Логотип Магариф уку
Цитата:

Кукмарада адашкан хатын-кызны тапканнар

Кичә көндез республиканың 4нче зона-коткару отряды коткаручылары Кукмара районында урманда адашкан 51 яшьлек хатын-кызны эзләргә барган.Ашыгыч хезмәтләрне чакыру 112 номеры буенча шалтыратып, хатын-кы...

Кичә көндез республиканың 4нче зона-коткару отряды коткаручылары Кукмара районында урманда адашкан 51 яшьлек хатын-кызны эзләргә барган.
Ашыгыч хезмәтләрне чакыру 112 номеры буенча шалтыратып, хатын-кызның иртәнге тугыздан бирле урманнан чыга алмавын хәбәр иткәннәр.
«Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, эзләүдә шулай ук полиция хезмәткәрләре дә катнашкан.
Берничә сәгатьтән соң югалган хатын-кызны Мамадыш районының Келәүш бистәсе тирәсендә табып алалар, аны полиция хезмәткәрләренә тапшыралар.
Чыганак: Татар-информ

Фото: Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ