Казанда 2025 елның 1 гыйнварыннан туристлык салымы гамәлгә керәчәк
22 ноябрь Казан шәһәре Думасының XXXIV сессиясендә депутатлар шәһәрдә туристлык салымын кертү турында карарны хупладылар дип хәбәр итә Казан мэриясе.
Салым 2025 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк. Минималь сумма көненә 100 сум тәшкил итәчәк. Алга таба бәянең ел саен 1% ка артуы каралган. Мәсәлән, 2026 елда – 2%, 2027 елда — 3%, ә 2029 елга күрсәткеч максималь мөмкин булган 5% ка җитәчәк.
Россия Федерациясе Салым кодексында салым түләүдән азат ителә торган гражданнар категорияләре билгеләнгән. Алар — Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм инвалидлары, I һәм II группа инвалидлар, балачактан инвалидлар, инвалид балалар. Дәүләт керемнәре комитеты карары белән шулай ук 18 яшькә кадәрге затларга ташлама бирелгән.
Фото: Денис Гордийко
Комментарийлар