Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре

21–25 августта Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре була. Традиция буенча ул Мәскәү халыкара музыка йортында гала-концерт белән тәмамлана. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. Татарстан мәдәнияте к...


21–25 августта Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре була. Традиция буенча ул Мәскәү халыкара музыка йортында гала-концерт белән тәмамлана. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. 




Татарстан мәдәнияте көннәре Үзәк Кинематографистлар йортында «Ибн Фадлан», «Тарлан» һәм «Микулай» нәфис фильмнары презентациясеннән башлана. 
23 һәм 24 августта Россия дәүләт балалар китапханәсендә Татар балалар әдәбияты көннәре узачак.
24 августта бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк куярга җыеналар. Шул ук көнне Мәскәүнең татар мәдәни үзәгендә Татарстаннан килгән шагыйрьләр һәм язучылар Ркаил Зәйдуллин, Рифат Корбанов, Газинур Моратов, Рүзәл Мөхәммәтшин, Равил Фәйзуллин белән очрашу була.
25 августта Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салыначак. Бу көнне шагыйрьнең һәм аның тарафдарларының үлгәненә 78 ел була.
Татар мәдәнияте көннәре Татарстанның сәнгать осталары гала-концерты белән тәмамлана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ