Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Гавриил Державинны искә алдылар

Танылган шагыйрь  һәм җәмәгать эшлеклесе Гавриил Державинның 279 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан, Казанда һәм туган ягы Лаешта тантаналы чаралар узды. Анда Татарстан Республикасы мәдәният министры...

Танылган шагыйрь  һәм җәмәгать эшлеклесе Гавриил Державинның 279 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан, Казанда һәм туган ягы Лаешта тантаналы чаралар узды. Анда Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Россия Язучылар берлеге рәисе  Николай Иванов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова,  юстиция министры урынбасары Айнур Галимов, Милли-мәдәни берләшмәләр һәм киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Россия империясендә беренче юстиция министры сыйфатында Державинның хокук һәм законлылыкны саклауга керткән хезмәтләрен, бер үк вакытта аның якташыбыз булуын  зур горурлык хисләре белән   билгеләп үтте Айнур Галимов үзенең чыгышында.
Соңыннан сүз алган мәдәният  министры урынбасары Дамир Натфуллин әдипнең иҗатына зур бәя биреп, аның халкыбызга бай иҗади мирас калдырып китүен ассызыклап үтте. «Державин Россиядә законның өстенлек итүе кирәклеген генә тәэмин итеп калмады, иҗаты аша кешенең   кабатланмас  шәхес  икәнен күрсәтеп бирә алды», – диде ул.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова үзенең  чыгышында Гавриил Державин иҗатының татар әдәбиятына һәм татарларның милли үзаңы үсешенә уңай йогынты ясавына тукталды, «Державинга багышлау» дигән шигырен укыды.
Россия Язучылар берлеге рәисе  Николай Иванов исә  Г.Р. Державинның Татарстанда  гына түгел, бөтен Россия тарихында аерым урын алып торуын билгеләп узды.
Тантана соңында анда катнашучылар Г.Р. Державин һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Бу уңайдан чаралар әдипнең туган ягы Лаеш районында дәвам итеп, Державин яшәгән урыннарны зиярәт кылу һәм бәйрәм концерты белән тәмамланды.

  Альберт САБИР

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ