Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУда «Кибер Авто Тех» инженерлык мәктәбенә нигез салынды

Казан федераль университеты Россиянең 89 университеты арасында алдынгы инженерлык мәктәбе оештыру хокукына ия булган утыз югары уку йортының берсе санала. Заманча автомашиналар җитештерүдә катнашачак...

Казан федераль университеты Россиянең 89 университеты арасында алдынгы инженерлык мәктәбе оештыру хокукына ия булган утыз югары уку йортының берсе санала. Заманча автомашиналар җитештерүдә катнашачак белгечләр әзерләп чыгуручы әлеге мәктәп  үз эшчәнлеген «КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте белән берлектә алып барачак.
КФУ ректоры вазифасын башкаручы Дмитрий Таюрский белдерүенчә, бүгенге көндә  илебезгә карата булган санкция шартларында  инженер  белгечләр әзерләү  Россия сәнәгате һәм икътисады өчен аеруча мөһим. Илебездә алдынгы инженерлык мәктәпләре челтәре булдыру РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан максат итеп куелган иде. Аны тормышка ашыруга КФУның сайлап алынуы да очраклы түгел, моның өчен бездә барлык шартлар бар. «Кибер Авто Тех»  инженерлык мәктәбе КФУның Яр Чаллыдагы институт җирлегендә  эшләячәк, биредә техник база да нык – берничә сәнәгать предприятиеләре бар. Киләчәктә, заманча автомобильләр җитештерүгә йөз тоткан «КАМАЗ» акционерлык җәмгыятенә һәм әлеге тармактагы башка предприятиеләргә яңача фикерли торган, югары белемле инженер-техник кадрлар кирәк булачагын да истә тотыйк. Яңа ачылган мәктәптә өлкән  һәм яшь буын белгечләргә бер дәрәҗәдә белем алу,  тәҗрибә  туплау өчен бөтен шартлар булачак.
Шунысын да әйтик, «Алдынгы инженерлык мәктәбе» РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан эшләнеп, хөкүмәт тарафыннан расланган 42 стратегик  башлангычның берсе санала, ул  икътисад  тармагына  югары  квалификацияле инженер кадрлар әзерләүне күздә тота. Эш бу рәвешле оештырылганда, аның уңышлы тормышка ашырылачагына  өмет бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Татар китабы йорты җәй аенда кызыклы чаралар әзерләгән

Җәйнең иң матур, кояшлы айларында Татар китабы йорты казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен  кызыклы чаралар әзерләгән.  Чарага килгән һәр кеше «Татар китабы йортында җәй» эксклюзив музей прогр...

Татар китабы йорты җәй аенда кызыклы чаралар әзерләгән
Җәйнең иң матур, кояшлы айларында Татар китабы йорты казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен  кызыклы чаралар әзерләгән.  Чарага килгән һәр кеше «Татар китабы йортында җәй» эксклюзив музей программасы кысаларында төнге экскурсияләр, әдәби иртәнге ашлар, музей балконында лекторияләр, Кабан күле буенда җанлы сөйләшүләр, күңелле очрашулардан тәм таба алачак.
Музей директоры Айдар Шәйхин кунакларга: «Җәй дәвам итә, ә Татар китабы йорты сезнең белән һәрвакыт кала! Бездә озак итеп ял итүләр һәм тәнәфесләр юк, чөнки безнең кунаклар һәм дусларыбыз  – безнең йортыбызның бәхете» -  дип җылы сүзләрен җиткерде.
Белгәнебезчә, Татар китабы йорты – Шәриф Камалның мемориаль фатиры булган татар әдәбияты тарихы музее һәм аның Татар китап мәдәниятенең урта гасыр кулъязмаларыннан алып бестселлерларга кадәр булган мең еллык тарихы бар.
 «Татар китабы йортында җәй» июль программасы нинди чараларны үз эченә алган соң?
7 июль -18.00 – Ачык һавада «Шәриф Камал: кеше җанының рәссамы»лекциясе
8 июль 18.00 – Кабан күле яр буенда андеграунд шигърияте турында бәхәс
15 июль 8.00 – Музейда иртәнге әдәби аш
16 июль 18.00 – «Безнең йортыбыз дуслары» дигән кичә-презентация
16 июль 21.00 – «Шәриф Камал йорты серләре», төнге экскурсия
21 июль 18.00 – ачык һавада «Сара Садыйкованың галәме» лекциясе
22 июль 18.00 – Кабан күле яр буенда дискуссия
23 июль 21.00 – «Шәриф Камал йорты серләре» төнге экскурсия
23 июль 21.00 – «Шәриф Камал йорты серләре» төнге экскурсия
Чарага теркәлү: yort.tatar/summer

Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ