Логотип Магариф уку
Цитата:

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы бию дәресе Бауман урамында булачак

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы бию дәресе 27 июльдә 18:00 сәгатьтә Бауман урамында «Ногай» кунакханәсе янында булачак. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.Татар халык бию дәресен «Казан» би...

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы бию дәресе 27 июльдә 18:00 сәгатьтә Бауман урамында «Ногай» кунакханәсе янында булачак. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.
Татар халык бию дәресен «Казан» бию ансамбленең әйдәп баручы солисты, «Мирас» бию ансамбленең педагог-хореографы Рамазан Җамалетдинов, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең артистлары Данил Исхаков белән Алия Мөхәммәтгалиева, халыкара конкурс-фестивальләр лауреаты, халык биюләре буенча педагог-хореограф Сәидә Миңнебаева үткәрәчәк. 
Дәрестәге музыка өчен Айдар Әбдрәхимов (гитарада уйнаячак) һәм халыкара конкурслар лауреаты Рәзил Камалов (баянда уйнаячак) җаваплы. 
Чараны Казан мэриясе оештыра. Әлеге мастер-класс – паркларда һәм скверларда уза торган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының быел дүртенче дәресе. Кабан күле буендагы беренче чарада «Ярмәк вагы» татар биюе нигезләре буенча мастер-класс үтте. Анда биш йөзгә якын кеше катнашкан. Халык соравы буенча Казан мэриясе татар биюе дәресен кабаттан уздырырга булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ