сәнгать мәктәбе барлыгын белә торып та, балаларын укырга бирмиләр, шуңа минем җаным әрни. Балаларын вокал дәресләрен алу өчен түгәрәкләргә, спорт үзәкләренә йөртәләр. Ә татар телен , мәдәниятне бик өйрәнергә теләмиләр.
– Корылтайда шул мәсьәләгә игътибар ителде. Телне иң беренче чиратта дин түгел, ә мәктәп саклый дигән фикерләр яңгырады. Килешәбез, татар мәктәпләре күбрәк булырга тиеш. Ата-ана баласын телне, татар әдәбиятын, мәдәниятен өйрәтергә тиеш. Шул очракта гына татарның киләчәге бай, өметле дип әйтергә була.
– Шул проблеманы да әйтеп узасым килә, бездә шул ук вакытта кадрлар, белгечлекләр җитми. Казахстанга Җиде Пулатка килгәч, гомуми мәктәптә укытучы бар иде, тик ул казах теле укытучысы гына иде. Үзлектән, төрле чыганаклардан информация алып татар телен укыта иде балаларга. Үзе татар булса да, белгечлеге буенча татар теле укытучысы түгел иде. Ялгышмасам, Казахстанның башкаласы Нурсолтан шәһәрендә КФУ тарафыннан татар телен укыту буенча Каюм Насыйри үзәге ачылды. Әлегә ул Казахстанда татар телен өйрәтү буенча бердәнбер оешма булып тора.
–Сезгә бүгенге көндә Татарстаннан нинди ярдәм кирәк?
– Безгә әсбаплар, дәреслекләр, җиһазлаштыру җитми. Яңа бина бирелсә дә, әмма без аны үз көчебез, кулларыбыз белән акрынлап җиһазлыйбыз. Казанга килгән саен, уен кораллары, төрле әсбаплар, китаплар алам, шулай әз-әзләп туплыйм. Ләкин алар гына аз. Әлегә бу мәсьәлә төп проблема булып тора дисәм дә була.
Интервьюны видеоформатта да карап була.
Казахстан делегациясенең Татмедиага килүе турында тулырак сылтама буенча укый аласыз. Шулай ук Параолимпиада чемпионы тормышы кагыйдәләрен һәм татар алфавитының серләрен белергә мөмкинлек бар.

Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА
Комментарийлар